поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
25.03.2016 Мәдәният

“Илһам сөргендә йөрергә тиеш түгел!”

Илһам Вәлиевнең сәхнәгә беренче аяк басуы 1990 нчы еллар уртасында булды. Әле дә хәтерлим: телевизордан концерт бара: сәхнәгә беренче карашка кыяфәте белән әллә ни әсир итәрлек тә түгел, чандыр гәүдәле егет чыкты. Чыкты һәм җырлый башлады. Башкортча озын көйләрне дә, татарның җәүһәр әсәрләрен дә, эстрада җырларын да башкара. “Яшь кенә егет, ә нинди талант! Үзебезнең татар егете бит бу!” – дип сокланып тел шартлатканнары әле дә истә.

Илһам Вәлиев бүген опера җырчысы булып та танылды. Атна башында аның Казанда беренче концерты узды.

Башкалабызда аның концертын оештыру омтылышы берничә ел элек булды, әмма ул гел кичектерелде. Мәртәбәле “Алтын битлек” премиясе иясенең Казан тамашачысы белән очрашуы кичектерелү аның тыгыз графигы белән аңлатыла. Ул әле Екатеринбургта, Зур яки Мария театрында чыгыш ясый, Уфада концерт куя, чит илгә оча. Аның концертын Рәшит Ваһапов исемендәге фонд оештырды. Һәм искитәрлек, күңелне җилкендерерлек итеп уздырды ул җыр бәйрәмен. Тамашачы концертта татар классик әсәрләрен дә, танылган арияләрне дә ишетә алды. Тамашачылар Илһамның киң кырлы вокал мөмкинлекләренә, көчле тавышка, катлаулы сәнгать әсәрләрен җиренә җиткереп җырлау сәләтенә ия булуы белән бергә аның никадәр тыйнак булуын да күрде.
 
Илһам Вәлиев – Башкортстанда туып үскән егет. Бу исемгә ия булуы да очраклы түгел икән. Әтисе дә, әнисе дә – җыр-моңга гашыйк кешеләр. Авылларына Илһам Шакиров килгәннән соң җырчының әтисе: “Улым исән-сау туса, һичшиксез, Илһам дип исем куям!” – дигән сүз биргән. Исеме җисеменә туры килгән! Илһам Вәлиевне бүген Рәшит Ваһапов, Илһам
 
Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Азат Аббасов дәрәҗәсендәге, аларның эшен дәвам иттерүче дип бәялиләр. Вакытында Хәйдәр Бигичев опера белән беррәттән татар классик әсәрләрен, эстраданы югары профессиональ дәрә-җәдә башкарса, бүген бу сәләткә ия дип Илһам Вәлиевне мактыйлар. Җырчы үзенең остазы дип Хәйдәр Бигичевны атый. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк: 1996 елдагы җыр бәйгесендә Илһам Вәлиевкә югары бәяне дә мәрхүм җырчы бирә, үстерергә, сакларга кирәк бу егетне, ул – зур талант, дип әйтә. Концертта да Зөһрә апа Сәхәбиева Илһамга карата җылы сүзләр әйтеп, Хәйдәр Бигичевның җырларын башкарырга фатыйха бирде.
 
“Мине еш кына икенче Хәйдәр Бигичев дип атыйлар. Дөресен әйтәм: ул чагыштыруны яратмыйм. Хәйдәр абый – минем өчен бөек талант иясе, шәхес. Мин аның иҗатында тәрбияләндем. Аның белән берничә тапкыр бер сәхнәдә җырларга, аралашырга да насыйп булды. Аны узып китү дә, аңа охшау максаты да юк. Ул – үз урынында, миндә – башка үзенчәлек. Әмма аның миңа йогынтысы зур булды.
 
“Казанда бу беренче концертым. Казан – Казан инде ул! Ул – минем өчен бик кадерле шәһәр. Казан сәхнәсендә чыгыш ясау – минем өчен дәрәҗә. Дулкынлану да бар иде. Кайсыбер кимчелекләрне дә беләм, әмма тамашачыларның җылы кабул итүе, әйтелгән ихлас теләкләре шулкадәр күңелгә якын булды – әле һаман да хисләнеп йөрим. Рифат әфәнде Фәттаховка зур рәхмәт. Концертны оештыруны тулысынча үз өстенә алып, ерып чыкты. Мин бернинди проблема-мәшәкатьне белми дә калдым. Казан тамашачысы белән бу очрашу соңгысы булмас дип ышанам”, – дип сөйләде безгә җырчы.
 
Тамаша алдыннан: “Илһам Вәлиевнең концерты була. Бер урын бар, бара-сыңмы?” – дип берничә кешегә тәкъдим иттем, барысының да җавабы: “Ә кем ул?” – булды. Ахырда концертка барырга теләүчеләр табылды. Бер түгел, хәтта ике кеше. Әмма күпчелек казанлыларның Илһам Вәлиевнең кем булуын белмәве күңелне кыра. Илһам – татар баласы. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган, тәҗрибә туплаган, тулы көчкә иҗат итүче талантлы җырчы. Аны Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Чиләбе, чит ил театрлары чакырып көтеп тора. Барысы да Илһам Вәлиев графигына яраклаша. Тик Казан гына аны күрмәмешкә салыша. Татарстан дәүләтенең бурычы – сәләтле татарларны табып, аларны татар сәнгате үсешенә өлеш кертерлек шәхесләр итеп тәрбияләү. Күрәсең, Казанның игътибарын Мәскәүгә яки чит илгә китеп танылу алгач кына җәлеп итеп була (Альбина Шаһиморатова, Динә Гарипова, Гүзәл Яхина кебек). Имеш-мимешләр дәрәҗәсендә булса да, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры җитәкчелегенә җыр-чыны эшкә алырга тәкъдим иткәч: “Килсен, тыңлап карарбыз”, – дигән җавап яңгыраган. Тик Илһам Вәлиевнең дәрәҗәсе кастингта катнашудан күптән узган. Ул инде – әзер кадр. Җырчы үзе дә Казанда яшәп иҗат итү хыялын яшерми.
 
“Екатеринбург театрында эшлим, миңа төп рольләр бирәләр, кадерлиләр, әмма татар җанлы кешегә татар мохите кирәк. Җитми миңа татарлык. Гаиләм Уфада яши, үзем ике арада йөреп эшлим. Казанда татар сәнгатен үстерүгә көч салырга әзермен. Мин инде курыкмыйча эшләгән, үз-үземә ышанган яшькә җиттем, татар сәнгатен баетуда ниләр эшләргә кирәклеген дә чамалыйм, Казанда татар проектларын тормышка ашыру да күпкә җиңел булыр иде”, – дип сөйләде ул.
 
Рифат Фәттахов та: “Татарстан Илһам кебек затлы, югары профессиональ балаларын читкә этәрергә тиеш түгел. Мондый кызлар-егетләр – безнең байлык. Илһам кебек егетләрне сөргендә йөртү безгә оят. Аны Казанга китерү, аның ярдәмендә татар сәнгатен үстерүне иҗтимагый фонд түгел, ә дәүләт, Татарстан Мәдәният министрлыгы кайгыртырга тиеш. Зур талантлар үзләрен беркайчан да тәкъдим итми, аларга яхшы мәгънәдәге әрсезлек җитеп бетми. Хәйдәр абый да шундый иде. Ул: “Үлгәч, кадеремне белерләр әле”, – дия иде. Шулай булды да. Ул гомеренең соңгы елларында үзенә карата игътибар сизмәде. Җырчы моны бик авыр кичерде. Мәрхүм җырчы: “Концертымны оештырыгыз дип ялынып йөрмәячәкмен”, – дия иде. Мондый шәхесләр үз дәрәҗәсен белә”, – диде.
 
Татар татарга кирәк. Кызганыч ки, милләт өчен горурлык уятырлык шә-хесләрне кадерләргә һаман да өйрәнә алмыйбыз. Илһам Вәлиев телевидение, радио аша ешрак күренсә, ишетелсә, татар сәнгате артка тәгәри дигән дәгъваларны да азрак ишетер идек.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»