поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.03.2016 Язмыш

Без бәхетле идек... (арабыздан вакытсыз киткән Айнур Галимов турында)

Моннан берничә ел элек Казан дәүләт университетында журналист булырга укып йөргән Айнур Галимов турында күңелсез хәбәр таралды. Егеттә яман шеш, аны Гер­­ма­ниядә дәвалану өчен акча җыя­лар икән, диделәр. Казан урамнарында Айнурның сурәте төшкән язулар еш очрады ул чакта.

Айнур көтмәгәндә авырып китә. Студент чагы. Аркасында ниндидер шеш күрсә дә, сызламагач, авыртмагач, башта моңа игътибар итми. Шулай итеп ел ярымнан артык вакыт уза. Авыру үзен  шулчакта гына сиздерү. Айнур хастаханә юлын таптый башлый. Күп кенә тикшеренүләр узса да, никтер табиблар егетнең шешен тиз генә абайлап алмый.  Бары тик 2009 елдагы анализ гына Айнурда сөяк яман шеше икәнне күрсәтә. Терелүне өмет итеп ул кая гына язып карамый. Германия клиникасы егетне дәваларга алына. Аның ике умырткалыгы, ике кабыргасы зыян күргән була. Операция ясыйлар, әмма Айнур йөри алмас булып кала. Менә шул вакытларга аңа сөйгәне Лилиянең мәхәббәте ярдәм итә. 
 
"Без Айнур белән 2006 ел­ның 15 февралендә таныштык. Ул вакытта дусты үз телефонында акчасы беткәнгә Айнурныкыннан миңа смс язды. Мин дә җавап яздым. Ә аннары миңа Айнур шалтыратты да очрашу билгеләде”, – дип искә ала Лилия.
 
Аңа бүген бик авыр. Әмма шулай да Айнуры белән бергә булган бәхетле көннәре турында уртаклашырга үзендә көч тапты.
 
– 2012 елның 15 фев­ра­лендә никах укыттык. Бер-беребез өчен өзелеп тора идек. Айнур беркайчан да авыруы аркасында башкаларны азапламады. Хәтта үзен кызганганнарына, яр­дәм ит­кән­нә­ренә дә читен­сенә иде. Әмма без тырыштык. “Шәһри Казан” газета­сының ул вакыттагы мөхәр­рире Мансур Мортазин яр­дәме белән акча да туплый алдык, уңайлы фатирлы да булдык. Германиядә узган операция­дән соң яман шешне җиңдек дип уйлаган идек. Кайткач, һәрдаим тамография узып, андагы табибларга җи­бәреп тордык. Бар да әйбәт кебек иде,– дип искә ала Лилия.
 
Яшьләр тормышка зур өмет­ләр баглап яши башлый. Айнур белән Лилия гөрләтеп туй үткәрә. Тик сөенеч арты көенечләр дә көтеп кенә тора. Бу вакытта Айнурның әнисе дә авырый башлый. Аңа да табиблар яман шеш диагнозы куя. Баласының авыруын йө­рә­ге аша уздырганга, Фирая апа урын өстенә кала. Әмма ул хәле авыр булса да, балаларына туй үткә­рергә куша.
 
– Безнең туй 2014 елның 31 маенда булды. Ә аннары нәкъ ике көннән – 2 июнь көнендә әниебез бакыйлыкка күчте,– ди Лилия.
 
Айнур бу хәсрәтне авыр киче­рә. Аның өчен әнисе иң якын дустына әйләнгән була аның. Янә­шәсендә ире өчен өзелеп торган Лилиясе бу сынауны да күтәрергә булыша. Әнисез калсалар да, Айнур­ның яшәячәгенә Лилия дә, егет үзе дә ышана. Шуңа да анализ нәтиҗәләре гел әйбәт булгач, шактый вакыт чит ил табибларына тамография нә­тиҗәсен юлламый башлыйлар. Әмма бер ел элек әллә сизенеп, әллә авыртулары барлыкка килепме, анализларын табибларга җибәрә.Тик нәти­җәсе сөен­дерми – метастазалар таралган, шеш яңадан үсә башлаган.
 
– Соңгы сулышына кадәр үләм дип башына да ки­тер­мәде ул. Гел яхшыга өметләнеп яшәде. Бу сынауны да узам дип уйлады. Соңгы айларда хәле авыр иде. Көчле дарулар белән генә торды. Тормышны бик яратты. Аның бе­лән үткәр­гән көннәрем күңелем­дә мәң­ге калыр. Без бик бәхетле идек.
 
Сөюләре сынауда сыналса да, Лилия – ирсез, Рәис абый – улсыз, апасы – энесез, сеңлесе абыйсыз калды. Барлык туганнарына тор­мышның мәгъ­нәсен, яшәүнең ямен аңларга булышкан, 27 яшен тутырган Айнур китеп барды. Әле бит тормышының иң матур чагы иде. Әмма яман чир беркемне дә аямый шул.

Гөлгенә Шиһапова
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»