поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.03.2016 Хәвеф-хәтәр

Һава шартларын исәпкә алмау юлда фаҗигаләргә китергән

Кичә Татарстанда юлларда транспорт һәлакәтләренә юлыгып, 4 кешенең гомере өзелгән – һәр очракта куркыныч тизлек сайлау, каршы як юнәлештәге юлга чыгу, башка транспортка өстенлек бирмәү, метеорологик шартларны исәпкә алмауга кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу шуңа сәбәп, дип саныйлар ТР Дәүләт автоинспекциясендә.

Аерым алганда, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бүген сәгать иртәнге 8 нче 10 минутта Мәскәү – Уфа юлының 859 нчы чакрымында "Ниссан Ноут” белән идарә иткән ир-егет һава торышы һәм юл шартларын (кар яву, юлда кар “боткасы”) исәпкә алмыйча һәм юл йөрү кагыйдәләренең 10.1, 11.1 нче пунктларын үтәмичә, зур тизлектә каршы якка чыгып, “ГАЗ” машинасы белән бәрелешкән. Бу һәлакәт “Ниссан Ноут” рулендагы һәм аның белән барган пассажирны исәннәр арасыннан сызып ташлаган.
 
Бу фаҗигадән 50 минут кына соңрак, сәгать 8дә, шушы ук Мәскәү – Уфа федераль трассасының 1004 нче чакрымында “Вольво” йөртүчесе куркынычсыз дистанция сайламаганга, “KIA” һәм “КамАЗ” белән бәрелешкән дип фаразлана. “KIA” рулендагысы хәзер Алабуга районы үзәк хастаханәсендә, хәле ничек булуы турында әлегә мәгълүмат юк.
 
Сәгать 8 тулып 53 минут үткәч, Яшел Үзән районы Новониколаевка бистәсендә “Тойота Камри” 2004 елгы баланы бәрдергән. Алдан чыгарылган фаразлама буенча, ул вакытта җәяүленең тиешсез урыннан юл аша йөгереп чыгып барышы булган. Инде бала Казан медицина учреждениесендә ята.
 
Төш вакыты авышкач, сәгать 1 нче 15 минутта, Казан – Оренбург юлының 93 нче чакрымында юл йөрү кагыйдәләренең 13.9 нчы пунктын бозып, икенчел әһәмияттәге юлдан барган “ВАЗ” төп юлдан үткән “МАЗ”га юл бирмәгән һәм йөк машинасына бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел машина рулендагы һәм пассажир һәлакәт урынында ук җан биргән, тагын бер пассажиры хастаханәгә озатылган.
 
Фотосурәт prokazan.ru сайтыннан алынды.

---
Татар-информ
№ --- | 23.03.2016
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»