поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.08.2009 Авыл

“KӘҖӘЛӘРЕМ KӨНЕНӘ 3-4ӘР ЛИТР СӨТ БИРӘ”

“И.М.”ның 17 июль санында “Кризислы семинар” исемле язма дөнья күргән иде. “Кәҗә – мал түгел” дигән бүлеге игътибарымны аеруча җәлеп итте. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Язмада телгә алынган 74 яшьлек Замир бабай Фәтхуллинны, йортын, кәҗәләрен күрергә, семинарда Президентыбыз биргән вәгъдәләр ничегрәк үтәлүен белергә теләп, ял көнне үзебездән ерак түгел Салмачы бистәсенә киттем.

“Кәҗә сөтенә урам балалары җыела”

 

Замир бабай Овражная урамында, бик матур урында яши. Зур йорт. Өй артларында кечкенә генә урман. Ерак түгел алма бакчасы...

 

Замир бабай Теләчедә туып-үскән. Казан дәүләт педагогика университетының математика бүлеген тәмамлаган. Салмачы бистәсенә 90 нчы елларда күченеп килгән. Архив идарәсендә бүлек начальнигы вазыйфасын башкарган. Пенсиягә чыккач, тагын 7 ел эшләгән әле. Бүген тормыш иптәше Мәдинә апа белән ике катлы зур өйдә яшиләр. Бердәнбер кызлары Гүзәл кияүдә. Ул Казанда таможняда полковник. Оныклары Гадел медицина институтын тәмамлаган. Эшмәкәр. Кыскасы, гаиләдә кәҗәләр белән кызыксынучы кеше Замир бабай гына.

 

Кәҗәләрне ул 1995 тә асрый башлый. Бүген аның абзарында алар 20 дән артык. Аклары да, каралары да, җирәннәре дә бар.

 

Әлегә Замир бабай 5 кәҗәсен сава. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшә. Тегеләре дә хуҗалары артыннан калмый ияреп йөриләр. Елга бер дә, ике тапкыр да бәтиләүчеләре бар икән. Кайсы – бер, кайсы ике яки өч бәти китерә, ди. Төрле очракта төрлечә.

 

– 2001 елда инсульт кичердем. Хастаханәләрдә күп йөрдем. Нинди генә дару эчмәдем. Кан басымым  югары торды. Инсульт кичергәнче дә кәҗә асрадым, әмма файдасы ул дәрәҗәдә зурдыр дип уйламый идем. Авыргач, сөтен эчә башладым, бар да әкренләп җайланды. Даруларны чыгарып ташладым. Сөт кенә рәткә китерде. Хәзер II группа инвалиды исәпләнәм, пенсия алам. Кәҗә сөте эчкәч, хастаханәдә йөргәнем юк.

 

Рәхәтләнеп эшлим. Иртәнге сәгать дүртенче яртыда торам, төнлә генә ятам. Хезмәттән бервакытта да курыкмадым, – ди Замир бабай.

 

Һәр кәҗәдән ул көнгә якынча 3-4 литр савып ала. Күбрәк биргән саен, сөте сыеграк, түбәнрәк сыйфатлы, майсыз була. Аларны ике тапкыр сава – иртән һәм кичен. Урыны бик җайлы. Ишегалдында абзар янындагы баскыч өстенә кәҗәне бастыра, җылы су белән җиленен юа, үзе кечкенә эскәмиясенә утыра да саф һавада сава. Бер кәҗә өчен якынча 5 минут вакыты китә.

 

– Безгә сөт эчәргә урам балалары җыела. Сабыйларның сәламәт булып үсүен телим. Кич белән ничәдә сауганымны беләләр, капка төбенә киләләр. Җылы килеш эчәләр. Миңа акча кирәкми. Байлыгым җитәрлек. Бер кәҗә асрасам, ул сөткә булган бөтен ихтыяҗымны канәгатьләндерәчәк. Кешеләр сәламәтлеге өчен борчылам. Бу темпта барсак, авыру булмаган бала калмаячак, татарның тамыры үләчәк бит.

 

Һәр кешегә кәҗә диетасы турында сөйлим. Чи йомырка һәм кәҗә сөте эчәргә кирәк. Моны аеруча көрәшчеләргә, спортчыларга киңәш итәм.

 

Балалар сөт эчәргә бик теләп килә. Чөнки аларга саугач та чип-чиста, җылы сөт бирәм. Ә кибеттә ул нинди хәлдә сатыла, кем белсен. Аннары базарда бер литр сөт – 100, кибеттә – 160, ә миндә 80 сум тора. Арзан да, чиста да продукт. Кибетләргә таратканым юк. Кешеләр берсеннән-берсе ишетеп, үзләре килә. Аеруча яшь аналар еш мөрәҗәгать итә. Кайберләренең балалары аллергиядән интегә. Кәҗә сөте исә моны дәвалый. Сөте булмаган әниләр дә баласын шуның белән туендыра, – ди Замир бабай.

 

Моңа өстәп кәҗә сөте диатез, дисбактериоз, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен, туберкулезны, диарея, шикәр диабетын дәвалый. Яраларны тиз төзәтә, организмнан кирәкмәгән матдәләрне чыгара һәм тагын башка бик күп үзенчәлекләре бар.

 

“Президент вәгъдәләре үтәлә башлады”

 

Замир бабай һәр көн иртәнге сәгать унда кәҗәләре белән бергә йөрергә чыгып китә. Аларны арткы яктагы кечкенәрәк кенә урманга, алма бакчасына кертә. Тал яфрагын, алманы аеруча яраталар икән. Ишегалдында торган чиләкләрендәге суга Замир бабай ипи кисәкләре дә салган.

 

– Азык ягы бик җиңелләрдән бирелми шул. Көн саен бер-ике чакрым ара үтеп, талның кечерәк ботакларын икешәр капчык җыеп кайтам. Иртә-кич һәрберсенә тигез бүлеп, бәйләм ясап ашатам. Ул бер көндә бетә. Аннары печән бирәм. Ашлыгын да, печәнен дә сатып алам. Бәрәңге, алма җыеп ашатам.

 

Әле күптән түгел авыл хуҗалыгы семинарында булдым. Президент Минтимер Шәймиев 30 түк печән, питомник ясарга 3 га җир, кәҗәләрне савар өчен бер аппарат, “Заанинский” токымыннан булган 30 бәкәй бүләк итәм, диде. Бу токымдагылар, дөрес ашатсаң, яхшы тәрбияләсәң, 8 литрга кадәр сөт бирә. Сыйфаты да югары. Дөрес, кәҗә бик кыйбат инде ул. Бер айлык бәкәй 10 мең сум тора. Ә савым кәҗәләре 15 меңнән дә ким түгелдер, – ди Замир бабай.

 

Бүген аның ишегалдында берничә түк печән бар инде.

 

– Әйтелгәннәр шундук үтәлә башлады. 30 түкне дә бервакытта бирсәләр, ул бик күп. Аз-азлап китерәләр. Болай урнаштыруы да җайлы. Менә хәзер боларны кичкә кертеп бетерәм. Безнең очта яшәүче Валентина исемле хатын да бер кәҗә тота. Аңа бер түк бүләк иттем. Печән бирәм, дигәч, ничә сумга, ди. Мин әйтәм, Президентыбыз бүләге. Сөенде инде. Нагорныйда яшәүче дустыма да бирермен дип торам. Ул да кәҗәләр тота.

 

Әле министр урынбасары Хаҗипов шалтыратып, савым аппаратының бер ай эчендә булачагын әйтте. Димәк, бар да үтәләчәк, – ди Замир бабай.

 

Ул инде бүләк ителәсе 30 бәкәйне түземсезлек белән көтә. Бакча ягындагы абзарга урын да әзерләгән. Диварларын известь белән агарткан.

 

– Кәҗә биектә йокларга ярата. Шуңа ул 30 бәкәйгә, иркен булсын өчен, берничә сәндерә ясаячакмын. Үземнең кәҗәләрем суыкка чыдам. Ә “Заанинский”лар җылы ярата. Һава торышы кинәт үзгәргәндә, үземнекеләрне монда чыгарып, алар урынына бүләк ителгәннәрен кертермен, – ди Замир бабай.

 

“Тормыш академиясе булдырачакмын”

 

74 яшьлек бабайга нигә 20 янына тагын 30 кәҗә, 3 га җир дип аптырарсыз. Планнары әйтеп бетергесез зур икән.

 

– Шушы 3 га җирдә питомник ясап, күп гаилә яшәрлек ике-өч зур йорт салдырасым килә. Анда приюттагы 7-11 нче сыйныф балалары яшәр, белем алыр, күп итеп акча эшләр, һәрберсе минифермер булыр иде.

 

Менә хәзерге балалар мәктәптә 11 ел белем ала. Алар укый һәм ял итеп чыга, башка бернәрсәгә өйрәнми. 10 нчы класстагыларның күбесе наркоман, эчкечегә әйләнә. Мин исә монда 12 еллык укыту системасы булдырып, һәр укучыга эш бүлеп биреп, аларны минифермер итәр идем. Әйтик, кәҗәләрне бүлеп бирәбез. Һәркайсы үз өлешенә тигәнен карый. Ул шул рәвешле акча эшли. Банкта счет ачып, газга-утка, киемгә тотылганнан калган акчаларын шунда сала барыр идем. 4-5 ел эчендә, 12 классны тәмамлаганчы, шактый акча туплый алалар. Аннары шунда ук терлекчелек, умартачылык, механика, агрономия, хәрби тармакларны да өйрәтеп чыгарырга һәм кенәгә бирергә иде. Алар һәр нәрсәгә әзер булсын. Чыгарылыш кичәсенә инде  машина, комбайн һәм трактор йөртү таныклыгы бирәсең. Иң мөһиме – ул монда белем һәм тәҗрибә туплаганнан соң, кайсыдыр институтка читтән торып бушлай укырга кереп, авылга хезмәт итәрлек кадр булып җитешер иде.

 

Моны кайбер чиновниклар аңламый да. Бервакыт бер түрә: “Нишлисең бу кадәр кәҗә белән? Үзең үлгәч, алар кемгә кала?” – ди. Мин әйтәм: “Истәлек итеп кешеләргә бүләк итәчәкмен”, – дим. Көлде генә: “Нинди истәлек, суеп ашарлар, шуның белән вәссәлам”, – ди. Кайбер чиновникларның аңында бетерү, юк итү кебек төшенчәләр генә урнашкан шул.

 

Бу рәвешле дәвам итсә, бетәчәкбез. Бүген 10 нчы класс укучысы уенда нәрсә? Эшләмичә генә баю яки укырга кергән аты йөртеп, 5 ел буе ата-ана җилкәсендә яту. Системам гамәлгә керсә, наркоман да, эчкече дә булмас. Акчаны тир түгеп тапсаң, аракыны уйламыйсың. Һәр көнне керемне арттырасы килә башлый.

 

Бу хакта беркем уйланмый. Югыйсә үземә дә берни кирәкми. Алай булмый бит ул. Бу хакта хатлар күп яздым. Путинга да, Медведевка да юлладым. Җавап юк. Анда барып җитми бугай. Без һәр баланы эшләргә һәм шул хезмәтенең акчасын саный белергә өйрәтергә тиеш. Чиновниклар байый, ә баласы шул акча эчендә рәхәтләнеп йөзә-йөзә надан кала, – ди Замир бабай.

 

Питомник ачылса, барлык балаларны да кәҗә сөте белән туендырырга исәпләре. Монда барлык кәҗәчеләр дә җыелмыйча булмас. Үзләре – кәҗәчеләр Чистай урамында урнашкан “Сам хозяин” газетасы редакциясендә ара-тирә бергәләшеп киңәшмәләр үткәрә, тәҗрибә уртаклашалар икән.


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 31.07.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»