поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
28.03.2016 Җәмгыять

Ни өчен балалар БДИ аркасында үз-үзләренә кул сала? (Балалар хокуклары буенча омбудсмен белән ӘҢГӘМӘ)

Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил кем ул, ни белән шөгыльләнә дигән сорауга кыска гына “балалар прокуроры” дисәң дә буладыр. Кайда балалар кыерсытыла, кайда аларның хокукы кысыла – ул шунда булырга тиеш. Кызганыч, эшләре бик күп. Вәзгыятьне ничек яхшы якка үзгәртергә дигән сорау белән без Татарстандагы бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Гүзәл УДАЧИНАга мөрәҗәгать иттек.

– Татарстан Дәүләт Советында чыгыш ясаганда, Сез, балаларга карата җинаять кылу очраклары 40 процентка артты, дип белдердегез. Бу – бик зур сан. Нинди җинаятьләр ул, аларның артуы нәрсәгә  бәйле?
 
– Балаларның хокукларын яклау, аларга кагылышлы шикаятьләр тикшерү, чарасын күрү белән беррәттән республикадагы вәзгыятькә анализ да ясыйбыз. Үзебезнең, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитетлары, Сәламәтлек саклау, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыклары мәгълүматларын туплап, балаларга карата җинаять кылу очракларын, үлем сәбәпләрен тикшерәбез. Саннарга килгәндә, хәлләр болайрак: узган елда республикада 513 баланың үлеме теркәлде. 343 очрак – 1 яшькә кадәр сабыйларның үлеме белән бәйле. Әйе, күп. Әмма бу саннар кимү ягына бара. Мәсәлән, 2013 елда 605 очрак теркәлгән.
 
Суицидларга килгәндә, 2014 елда 23 бала үз-үзенә кул салды, 2015 елда бу сан 16 баланы тәшкил итте. Кимү ягына бару артында зур профилактика эше башкарылды. Монда бит балаларның кәефе начар якка үзгәрүен сизеп алу мөһим. Бу очракта укытучылар, мәктәп психологлары, табиблар күреп, балага да, аларның ата-анасына да вакытында югары дәрәҗәдәге ярдәм оештыруы кирәк.

– БДИ аркасында балаларда үз-үзенә кул салу теләге барлыкка килә, дигән сүзләр дә ишетелә. Узган ел Кайбычта 11 сыйныфта укып чыгарылыш имтиханнарын тапшырып йөргән, яхшы укыган, спортчы малай асылынып үлде...
 
– Мондый очракларның 50-60 процентында үлем сәбәпләре, кызганыч, билгесез кала. Уйламаганда-көтелмәгәндә бала үзе гомерен өзәргә мөмкин. Гаиләсендә дә барысы да ал да гөл кебек, әмма бу адымга нәрсә этәрә баланы – күп очракта караңгы булып кала. БДИны гына гаепләп булмый. Әйе, бала укуы өчен борчылырга мөмкин, бу очракта ата-аналар да, педагоглар да артык басым ясарга, куркытырга, аларны “булдыксыз” дип әрләргә ярамый, алтын урталыкны саклый белү мөһим. Имтихан әһәмиятле, ләкин тормыш аның белән генә бетми. Әнә шуны аңлату кирәк, моның өчен ата-ана бала белән даими рәвештә аралашырга, сөйләшергә тиеш. Булды андый хәлләр: матур гына гаилә, балалары мәктәптәге уку программасын үзләштерми башлаган, шул сәбәпле өйгә кайгы-хәсрәт килеп керә. Әлбәттә, хокук саклаучылар да тикшерә. Узган ел ике кешегә карата җинаять эше ачылды.
 
Үз-үзенә кемнәр кул сала, дигән сорауга да анык кына җавап биреп булмый. Бу очракларны тикшергәндә, нинди гаиләдә тәрбияләнгәннәренә игътибар итәбез. Авыр хәлдә яшәүчеләр исемлегендә тормаганнармы, ата-анасы наркоман, эчкече булмаганмы – барысы да искәпкә алына. Әмма гомумиләштерү мөмкин түгел. Яхшы гаиләдә үскән балаларның да гомерләре суицид белән өзелә. Ир балалар үз-үзенә кул салу карарына килгән икән, эшен төгәлли, кызларны исә коткарып калган очраклар күбрәк.
 
– Балаларга карата көч куллану очраклары да арткан... Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларын карасаң, чәчләр үрә торырлык.
 
– Балаларга карата җинаять кылу артты дигәндә шуны истә тотарга кирәк: бу соңгы елларда җинаятьләрне ачыклау эшенең нәтиҗәле башкарылуы белән бәйле. Полиция мәгълүматына караганда, 2014 елда балаларга карата кылынган 1 мең 401 җинаять очрагы теркәлгән, 2015 елда – 1 мең 968 очрак. Шуларда 1 мең 638 бала зыян күргән. Монда шуны аңларга кирәк: фәлән кадәр җинаять кылынган дигәндә, баланы кыйнау бер тапкыр гына түгел, берничә мәртәбә булырга мөмкин, полициядә җинаятьнең фактлары теркәлә. Без исә күпме бала зыян күргәнен саныйбыз. 2014 елда андыйлар 769 бала булса, 2015 елда – 978.
 
Көч куллану дигәндә баланы кыйнау, җәзалау, көчләү, үтерү очракларын истә тотабыз. Иң куркынычы – андый җинаятьләрнең 572е гаиләдә килеп чыккан. Күп очракта балаларны аның әнисе белән рәсми рәвештә теркәлмичә яшәгән ир-атлар кыерсыта. Ә мондый җинаятьләрне ачыклавы җиңел түгел. Бала хәтта үзен көчләп яшәгәннәрен коточкыч хәл кебек кабул итмәскә, кыңгыр эше өчен үзенә сабак бирү дип уйларга да мөмкин. Һәм мондый куркыныч хәлләр еллар буена дәвам итә ала. Кайбер очракта әни кеше бу хакта белә, әмма моны туктатыр өчен берни эшләми. Әлмәттә булды андый хәлләр. Әнисе дә, аның белән никахсыз яшәүче ир дә җәзага тартылды. Шуңа күрә укытучылар, башка оешмаларның хезмәткәрләре, күршеләр дә уяу булырга тиеш. Бала мондый очракларда никадәр иртәрәк  коткарылса,  шулкадәр  хәерлерәк.
 
– Әти-әнием мине кыйный дип балалар үзләре мөрәҗәгать итү очраклары бармы? Чит илдә, мәсәлән, фин татарлары сөйләгәне бар: балага эләктереп алу түгел, хәтта каты итеп әйтергә дә ярамый. Мондый очракта һәр бала кайда, кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек барлыгын белә.
 
– Безнең менталитет башка. Безнең җәмгыятьтә балага бераз эләктереп алу физик көч куллану дип саналмый. Кешеләр: “Нәрсәсе бар аның? Безне дә кыйнап үстерделәр, берни булмады, үстек бит әле!” – дип әйтә. Безнең республикада бер генә бала да ата-анасыннан зарланып, “Зинһар, мине яклагыз!” – дип мөрәҗәгать иткәне булмады.
 
Минем практикада бер-ике очрак булды, әмма анысы да хәйлә белән эшләнгән иде. 15-16 яшьлек бер кыз бала: “Әти-әнием мине яратмый, карамый, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итегез”, – дип сорап килде. Тикшерә башладык, бу эш ата-ана ризалыгы белән эшләнгән булып чыкты. Бала ятим статусы ала, ә аларга дәүләт фатир бирергә тиеш, опекага алучыга да өстәмә акча чыга. Шуңа кызыгып йөрүчеләр очрады. Әмма бездә авыр хәлдә калып, ата-анасы эчкече, наркоман булган, эш таба алмыйча баласын тәрбияли алмаган вакытта да баласы аларга сүз әйттерми. “Әнигә авыр, үзенә кыен булганга, миңа кул күтәрә, ул чирли, тиздән эш табачак”, – дип барыбер газизен якларга тырыша.
 
– Сез, кешеләрдә гражданлык позициясе булырга тиеш, дип әйттегез, балаларның авыр хәлдә калуын күршеләр, битараф булмаган кешеләр күреп хәбәр итә, дидегез. Дөрес, коточкыч хәл икән, балаларга кичекмәстән ярдәм күрсәтелергә тиеш. Бездә приютлар бар. Бирегә ата-анасы исән, әмма авыр хәлдә калучы, балаларын тәрбияли алмаучыларның да балалары эләгә. Ә бу учреждение бала санына карап финанслана. Шуңа күрә юк кына сәбәпне, әйтик, өйләрендә пычрак дип балаларны приютка алып китү очраклары барлыгы турында сөйлиләр. Опека органнары баланың язмышына кагылышлы карар кабул иткәндә беренче чиратта нәрсәгә игътибар бирә? Шуңа бәйле тагын бер сорау. Приютларга еш кына бер үк балалар эләгә. Димәк, әти-әниләре үзгәрмәгән булып чыга. Приютка эләгү сәбәбен ачыклап, ата-аналарның хәлләрен яхшырту буенча дәүләт нидер эшләргә тиештер бит?
 
– Беренчесе. Антисанитария өчен генә алып киттеләр дип күп сөйлиләр, әмма бер конкрет очракны тотып әйтүче юк. Әгәр дә андый хәл бар икән, шунда ук тикшерергә алынырга әзермен. Опека органнары баланы ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән кешеләрдән генә алырга хокуклы. Аерым бер гаиләдә баланың сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч яный дип тапсалар, сабый приютка урнаштырыла. Аның чыннан да төгәл инструкциясе бар. Югары Осланда булды бер хәл: бер хатынның өч баласы бар, әмма ул акыл ягыннан бик үк сәламәт түгел. Тик аның балалары каралган, тәрбияле. Шушы балалар приютка килеп эләкте. Өс-башлары пөхтә, укуда алдынгылар. Суд карары белән балаларны әниләреннән аерганнар, әнисе аңламый да кала, күршеләре бу гаделсезлеккә түзмичә безгә мөрәҗәгать итте, балаларны кире гаиләгә кайтаруга ирештек. Приютта нинди генә яхшы, уңай шартлар булмасын, фәкыйрьлектә булса да әти-әни белән бергә яшәү күпкә мөһимрәк. 
 
Икенче проблемага килгәндә, әйе, приютларга еш кына бер үк балалар эләгә. Еллар дәвамында яшәгән очраклар ачыкланды, әмма мондый хәлләр кими бара. Балаларга ничек кенә матур тормыш оештырмыйк, ятимлекнең сәбәпләрен юкка чыгармыйча бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Сүз уңаеннан, Татарстанда 1 мең 862 гаилә коточкыч авыр хәлдә яши дип санала, аларда 3 мең бала яши. Авыр хәлдә калучы гаиләләр саны – 10 мең 267. Ягъни 18 мең бала авыррак хәлдә яши булып чыга. Менә шуларның балалары приютларга эләгә дә. Андый хәл килеп чыгуга аларның ата-аналары белән эш башланырга тиеш. Моның өчен реабилитация программасы булдырыла. Әмма бу, кызганыч, тиешле дәрәҗәдә башкарылмый.
 
Гаилә нинди проблема белән интегә? Эчкечелек, эшсезлек, өйләрендә антисанитария, балалар белән аңлашмау бар икән, бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. 2013 елда Аксубайга андагы приютны тикшерергә бардык. Карыйбыз: еллар буе бер үк балалар яшәгән. Ата-аналары белән нишлисез, дим? Җавап бер – ата-ана хокукыннан мәхрүм итү. Әмма бу – иң соңгы стадия. Моңа җиткәнгә кадәр һәр гаилә өчен авыр хәлдән чыгуның чаралары табылырга тиеш. Менә баланың әнисе эчә, ди. Бер райондагы реабилитация программасын карыйм – гаиләгә фәлән гәзитне бушка яздыру бер эш итеп теркәлгән, аннары психологлар белән китапханәдә очрашып фәлсәфәгә корылган лекция тыңлау дип язылган. Эчкечелек чиреннән интеккән бу ханымга шул кирәкме?! Аны беренче чиратта дәвалау мөһим. Райондагы фәлән нарколог җаваплы итеп куелырга тиеш.
 
Яки кеше эшсез икән, аңа эшкә урнашырга ярдәм ит. Ач кешегә балык түгел, кармак тоттырырга кирәк.

– Гүзәл ханым, Татарстанда ятим балалар да күп. Аларны гаиләләргә урнаштыру ничек бара? Кире кайтаручылар бармы?
 
– Татарстанда 11 мең 784 ятим бала исәптә тора. Бу – республикадагы барлык балаларның 1,5 проценты. Шуларның 94,6 проценты – 11 мең 142се гаиләләргә бирелгән. 642 бала интернатларда көн күрә, аларның яртысы – бик авыр чир белән интегүче балалар. Дөресен әйтик: аларны гаиләгә урнаштыруы авыр. Олы, яшүсмер балаларны да гаиләләргә алырга ашыкмыйлар. Балаларның күпчелеге – 5 мең 390ы туганнарының канаты астында яши. Бала әти-әнисез калса да, әби-бабай, туганнар да бар бит әле. Чеченнардагы, бездә ятим бала юк, дигән караш, гадәт безгә дә кайтсын иде. Сабый ятим калса да, туганнары белән яшәсә, үзен ялгыз, ташландык итеп хис итмәс иде. Татарстанда 1 мең 491 гаиләдә 2 мең 787 бала тәрбияләнә. Узган ел уллыкка алынып, әти-әниле булучылар саны 135кә җитте.
 
2014 елда опекага яки “приемный” гаиләгә алынган 66 баланы кире кайтырдылар. Сан гына түгел, бу бит 66 баланың язмышы дигән сүз. Ике тапкыр синнән баш тартсыннар әле?! 2015 елда 29 кире кайтару очрагы булды. Мин аңлыйм: бала алу – психологик яктан бик авыр эш. Еш кына көтелмәгән проблемалар барлыкка килергә мөмкин. Беребез дә барысын да белеп тумаганбыз. Опека органнары тарафыннан гаиләләргә ярдәм итү мөһим. Әмма аларга мөрәҗәгать итсәң, алардан: “Баланы алгансың икән – тәрбиялә, булдырмыйсың икән – кире кайтар, башка гаиләгә бирәбез”, – дип җавап кайтару очраклары бар. Бу эш түгел. Миһербанлырак, кешелеклерәк булырга өйрәнергә кирәк безгә.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 25.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»