|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2016 Икътисад
Безне бурыч борчыйРоссиядә яшәүчеләрне ышанычсыз дип әйтеп булмый. Һәрхәлдә, бурыч алганнар икән, аны кайтарырга тырышалар. Башка илләрдә яшәүчеләрнең, бурычны кайтарырга кирәк бит әле, дип исе китми. АКШ, Германия кешеләре белән чагыштырганда, россиялеләр бурычны кайтаруга күпкә җаваплырак карый дигән нәтиҗә ясалган. Бурычы булган россиялеләрнең дүрттән өче үзләрен бик авыр хис итә, әҗәтне кайтара алырбызмы дип борчыла. АКШта мондый хис кичерүчеләр 60 проценттан артмый. Бурычны тизрәк кайтару теләге белән яшәүчеләр дә – безнекеләр (80 процент), аннары исемлекне америкалылар дәвам итә (67 процент), исемлекнең азагында – Германия кешеләре (79 процент). Күпчелек очракта Россия кешеләре бурычка акчаны туганнарыннан, дусларыннан ала. АКШ белән Германиядә яшәүчеләрнең күпчелеге үз көченә таяна, үз акчасын гына тотарга тырыша.
Бурычка алынган акчаны нәрсәгә тоталар дигән сорауга җавап эзләгәндә, кием-салым, зәркән эшләнмәләре сатып алуны дөрес түгел, дип санаучылар рәтендә россиялеләр дә бар. Ләкин сәламәтлеккә кагылган мәсьәлә килеп чыга икән, әҗәткә акча сорау оят түгел, дигән фикердә. Россиядә яшәүчеләрнең яртысы көнкүреш техникасын сатып алганда да бурычка керә. Респондентларның яртысы әҗәткә алган акчаны бәйрәм, туй, юбилей мәҗлесләре оештыруга тота, сәяхәткә чыгып китә.
Россиядә кредитка саграк карый башлаучылар, акыл белән эш итүчеләр артты, ди белгечләр. Кешеләр өстәмә суыткыч, телевизор сатып алудан баш тарта башлаган. Икътисадый кризиста бурычы була торып кредит алучылар саны 80 процент булган, артларыннан ике кредит сөйрәп йөртүчеләр – 15 процент. 2015 елдагы вәзгыять болайрак: бер кредит бурычын түләүчеләр саны 60 проценттан артмый, ике кредит белән интегүчеләр – 25 процент. Өч төрле бурыч белән яшәргә мәҗбүр булучылар – 15 процент.
--- |
Иң күп укылган
|