поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.03.2016 Җәмгыять

15 яшьтә 110 см толымга ия булган Розалиягә "Чәчеңне кистер, күз тиюе бар" дигәннәр (ФОТО)

"Акчарлак" газетасының "Озын толым – горурлыгым" бәйгесендә катнашучы кызларыбыз.

 

 

Алсу Мусина: “Чәчемне кесәгә салып йөрергә хыялланам”

Алсу Мусина 1991 елның 26 сентябрендә Әлки районы Базарлы Матак авылында туып-үсә. Хәзерге көндә кадастр инженеры булып эшли. 

 
– 8 сыйныфта укыганда озын чәчле кыз турында бер кино караган идем. Исемен хәтерләмим. Ул кинодагы актрисаның чәче шуның кадәр озын ки, ул аны кесәсенә салып йөри иде. Шул чакны мин дә озын чәч үстерү хыялы белән яна башладым. 9 сыйныфтан соң бер дә кистермәдем, очларын гына тигезләп тордым. Чәчемә күпләр сокланып карый, “су анасы” дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Тик әлегә толымнарым кесәмә салып йөрерлек түгел. Хыялымны тормышка ашырасы иде. 
 
“Дус кызларымның да чәче озын”
 
Үзе турында: Рамилә Гарифуллина, 5 яшь. Биектау районы Татар Әйшәсе авылыннан. 
 
 
– Әле чәчемне үстерә башлаганга 3 кенә ел. Әниемнең дә чәче бик озын иде. Алла боерса, мәктәпкә укырга кергәндә чәчләремә зур ап-ак бантиклар куеп барырмын. Әлегә Арча районы Кәче авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасына йөрим. Сезнең газета аша дус кызларыма, тәрбияче апаларга зур сәламнәр җибәрәм. Мин аларны бик яратам.
 
«Шарф та кирәк түгел сиңа диләр”
 
Исеме: Назилә Хәсәнова;
Туган ягы: Теләче районы, Сауш авылы;
Белеме: КНИТУның 2 курсында укый;
Чәч озынлыгы: 96 см.
 
 
– Бервакыт кечкенә чакта төшкән фотоларыма карап утырдым. Ә анда мин гел кыска чәчтән. Моны күреп күңелем төште һәм үстерергә кирәк дип үз-үземә сүз бирдем. 9 сыйныфтан бирле кистергән юк. Очларын гына тигезлим. Көндәлектә урап, өскә җыеп йөрергә яратам. Дусларым “Рапунцель” дип шаярткалый. Кайсылары “сиңа шарф та кирәк түгел инде” диләр. Чәчемне кыш көне атнага бер, җәен ешрак юам. Коелмасын һәм ныгыту өчен кычыткан, әрекмән тамыры, календула чәчәге, утчәчәк төнәтмәләре белән чайкыйм. 
 
“Ташлы резинка күз тиюдән саклый”
 
Исеме: Розалия Хөсәенова, 15 яшь.
Чәч озынлыгы: 110 см.
Туган җире: Актаныш районы, Табанлы Күл авылы. 
 
 
– Чәчемне 2 сыйныфтан бирле үстерәм һәм озын толым итеп үреп йөрим. Халык арасында йөргәндә чәчемне кызыксынып тотып карыйлар. Әле бервакыт кибеттә бер апа артымнан күзәтеп йөргән дә, килеп: "Үскәнем, бу чәч толымыңны кистер яки өеп йөрт, күз тиюе бар" – диде. Шуннан соң чәчемне күз тиюдән саклый торган ташлы резинка белән җыеп йөри башладым.
Чәчемне әрекмән, кычыткан төнәт­мәләре белән юам.
 
"Еламыйм мин чәч үргәндә"
 
Исеме: Сәйдә Сөнгатуллина, 4 яшь;
Туган җире: Чистай районы, Яуширмә авылы;
 
 
Үземә дүрт яшь булса да,
Чәчләремә бары өч.
“Кисмә, – ди әби, – чәчеңне,
Чәчләрдә ди, сихри көч!”
Татарның чәче һәрвакыт 
Озын булырга тиеш.
Еламыйм мин чәч үргәндә,
Мин матур блондинка ич.
 
                                                                                                         Әбисе Хөрия НИЗАМОВА.
 

“Кияүгә чыккач чәчем калынайды”
 
Үзем турында: Әхмәтова Ләлә Фәргать кызы, 32 яшь, укытучы булып эшлим.
Тумышым белән: Спас районы Көек авылыннан.
 
 
Чәчемне алтынчы ел үсте­рәм, очларын гына тигезләтәм. Кияүгә чыкканчы чәчем җилкәмнән ары үсмәде, ниләр генә эшләп карамадым... Ә мәхәббәт төрле тылсымга ия икән! Кияүгә чыккач, чәчем калынайды, матурланды, үсә башлады! Моңа бик шатландым, озын чәчле булу – күптәнге хыялым иде! Биюче татар кызларының толымнарына һәрвакыт соклана идем! Ниһаять, мин дә озын толым иясе! Татар кызы! Сыйныфымдагы кызларым да, миңа карап, чәч үстерә башладылар. Тиздән озын чәчле кызлар артыр!

---
Акчарлак
№ --- | 18.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»