поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.03.2016 Милләт

Морза кызы Сәлимә (ФОТО)

Шушы заманның бөек шәхесләре белән очрашулар, мәхәббәт романнары...
Зиннәтле-ялтыравыклы тормыш, байлык белән сыналулар да, коточкыч газап, михнәт чигүләр дә – һәммәсе җитәрлек тигән аның өлешенә.

Халык арасында танылган, күренекле шәхесләрнең исемнәре кергән энциклопедияләрдән аның хакында мәгълүмат таба алмассыз. Сәлимә Ариф кызы Бурнашева – үзенчә, үз тормышы белән яшәгән ханым. Янартауда вулкан атылгандай кинәт гөрелдәгән совет тарихының үзәгендә кайнаган ханымның тормыш юлы кызыклы да, фаҗигале дә. 
 
Сәлимә Бурнашева 1913 елның мартында, ул чакта Тамбов губернасына, хәзерге Рязань өлкәсенә кергән Әҗе авылында мех белән сәүдә итүче бай сәүдәгәр Ариф (Гариф) Хөсәен улы Бурнашевлар гаиләсендә дөньяга килә. Борынгы һәм дә зур тарихлы бу татар авылы милләтебез тарихында якты эз калдырган, танылган шәхесләрнең ватаны, кадерле-изге җире буларак билгеле. Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә нигез салган меценат Салих Ерзин, революционер-большевиклар Хәсән Урманов һәм Баһаветдин Шиһабетдинов, Гыйффәт туташ тәхәллүсе белән язган шагыйрә Заһидә Бурнашева, Коръән-хафиз Ибраһим Урманов, бик күп имамнар, педагоглар шушы авылда туып, канат ныгыткан. Совет Татарстанына байтак еллар җитәкчелек иткән, аннан Әфганстанда илче булган Фикрәт Табиев та 1928 елда Әҗедә дөньяга аваз салган.
 
Сәлимә туган елларда Әҗедә җиде меңгә якын халык яши. Мокша елгасы ярында урнашкан бу авылда җиде мәчет, мәдрәсәләр эшләп тора.
 
Шәкертләр Россиянең төрле почмак-ларыннан монда килеп укый, гыйлем ала торган була.
 
Бурнашевларның туган җире, нәсел-нәсәбе төпләнеп, бер оя булып яшәгән Әҗе гаҗәеп матур урында урнашкан. Сәлимәнең әнисе – борынгы морзалар нәселеннән чыккан Хәдичә Хөсәен кызы Ширинская Әҗедән унике чакрым ераклыктагы Богданово авылында туган. Ширинскийлар һәм Бурнашевлар шул заманның күренекле, бай сәүдәгәре Ерзиннар, Кастровлар, Девишевлар белән аралашып, туганлашып бергә яши. Әҗедән ерак та түгел борынгы Касыйм каласы җәелеп ята. Мәскәүгә дә кул сузымы, дисәң дә ярый.
 
Байлык-муллыкта рәхәтләнеп яшә дә яшә генә! Ләкин Сәлимәгә һәм аның туганнарына да әтиләре тапкан байлыкның кадерен белеп, озын-озак рәхәт гомер кичерергә язмаган! Чөнки түнтәрелеш – революция еллары күз ачып йомган арада бөтен нәрсәнең астын-өскә әйләндереп ташлый.
 
Унҗиденче елгы революциягә кадәр үк Сәлимәнең әтисе – Ариф Хөсәен улы Бурнашев Әҗе белән элемтәләрен өзмичә генә Мәскәүдә тамырланырга өлгергән була. Эшлекле, байлыклары белән танылган сәүдәгәрләр нәселеннән ич ул: аның әтисе Хөсәен Сөләйман улы Бурнашев Мәскәүдәге немец компанияләренең берсендә каракүл тиреләр буенча эксперт булган. Шул ук вакытта Әҗедә кәҗә мамыгын аялау-язу предприятиесе дә ачып җибәргән. Чималны Оренбург ягыннан сатып алалар, Әҗедә мамык аялана, эшкәртелә, Мәскәүдә күпләп сатуга куела. Хөсәен улы Ариф Бурнашев каракүл тиреләре сату белән яшьтән үк шөгыльләнә. Төркестан белән киңкырлы элемтәләр урнаштыруы исә зур табыш китерә.
 
Мәскәүдә Ариф Бурнашев башта Иске Татар бистәсендә – Замоскворечье дигән җирдә – ягъни Мәскәү елгасының аръягында яши. 1916 елда шәһәрнең икенче читендәге 2 нче Мещан урамында ике катлы йорт били. Җәйлеккә гаилә Әҗегә кайта, табигать кочагында хозурланып, җиләк-җимеш өлгергәч, саф һава сулап, шәһәр шау-шуыннан арынып ял итүгә ни җитә!
 
Адәм ышанмаслык вакыйгаларга гаять тә бай егерменче гасыр Сәлимә язмышында да сизелерлек эз калдырган. 
 
Әйтергә кирәк, бу гаиләдә яшәгән һәркем рус телен яхшы белә, китаплар укый, матур әдәбият белән кызыксына. Бер кызыклы хәл – яшәве Мещан урамындагы мәчет янәшәсендә генә булса да, Ариф Хөсәен улы җомга намазына Мәскәүне аркылыга-буйга гизеп, Зур Татар урамындагы мәчеткә килә. Чөнки аның якын дуслары – Касыйм каласы һәм Әҗе авылыннан чыккан татар сәүдәгәрләре намазга иске мәчеткә йөри торган була. Ә иң мөһиме: монда Бурнашевлар гаиләсен ихтирам иткән имам-хатыйб Абдулла Шәмсетдинов эшли, аның белән аралашу, бер күреп сөйләшү үзе әллә ни тора.
 
Сәлимә һәм аның кыз туганнары Хәсәнә, Нәсимә, Айниҗамал, Җәмилә 2 нче Мещан урамында үсә. Алар йортында танылган шәхесләр, әйтик, әтиләренең якын танышы – мәшһүр дин галиме Муса Бигиев көтеп алынган кунак. Егерменче елларда совет властена яраклашкан катлам вәкилләре – елдам-зыялы эшмәкәрләр дә бу кунакчыл йортны чит итми. НЭП – яңа икътисадый сәясәт әле байларга үзләре теләгәнчә яшәрлек форсат бирә. Бер вакыт Бурнашевларга ярлы киенгән фәкыйрь карчык килеп керә. Баксаң, хәерче дигәнең революциягә кадәр Мәскәүнең атаклы рус сәүдәгәре Карзинкина ханым икән. Йорт хуҗабикәсе Хәдичә Бурнашевага яшерел-гән кыйммәтле хәзинәсен күрсәтергә килгән. «Кызыл барыня»ларга кадерле әйберләрем әрәм, аларга эләккәнче сезгә китерим дидем», – дип тәмамлый сүзен.

Хәзер инде ул заман кануннарын аңлап бетереп тә, аңлатып та булмый.
 
1930 елның гыйнварында алар өчен дә кара көннәр башлана.
 
Ариф Бурнашевны һәм аның абыйсы Абдрахманны Мирсәет Солтангалиев эше буенча гаепләп, кулга алалар. Мәскәүнең татар элитасында исәпләнүче Ариф Бурнашев эшчәнлегенә нокта куела: биш елга төрмәгә утыртылган зыялыга гаиләсе янына кире кайтулар насыйп булмый. Ул 1957 елда – вафатыннан соң гына аклана.
 
Әтисе кулга алынуга карамастан, Сәлимәгә икътисад техникумын тәмамлау насыйп була. Дәүләт учреждениесендә тыйнак кына вазыйфа башкара ул. Ә беркөнне аңа ниндидер спектакльгә билет таратуны йөклиләр. Бер кабинетка килеп керә кыз, һәм нәфис фильмдагы сыман, киләчәк язмышы белән очраша.
 
Хуҗа – Аветис Солтанзадә – Иран коммунистлар партиясенә нигез салган, Коминтернның күренекле эшлеклеләренең берсе, дөньялар болгангач качып, СССРга килеп урнашкан һәм Мәскәүдә мөһим икътисадый пост биләгән ир-ат Сәлимәгә бер күрүдә гашыйк була. Солтанзадә егерменче еллар уртасында Ленин белән аралашкан, фарсылар арасында революция ясау ихтималы хакында киңәшкән, СССРда икътисад һәм колониализм мәсьәләләренә багышланган китаплар чыгарган. Егерменче еллар уртасында Солтанзадә, ул чакта «Экономическое строительство» журналының баш мөхәррире, журналист Елена Берлин белән таныша. Аларның Леонид исемле уллары туа.
 
Солтан-задәгә Сәлимә өченче хатын булып бара. Карт коммунист белән япь-яшь сәүдәгәр кызы арасындагы мәхәббәт көчле була.
Яшь аерымлыгы да (25 яшь!), Сәлимәнең әтисе репрессия корбаны булу да гашыйклар юлына киртә куя алмый. Чынлыкта, аларның дини тәрбия-карашлары да нык аерыла. Аветис Солтан-задәне мәскәүлеләр-нең күбесе әзәрбайҗан милләтеннән, мөселман дип белсә дә, чынлыкта, ул әрмән гаиләсендә туган – үз фамилиясе Микаэлян була.
 
Мәскәү. 1930 нчы еллар. Сәлимә Бурнашева шәһәр уртасында иркен фатирда яши. Үзләренең затлы дачасында Михаил Тухачевский белән теннис уйный. Ул – совет элитасының бер өлеше.
 
Сәлимә Бурнашеваның бу чордагы тормышы турында якын дусты һәм туганнары Рауза Кастрованың (1911–2012) истәлекләре сакланган. Солтан-задәләр дачасында Яңа елны каршылаулары хакында яза ул.
 
Кунакларга – аеруча Иран һәм Әзәрбайҗан коммунистларына ишекләре һәрчак ачык булганга монда күптөрле халык җыела. Советларның икътисадый тормышында күренекле урын, югары постлар биләгән Солтанзадә Шәрык белән элемтәләрен өзми, андагы коммунистлар арасында абруйлы һәм хөрмәтле санала. Зур урыннар биләгән түрәләр дә бу кунакчыл йортка эзне суытмый.
 
Сталин заманындагы Мәскәү өчен Сәлимәнең тормышы тоташ әкияткә охшаш. Әмма бәхетле әкият биш ел чамасы гына дәвам итә.
 
1938 елның гыйнварында Солтан-задәне, Коминтерн эшлеклеләренең күбесен кулга алган сыман, төрмәгә ябалар һәм шул ук елның июнендә атып үтерәләр. Сәлимә Бурнашева да бу фаҗигадән читтә кала алмый, билгеле. Аны да халык дошманы хатыны буларак төрмә көтә. Атаклы Бутырка төрмәсендә ул 9 ай утыра... Нәни кызы Эльнараны ниндидер могҗиза белән генә туганнары саклап кала. Сәлимәне коточкыч газаплардан нәрсә коткара? Моны әйтүе кыен. Аны лагерьга җибәрү яки атылудан партия әгъзасы булмавы коткара дип исәпли ул үзе. 
 
Зиннәтле, бай тормыш турында бүтән хыялланмый, эчтән тына ул. Сугыш елларында, 1944 елга кадәр, кыз туганнары белән туган ягында – Әҗедән ерак түгел Ермишь дигән бистәдә яши. Бухгалтер булып эшли.
 
Ләкин матур, рәхәт тормышка тартылу хыял булып күңелендә пыскый әле. Язмыш Сәлимәне Советлар Союзы маршалы Григорий Кулик белән очраштыра. Яңадан ялкын булып мәхәббәт уты кабыну... Маршал чибәр Сәлимәгә өйләнергә, гаиләсен ташларга ниятли. Ләкин акыл кергән, авызы бер пешкән Сәлимә бу тәкъдимне кабул итә алмый, тотрыксыз совет элитасы даирәсенә яңадан аяк басарга шүрли. Чыннан да, Григорий Куликны 1947 елда кулга алалар. 1950 елда аталар. Сәлимәгә әле шактый еллар яшисе дә яшисе...Сугыштан соң Сәлимә Бурнашева Петровкада – СССР елга флоты министрлыгында эшли. Пенсиягә чыгар алдыннан РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә күчә. Оныгының истәлекләренә караганда, Сәлимә Ариф кызы көнкүреш ваклыкларына күмелергә яратмый торган, күңел ачуларга әвәс, богемага табынган ханым була. Сәүдәгәрләр арасында үсүе, Солтан-задә белән яшәве холык-фигылендә дә, яшәү рәвешендә дә, күрәсең, сизелерлек эз калдыра.
 
Татар телендә ул аз һәм начар сөйләшә. Әмма картая-картая татар җырлары белән күбрәк кызыксына, борынгы көйләр тыңларга ярата. Туган авылы Әҗегә кайтып, аз булса да шунда яшәргә хыяллана.
 
Гомеренең соңгы елларында ул Альцгеймер авыруы белән интегә. Күпне күрү-кичерүе, Бутырка төрмәсендә утырулары эзсез узмый, билгеле. Дөрес, үзе бу хакта искә алырга яратмый. 1930 елда 16 яшьлек кече сеңелләре Нәсимәнең скарлатинадан үлеме аны нык тетрәндерүе хакында кат-кат искә төшерә. Әмма тетрәнүләрнең күпкә авырракларын да кичерә бит ул. Ихтимал, коточкыч 1938 ел аның хәтеренә, сәламәтлегенә төзәлмәс яра ясагандыр. 50 нче еллар ахырында кызы Эльнараның кияүгә чыгып, Чехословакиягә китеп баруы да аны утка сала. Дөрес, кызы соңрак Мәскәүгә әйләнеп кайта, әмма алар арасындагы киеренкелек саклана. Сеңелләре белән кайчак аралашса да, яшьлек дуслары белән араны бөтенләй өзә.
 
Сәлимә ханым Мәскәүдә 1984 елда вафат була. Данилов мөселман зиратында Бурнашевлар гаиләсе мәңгелек йорт иткән җирдә җирләнә. Янәшәсендә Ерзиннар, Ширинскийлар, Вергазовлар, Кастровлар... Каберләрдә борынгы ташлар һәм хәтер... Үзләренеке янына ул да кайта...
 
Сәлимә Бурнашева һәм аның бүтәннәрнекенә охшамаган язмышы турында мин балачактан ишетеп үстем, чөнки ул безнең ерак кардәшебез иде. Аның сеңелләрен дә күреп белә идем. Күптән түгел мин Сәлимә Бурнашеваның Чехиядә яши торган оныгыннан әбисе язмышына бәйле кайбер мәгълүматлар да алдым. Дусты – Мәскәүдәге татарлар тарихын өйрәнеп, хатирәләрне барлап-җыеп саклаучы легендар шәхес – Рауза Әхмәт кызы Кастрова белән дә күп тапкырлар сөйләшеп утырганым булды.
 
Сәлимә Бурнашева. ХХ гасыр һәм бер татар хатынының язмышы дип атадым мин бу язмамны...
 
 
Фото 1: Сәлимәнең әнисе Хәдичәнең бертуганы Шәмсия Хөсәен кызы Ширинская.
 
 
Фото 2: Гариф Бурнашев гаиләсе белән Кырымда ял иткәндә. XX гасыр башы.
 
 
Фото 3: Сәлимә Бурнашева кызы Эльнара белән. 1940 ел.
 
 
Фото 4: Солтан-задә (сулдан икенче) В. И. Ленин белән сөйләшеп утыра.  
 
Марат СӘФӘРОВ, педагогика фәннәре кандидаты. Мәскәү. Роза КАМАЛЕТДИНОВА тәрҗемәсе.

---
Сөембикә
№ --- | 21.03.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»