|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2016 Әдәбият
Айдар Хәлим: "Кемгә генә бирсәләр дә, куаначакмын, миңа булмаса, дөньям чите кителмәс"Шагыйрь, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең иң танылган әсәрләре – "Өч аяклы ат", "Кыйбла", "Кылганнар чәчкә атканда" повестьлары, "Татар вакыты" романы һәм соңгы елларда иҗат иткән хикәя-новеллары быел Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Шул уңайдан язучы белән очрашып сөйләшергә булдым. "Миңа иң көтелмәгән сорауларны бирергә тырышсагыз иде", – диде ул.– Айдар абый, иҗат юлыгыз башында сезгә ярдәм күрсәткән әдипләрдән өч кеше?
– Мостай Кәрим, Сибгат Хәким, Хәсән Туфан. Аларга гомерем буе рәхмәтле булачакмын.
– Тукай исемендәге дәүләт премиясе дигәндә нәрсәне күздә тотасыз?
– Иҗади Тукайлык дәрәҗәсен. Мондый бүләкне үз тырышлыгың белән генә ашыктырып, тамак ертып, бугазга-бугаз килеп, талашып-сугышып алмыйлар. Мондый бүләк иясен үзе килеп таба.
Беренче тапкыр Тукай премиясенә 1992 елда Вильнюста чыккан "Книга печали" исемле китабым өчен тәкъдим ителдем, икенче тапкыр 1993 елда тагын куелдым. Әлеге чорлардан соң чирек гасыр вакыт үтсә дә, беркайчан да аның артыннан дәгъват бураны куптармадым. Камиллекнең чиге юк!.. Кирәк санаса, бүләк мине үзе килеп табар дип көттем. Кемгә генә бирсәләр дә, куаначакмын, миңа булмаса, дөньям чите кителмәс.
P.S. Айдар Хәлим фикеренчә Тукай бүләгенә нинди әсәрләр тәкъдим ителергә тиеш? Татар әдәбиятыннан канәгатьме? Бу һәм башка кызыксындырган сорауларга җавапны "Акчарлак" газетасының 24 март көнне чыгачак 12нче санында укый аласыз.
ГАБДЕРӘХИМ |
Иң күп укылган
|