поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
30.03.2016 Җәмгыять

Бала бит ул – уенчык түгел

Республикада үсмерләргә карата кылынган җинаятьләр саны быел 70 процентка арткан. Балалар бүген урамнан бигрәк гаиләдә дә шактый зыян күрә. Әллә бүген әти-әниләр балаларны тәрбияли белмиме? Сүзем кыйнау, каты куллылык кына түгел, әхлакый азгынлык хакында да.

Азгын ирләр, тәртипсез әниләр...
 
Рәнҗетүчеләр кемнәр? Яшел Үзән районында оныкларын көчләгән С.га карата җинаять эше ачканнар. Ул хәтта 2008 һәм 2009 елгы оныкларын ничек мәсхәрәләвен видеога да төшергән. Ә Зәй суды исә үги кызын мәсхәрәләгән ир-атка һәм аның дустына җинаять карары чыгарган. Әлеге ирләрнең берсе – 16, икенчесе 18 елга хөкем ителгән. Күптән түгел Чаллыда 12 яшьлек кызны көчләү очрагы билгеле булды. Бу җинаятьтә шикле булган 31 яшьлек ирне тоткарлаганнар. Беркайда да эшләмәүче ир-атның моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган. Үз йортында чит ир-ат белән күңел ачарга яраткан аналар да балаларының йөрәгенә мәңгелек җәрәхәт ясарга мөмкин. Әлмәт районында ике ир-ат, таныш хатыннарында кунакта булып, исерткеч эчемлек кулланалар. Кызып китеп, фатир хуҗасы белән сүзгә керәләр. 14 яшьлек инвалид кыз әнисен яклап чыга. Шулвакыт ирләрнең берсе инвалид кызны җенси яктан мыскыл итсә, икенчесе аңа кул күтәрә. Акылы томаланган әтиләр арасында үз кызларын көчләгән очраклар да бар. Кайбер үги әниләргә дә үги кызларын кыйнаган өчен җавап тотарга туры килә. 
 
Чаң кагарга кирәк!
 
Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина үсмерләрне көчләү очракларының яртысы гаиләдә күзәтелә дип белдерә. Былтыр шундый 572 җинаять ачыкланган. Шуларның 234е – әти-әниләре, 169ы – әниләренең өйдәш сөйгән ярлары, тагын шуның кадәрлесе гаиләдәге башка кешеләр тарафыннан кылынган. 30 очракта балалар оешмаларындагы хезмәткәрләр гаепле дип табылган. Имин булмаган гаиләләр, балаларны күзәтүсез калдыру – төп сәбәп менә шулар. Вәкаләтле вәкил исә мондый фаҗигаләрне ата-аналарның, бигрәк тә әни кешеләрнең тәртипсез тормыш алып баруыннан күрә.
 
Күптән түгел Дәүләт Советында узган утырышта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый очракларның күп булуына әрнеп, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләмәгән өчен Гүзәл Удачинага шелтә дә белдергән иде. “Балаларга көч куллану буенча җинаятьләр арту җәһәтеннән сез чаң кагарга тиеш. Елга бер тапкыр саннарны җиткерү, аның өчен борчылу аз. Әгәр балаларга карата куркыныч мөгамәлә күрсәгез, ул сәламәтлек, үлем, суицид очракларына кагыламы, сез Дәүләт Советына хатлар язарга, Министрлар Кабинетына, Президентка мөрәҗәгать итәргә тиеш”, – дип кисәтте ул.

Тәрбияләмәсәң – штраф
 
1990 нчы елларда пионер оешмаларының юкка чыгуы да яшьләрнең “бәйдән ычкынуы”на китерде. Ул заманның ирекле балалары бүген инде үзләре әти-әни булды. Әллә алар гаиләдәге башбаштаклыкка күз йомамы?
 
– Юк. Соңгы елларда балалар тәрбияләүдә үз вазыйфаларын үтәмәгән әти-әниләрнең саны артмады. Ул инде 15-20 ел дәвамында 3-4 мең булып кала, – ди Татарстан Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Лариса Осипова. Ул да балаларның җәбер-золым күрүен, беренче чиратта, гаиләләрнең имин булмавыннан күрә. 2015 елда балаларга кагылышлы 234 җинаять эше тикшерелгән, шуларның 72 се тупас мөгамәлә, әти-әниләрнең үз вазыйфаларын үтәмәве аркасында килеп чыккан. Былтыр балаларын юньләп тәрбияләмәгән 15 меңнән артык әти-әни штрафка тартылган. 496 ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән.
 
Быелның ике аенда андыйлар 52 булган. Узган ел 2 мең 710 әти-әни профилактик исәпкә куелган. Быел 1 мартка андый гаиләләр саны 4 меңнән артыкны тәшкил итә. “Районнарда социаль тернәкләндерү буенча консилиумнар расланды. Анда сәламәтлек саклау, белем бирү, спорт, социаль мәсьәләләргә җаваплы белгечләр керә. 
 
Социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең мәгълүмати базасы булдырылды. Беренче тапкыр  күзгә ташланган гаиләләргә  махсус карта тутырыла. Ул социаль ярдәм бүлегенә һәм  үзәкләргә җибәрелә. Андый гаиләләр белән эшләү өчен белгеч, тернәкләндерү программасы билгеләнә. Былтыр 1630 гаилә патронаждан төшерелгән. Министрлык психологик ярдәм күрсәтү буенча “Ышаныч”,  хатын-кызларның “Фатыйма” үзәге белән  килешүләр төзеде. Алар төрле семинарлар, чаралар оештырыла”, – ди Лариса Осипова.
 
“Жасмин” психология һәм иҗат үзәге белгече Ләлә Баһрамшина белдергәнчә, әти-әниләрнең күбесе балаларын, тегесе ярамый, монысы ярамый, дип чикләргә ярата. Нәтиҗәдә балалар “юк” дип әйтә белмәскә өйрәнә. Балаларны аралашырга өйрәтүдән дә күп нәрсә тора. “Балалар кичергән кризис белән әти-әнинеке бергә туры килергә мөмкин. Әти-әниләр  моны яхшы белергә тиеш. Кызганыч, бүген күпләр фатир, кием  сатып алуга игътибар бирә. Ә рухи якны кайгыртуны кирәк дип тапмыйлар. 
 
Аңлашылмаучанлыклар күбрәк тулы булмаган яки үги әти яки әни белән яшәүче гаиләләрдә килеп чыга. Әти-әниләр аерылышкан очракта да бала  үзенең кадерле кешеләре белән элемтәсен сакласын иде. Аерылышу ул – бала өчен аерылышу түгел. Балага болай да әтисе яки әнисеннән аерылу авыр, ә  яңа гаиләдәге әти-әни белән уртак тел таба алмау аның борчуын тагын да арттыра”, – ди психолог. – Бала бит ул, әгәр әти-әнинең хәле яхшы икән, минеке дә шәп булачак, дип уйлый. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруны максат итеп куярга кирәк. Күңелдән, мин моңа ирешәм, дип кабатлау файдалы. Ярсыган чакта берничә минутка дәшми калу хәерле”.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»