|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.03.2016 Шоу-бизнес
Илназ Сафиуллинның сәер җирдә төшергән клибы дөнья күрде (ВИДЕО)"Матбугат.ру"да - премьера. Илназ Сафиуллинның "Бер үбәсем килә" дигә җыры шактый популярлык казанырга өлгергән иде. Менә аның клибы да әзер. Видео шактый сәер җирдә төшерелгән. Кыр уртасында диярлек ялгыз тукталыш урнашкан. Тирә-юньдә бер адәм заты юк. "Дикий запад" турындагы кинолар искә төшеп китә. "5 ел карап йөрдем ул жирне, - диде "Матбугат.ру" хәбәрчесенә Илназ Сафиуллин, - кыр уртасында өр-яңа тукталыш тора иде, бер генә машина да йөрми. Гел туктый идем шунда Әлмәттән Казанга барганда. Кем куйган аны? Ни өчен? Белмим. Шунда клип төшерергә иде дип гел хыялландым. Һәм бер көн эчендә тәвәккәлләдек тә". Шунысы уңайлы - тукталышның түбәсе яссы. Димәк, өстенә менеп басарга була. Шулай итәләр дә. "Түбәсенә баскач, үзеңне гел ирекле тоясың, биек күренә... Символик җир ул, уйландыра торган", - ди Илназ. Сүз уңаеннан, 2015 елның сентябрь аенда төшерелгән видео бары тик 2016 елның мартында гына клип булып җитешә. "Бу әле чагыштырмача тиз, - ди җырчы, - әйтик, 2013 елда чыккан "Аерылмагыз!" җырын 2010 елда төшерә башлаган идек". Рәхим итеп, карагыз. "Бер үбәсем килә" клибы. Һәм фикерләрегезне көтәбез.
--- |
Иң күп укылган
|