поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
27.03.2016 Җәмгыять

Фәрит Мифтахов: “Районнарга кайтып, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәк”

Бу атнада Норлат якташлар җәмгыяте рәисе, Дәүләт шурасының элекке депутаты Фәрит Мифтахов Казаннан бер төркем делегация белән Норлат районына кайтты. Сәфәрнең төп сәбәбе – анда туган татар театрының атасы Габдулла Кариев, дин әһеле Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин кебек бөек шәхесләрне барлап, аларны күтәрү, Габдулла Кариевның 130 еллык юбилей чараларына әзерләнү, истәлекле, тарихи урыннарны яңарту юлларын эзләү.

Һәрбер кешегә үз туган җире якын. Анда туып үскән бөек шәхесләр районнарның, хәтта кечкенә генә авылларның дәрәҗәсен күтәреп, җирле халык күңеленә җылылык өсти. Фәрит әфәнде фикеренчә, һәрбер кешенең күңеле нечкәреп, үз туган туфрагын сагынган чагы була. “Авыллар бетә дибез. Алар бетмәсен өчен сөйләп кенә түгел, районнарга кайтып, авыл халкының дәрәҗесен күтәреп, ярдәм күрсәтә белү дә кирәк”, ди ул.

Норлат якташлар җәмгыяте үз район, авылларына даими кайтып торалар икән. 22 мартта алар мөһим мәсьәләләр турында сөйләшү өчен Казаннан бер төркем делегация - Габдулла Кариев театры җитәкчесе Мансур Ярмиев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры, “Ал” мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, җырчы Нияз Җәләлов, Нурлат мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин, Норлат районы башлыгы урынбасары Әлфия Галәутдинова белән Норлат җирендә янә бергә җыелыштылар.
 
 

 
Якташлар җәмгыятенең беренче тукталышы Күлбай Мораса авылының Габдулла Кариев исемендәге музее иде. Монда ачык йөз белән Казан кунакларын музей мөдире Люзия Вәлиуллина каршы алды. Быел театр атасы Габдулла Кариевка 130 ел тула һәм шул уңайдан якташлар җәмгыяте аның юбилеен зурлап үткәрергә кирәк дигән карарка килде. Әлеге мәдәни чара 14 майга билгеләнде. Әңгәмә барышында Күлбай Морсада Кариевка музей-йорт булдыру теләге дә барлыкка килде. Әлеге мәсьәлә белән Фәрит Мифтахов озакка сузмыйча шөгыльләнә башлаячакларын әйтте.
 
Норлат районының Кизләү авылы гаять бай һәм тирән тарихлы авылларның берсе. Якташлар җәмгыяте сәфәрнең күп вакыты Кизләү авылында үтте.
 
 
 
Кунакларга әлеге авыл 100 еллык мәчете һәм татар милләтенең данлыклы шәхесләре, мәгърифәтчеләре, дин әһелләре укыган мәдрәсә белән истә калды. “Бу мәдрәсәдә Татарстаннан тыш, күрше республикалардан, илнең танылган дин әһелләре белем алган. Бүген ул авыл балалары өчен мәктәп ролен башкара. Аның ташлары, диварлары - барысы да шушы чорлардан бирле сакланып килгән, димәк аларда гасырлар авазы яңгырый”, ди Фәрит әфәнде. Аның теләге – шушы мәдрәсәнең Россия күләмендә дин әһелләренең туплану урынына әверелдерү һәм таныту, дәрәҗәсен күтәрү.
 
Әлеге тарихи мәдрәсәдә бөек дин әһеле, Норлат районы Күлбай Мораса авылында туган Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин да белем алган. Әхмәтзәки хәзрәткә килеп гыйлем алучылар арасында Тәлгать Таҗетдин, Әстерхан имамы Юныс хәзрәт, хәзерге вакытта Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт, шулай ук Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Госман хәзрәт Исхакый һәм башка олуг дини шәхесләрне атап үтәргә була. Очрашу барышында Норлат җирлегендә беренче тапкыр Әхмәтзәки хәзрәтнең укуларын үткәрергә дигән сүз булды. Әлеге чара 12 майга планлаштырылды.
 
Кизләү авылында игътибарга лаек 100 еллык мәчет басып тора. Бүгенге көндә ул эшләми, ләкин әлеге мәчет турында шулай ук фикер алышу булды. Мәчетнең вазыйфасы - тарихи истәлек булып авылның йөзен чагылдыру. Авыл хакимиятенең теләге – аны төзекләндереп музей бинасы булдыру. Әлеге мәчет белән ЮНЕСКО да кызыксынган булган. “Бу бинага кичекмәстән төзекләндереп, сулыш йөрергә, яшәтергә кирәк”, диде Фәрит Мифтахов.
 
 
Авылның тарихи музее әлегә мәктәптә урнашкан. Музей экспонатларын караган вакытта кунаклар үзләре өчен яңа исем - Альфред Халиковны ачты. Әлеге данлыклы археолог шулай ук Норлат районы Кизләү авылында туган. Заманында ул укыткан студент-археологлар экспедиция белән Кизләүгә кайтып эзләнү эшләрен башкарганнар. Табылдыклар арасында мамонт сөяге, 14 гасырга барып тоташкан көн-күреш әйберләре күренде. Музейда Альфред Халиковка багышланган кечкенә генә стенд та эшләп килә.
 
Фәрит Мифтахов фикеренчә, бер милләт, бер диндә булган татарлар үз туган җирләреннән тыш, республиканың башка якларына да игътибар итү фарыз.
 
“Татарстан – ул безнең бердәм йортыбыз. Без мөмкинлегебез булганча һәрбер районнарга кайтып ярдәм итеп, изге эшләр башкарарырга тиеш”, ди ул. Үзе шулай даими рәвештә Тәтеш, Апас һәм башка районнарга да эшлекле сәяхәте белән кайтып тора икән.
 
Кайтыр юлда Татарстанның Дәүләт шурасының элекке депутаты туып-үскән авылы Көрнәле Әмзәгә кермичә булдыра алмады. Монда Фәрит әфәнде әнисе Әминә апа истәлегенә гыйбадәтханә төзетә. Ул "Әминә" мәчете дип аталып 2003 елның 22 мартында Госман хәзрәт Исхакый, Шамил абый Исхаков, Ильяс хәзрәт Җиһаншин кебек билгеле дин әһелләре, якташлары, туганнары, авылдашлары катнашында зурлап ачыла. Мәчет бүген дә актив эшләп килә, кайткан берсенә намаз уку мөмкинлеге бар. Кунаклар да намаз укып, дога кылгач, изге теләкләр белән Норлатка сәфәрне тәмамлап, Казанга юл алды.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.03.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»