поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2016 Шоу-бизнес

Эльмира Кәлимуллина социаль челтәреннән иң кызыклы постлар җыелмасы

Ул үзен «ВКон­так­те»да «сихерче» дип язып куйган әнә. Серен болай аңлата: «Сихерче ул мистик образ. Тормы­шым­да чынлап та шундый хәлләр булгалап тора: бер нәрсә турында уйлап кына куясың – нәкъ шулай килеп тә чыга! Мәсәлән, «Рубин» матчында миңа өч тапкыр Татарстан гимнын җырларга туры килде – өчесендә дә «Рубин» җиңде! «Голос» проектында да конкурстан узуны бик нык теләп йокларга яттым.

Төшемдә коридор буйлап үтүемне, сәхнәгә чыгуымны, софитлар яктыртуын һәм... миңа бер кресло борылуын күрдем. Өндә дә шулай булды! Уйлар материальләшә...»
 
Татарстан Республикасының атказанган артисты, Беренче каналдагы «Голос» проекты финалисты, Универсиада-2013 һәм Су спорты төрләренең Дөнья чемпионаты-2015 илчесе... Болар бар да Эльмира Кәлимуллина турында. Без аны актив спортчы, шахматчы, музыкаль спектакльдә уйнаучы актриса (Константин Хабенский куйган «Поколение Маугли»да Багира роле!), чемпионат дәресләрен алып баручы укытучы, автоледи, дизайнер-модельер итеп тә кабул итәбез хәзер.
 
«Хыяллар тормышка аша!»
 
Түбән Камада мәктәптә укыган елларында рәсем ясарга яратканын, юридик лицейда укыганда милиция формасыннан йөргәнен, абыйсы Илдардан каратэ алымнарын өйрәнгәнен, көрәшнең сугышчан алымнарын куллана белгәнен, криминалистиканы шәп үзләштергәнен искә төшерсәк... Кызык кыз бу Эльмира! Китаплар укырга, кинолар карарга, велосипедта йөрергә ярата, парашюттан сикерергә хыяллана... «Тагын кайсы якларыңны күрми калдык икән?» – дигән соравыма ул: «Мин әле биергә дә яратам. «Йол­дыз­лар белән бию» тамашасында катнаша алсам – бик бәхетле булыр идем!» – дип җавап бирәчәк  соңрак.
 
«Үз көчеңә ышанырга кирәк!»
 
Кемнәрдер аны Одри Хепбернга охшата, ә үзенә Шадэ, Кармен образына керү ошый. «Рубин» җанатар­лары аны матчларда безнең гимнны шәп итеп башкарганы өчен ярата. Үзе дә «Рубин» фанаты – матчларда Эльмираны һәрвакыт Көнбатыш три­бунаның 6 нчы секторында күрәләр.
 
Инстаграмга фотолар эләргә, Фейсбукта күп өндәүләр куеп язарга, һәр вакыйгага ихлас мөнәсәбәтен белдерергә ярата. Әйдә, Твиттердагы соңгы язмаларына күз йөгертик.
 
«Иҗатымның башлангыч чорында сәхнәгә чыгарга курка идем:) Куркуны адреналинга әйләндереп, ләззәт алам хәзер!!!»
«Мәскәүдә чиләкләп яңгыр коя, диләр! Ә безнең Казанда – кояш!!!»
«Көнем чәчәкле иртәдән башланды!!! ГУМдагы чәчәкләр фестивале көн буена җитәрлек кәеф бүләк итте!!!»
«Шахматта «цугцванг» – бернинди дә хәрәкәт ясамау – иң файдалы йөреш икән...»
«Футбол дип үлеп китәм! «Ру­бин»–«Барселона» матчында тамак карлыкканчы кычкырып, яраткан командама көч биреп утырганым бар! Стадиондагы энергетика һәм эмоцияләр, җанатарлар, яраткан командаң уены – бу инде телевизор каршында утырып кына карау түгел!»
«Ура!!! «Рубин» – чемпион!!!»
«Менә хәзер, шушы минутларда Россия 1 телеканалында Су спорты төрләре буенча чемпионатның Ачылу тантанасы туры эфирда күрсәтелә!!!»
«Искиткеч булды!!! Дөньякүләм дәрәҗәдәге шоу өчен режиссер Сеченовка һәм аның командасына рәхмәт!!! Костюмерларга, гримерларга! Музыкантларга аерым рәхмәт!
ТР хөкүмәтенә, шәһәр хаки­миятенә! Безнең Президент Рөстәм Миңнехановка! Һәм, әлбәттә, Чем­пио­­натны Казанда үткәрүгә ышаныч белдергән РФ Президенты Владимир Путинга!»
«Музыка, тамаша үзе мине әйтеп аңлаталмаслык эмоцияләр белән баетты! Су, тормыш музыкасына искиткеч сәяхәт булды ул!»
«Мин дөньякүләм вакыйганың бер кыйпылчыгы булдым!!! Бөтен дөнья миңа төбәлгән!!!»
 
"Үз-үзеңә ышанырга, үзлегеңнән үсәргә кирәк.
Бүгенге Эльмира кичәге Эльмирадан бер карышка гына булса да яхшырак булырга тиеш. Шундый диалектика булса, уңыш киләчәк!"
 
Бар да яхшы булыр! Без сиңа ышанабыз, Эльмира!

Эльмира ЗАКИРОВА
Сөембикә
№ --- | 18.03.2016
Сөембикә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»