|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2016 Язмыш
Әтием алмагачы (ХАТИРӘ)Камышлы районы Байтуган авылында туып үскән әтием Минсәхи Минзәки улы Зәкиев 17 яшендә фронтка китә һәм анда минометчы булып хезмәт итә. 1944 елда Белоруссиянең Бобруйск шәһәре янындагы бәрелештә каты яраланганнан соң ул озак вакыт госпитальдә дәвалана. “Дошманның миңа дип аткан пулясы иң элек юкә агачына, аннан соң гына миңа эләкте, шуңа гына исән калдым”, - дип сөйли иде әтиебез. Шуңа да сугыштан соң туган авылына кайткач, үз йортына да, авыл урамнарына да юкәләр утырта ул. Камышлы район үзәгендә дә әтиебез утырткан агачлар бүген дә шаулап үсә. Ул юкә агачын бик яратса да, минем өчен туган авылыбызның бер йортында әле дә үсеп утырган алмагач әтиемнең истәлеге булып тора... Бу 1985 ел - Бөек Җиңүнең 40 еллыгы иде. Ирем белән өйләнешеп, кызыбыз тугач, безгә колхоз йорт бүлеп бирде. Гаиләмнең дә, әти-әниләребезнең дә шатлыгының иге-чиге булмады. Бу йортны авылыбызда колхоз рәисе булып эшләгән Сәгыйть ага Кутузов салдырган булган. Аңардан соң безгә кадәр биредә шулай ук хуҗалык җитәкчеләре Мәсгут абый Ибраһимов, Хәлил абый Фәйзуллин гаиләләре белән яшәгәннәр. Менә шушында хәзер инде без яши башладык. Яңа өебездә Коръән мәҗлесе укытуыбызны әле дә хәтерлим.
Әтием нәкъ тәрәзә каршыбызга алма агачы утырткан иде. Үсенте яхшы гына тамыр җибәреп, өч елдан инде безне тәмле алмалары белән сыйлады. Нәкъ шул елның көзендә безгә колхоз төзегән яңа өйгә күченергә туры килде. Алмагачны казып алып, яңа йортыбыз алдына утыртмакчы булдым. Тик бу турыда әтигә әйткәч, ул минем бу карарымны хупламады.
- Юк, кызым, агач тамырын җибәргән җирдә үсәргә тиеш, - диде ул. Аннан, бераз тынып торганнан соң:
- Мин аны сугышта ятып калган иптәшләрем истәлегенә утырткан идем, - дип өстәде. Әтием шунда, күз яшьләренә тыгылып, хәрби дуслары турында сөйләде.
Бер полкта хезмәт иткән казах егете Азамат, кыргыз Кумай, башкорт милләтеннән булган Салават, Иван исемле рус егете һәм әтиебез Минсәхи бик тиз уртак тел табалар һәм якын дусларга әйләнәләр.
- Бер-беребез белән изге хыялларыбызны уртаклаша идек. Кумай: “Сугыш тәмамланып, авылыма кайту белән алма бакчалары утыртам”, - дия иде. Азамат - атлар үречетергә, ә Салават умартачылык белән шөгыльләнергә хыялландылар. Табиб һөнәрен сайлаган Иван - бик тә иҗади күңелле кеше, “Шигырьләр җыентыгымны бастырам”, - дип кабатлый иде. Тик аларның теләкләре чынга ашырга насыйп булмаган шул - дүртесе дә яу кырында ятып калдылар, - дип күз яшьләрен сөртте әтием.
Ә аның үз хыяллары барсы да чынга ашты, бугай: туган авылына кайтып, ул йорт та салган, агачлар да утырткан.
Малай көткән әтием, мин - кызы тууына да бер дә кайгырмый. Хәер, мин балачактан шук булып үстем, атта йөрергә яраттым, һәрвакыт әтием янында бөтерелә идем. Ул миңа еш кына: “Кызым, мин сине 10 малайга да алыштырмыйм”, - дип кабатлый иде. Аның бакыйлыкка күчүенә инде 17 ел булса да, бу сүзләр миңа әле дә көч өстәп тора.
Әтиемнең яу кырында ятып калган дусларының хыялларын да чынга ашырдым мин: тормыш иптәшем белән алма бакчасы үстерәбез, аны әле тагын да зурайтырга уйлыйбыз. Атлар тотмасак та, бу хайванны бик яратабыз, районда, сабантуйларында атлар чабышын бер дә калдырмый карыйбыз. 20 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнәбез, хәйрия итеп, балалар, өлкәннәр йортларына ел саен бал тапшырабыз. Әтиемнең дусты Иван кебек мин дә медицина юлыннан киттем, 36 ел авылдашларымның исәнлеге сагында торам һәм шул ук вакытта үземне иҗат кешесе дип тә саныйм: район, өлкә газеталарында төрле язмаларым дөнья күреп тора, укучыларымнан рәхмәт сүзләре ишетәм, Мактау грамоталарым да байтак...
Ә ул вакытта әтием утырткан алмагачны мин үз урынында калдырдым. Бездән соң бу йортка Хәбибнур абый белән Кәримә апа Биктаһировлар урнашты. Киң күңелле, юмарт кешеләр иде, алар да бакыйлыкка күчтеләр инде. Ә алмагач әле дә үсә, язлар җиткәч, ап-ак чәчкәгә күмелә, көзен хуш исле, татлы алмалары өлгерә. Аңа карап сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Ә ул миңа бүген дә әтием мирасы булып тора.
Фотода: Минсәхи Минзәки улы ЗӘКИЕВ.
Нурания АБЗАЛОВА, Байтуган авылы, Камышлы районы.
--- |
Иң күп укылган
|