|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2016 Бәйрәм
Кукмара авылларында кышны шулай озаталар (ФОТО)Атна азагында кайбер авылларда Кышны озату бәйрәме уздырылды. Кукмара якларында мондый чарага ел саен зур игътибар бирелә. Кукмара районының Тырыш авылында, мәсәлән, Кышны озату – Нәүрүз бәйрәме мәдәният йортына гына "сыймыйча" урамга ук чыгып җиткән. Авыл халкының олысын да, кечесен дә үзенә җыйган Нәүрүз бәйрәме төрле уеннар, җыр-бию белән үрелеп барды, дип хәбәр итә "Хезмәт даны". Халык кайнар коймак һәм карга боткасы белән сыйланган, күңелле ял иткән.
Фото: kukmor-rt.ru
--- |
Иң күп укылган
|