поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
03.08.2009 Мәдәният

ӘХТӘМ ЗАРИПОВ: “ИҢ БЕРЕНЧЕ ТАРИХИ ФИЛЬМНАР ТӨШЕРҮ KИРӘK”

Әхтәм Зарипов озак еллар буе телевидениедә хезмәт куйган шәхес, күпләргә остаз булган танылган режиссер. Мәскәүдән Казанга беренче атаклы “щепкинчы”лар белән бергә укып кайтып, Камал театрында актер булып эшләгән, аннары телевидениегә киткән. Әхтәм Зарипов – “Намус”, “Галиябану”, “Җомга көн кич белән” һ.б. телевизион фильмнар авторы. Тагын дистәләгән киноны атарга мөмкин. Бүген дә эшсез утырмый, соңгы елларда гына 8 сценарий язган, үзен актер буларак фильмнарда төшәргә дә чакырып торалар.

– “Зөләйха”, “121”, “Өч аяклы ат” төшерелде. Әхтәм абый, татар киносы бар дияргә мөмкинме?

 

–  Кино хәзерге вәзгыятьтә иң үтемле, мобиль сәнгать төре. Нинди телдә кирәк, шулай сөйләтү мөмкинлеге, күчерү, тарату, тиражын арттыру ягыннан кино белән ярышырлык сәнгать юк. Ләкин үзем “татар киносы” дигән төшенчә булырга тиеш түгел дип саныйм. Татар хоккее, футболы булмаган кебек, кинога да моны куллану дөрес була алмый, минемчә. Сәнгать кагыйдәләренә буйсынган сыйфатлы кино бар икән, ул татарныкымы, башканыкымы, мөһим түгел. Чын сәнгать әсәре булса, аны татар да, урыс та, чуваш та карый. Татар киносы дип атау безгә зыян гына китерә. Ә менә нинди булырга тиеш ул һәм башкалардан нәрсәсе белән аерылып торуын ачыклау мөһим эш.

 

Кино изоляцияләнгән булмаска тиеш, ул, киресенчә, чикләрне бәреп чыгарга сәләтле сәнгать төре. Үзебезне милли резервациягә кертеп калдыруга каршымын. Киноны татар өчен генә түгел, ә барлык халык карарлык, аңларлык, яратып кабул итәрлек итеп төшерергә кирәк. Булган фильмнарыбыз үзебезгә ошый кебек, ләкин башка милләт кешеләрен кызыксындырырлык итеп сыйфат дәрәҗәсен күтәрү мөһим, ә бу авыррак. Моның өчен техник база булу да, акча да кирәк. Федор Бондарчукның соңгы фильмы 40 миллион долларга төшкән дип язалар. Моның турында хыяллана да алмыйбыз, шулкадәр акча түгү безнең тарафтан җинаять булып саналыр иде.

 

– Ә фильмнарыбыз башкалардан нинди сыйфатлар белән аерылып торырга тиеш? Барлык татарча киноларны да безнеке дип әйтеп буламы? Татар тормышын чагылдырган урыс телендәге фильмнарны да татар кинолары рәтенә кертергә ярыймы?

 

– Татарлар башкалардан аерылып тормый хәзер. Безнең тормыш тәмам урыслашып бетте. Авылдан килүчеләр шәһәрдәге урыс мохитенә эләгә, урыс мәдәниятен үзләштерә. Саф татарлык бүген була алмый.

 

Фильмның тамашачысын да барлау мөһим. Авыл кешесенә эшлим дисәң, кинога йөрүче юк, гомумән, анда халык бетеп бара. Авыл тормышы хәзер кемгә кызык?! Кино түгел, театр карарга да йөрмиләр, телевизор аша күрербез әле, диләр. Авылга кино күрсәтергә дип кайттык, алдан игъланнар бирдек, нибары 6 кеше килде, алар да очраклы рәвештә генә эләккәннәр иде. Хәзер фильмны өйдә дә карап була, шуңа күрә халыкны кызыксындыру авыр.

 

Ярый, киноны татарлар өчен генә төшерик ди. Безнең төп проблема – милләт, телне саклап калу, әмма моны үзебезгә күрсәтүдән, караудан ни файда?! Аны башка милләтләр, бигрәк тә урыслар күрергә тиеш. Урыс тарихчылары сурәтләгәнчә, кеше ашаучы татарлар дип түгел, ә үзебезнең нормаль милләт икәнне күрсәтү беренчел булсын иде. Бүген тарихыбызны яктырткан фильмнарны төшерүгә игътибарыбызны юнәлтү мөһим. Нинди фильм кирәк безгә? “Зөләйха”ны кабул итәм, бу үзенә күрә чаң кагу иде. Сыйфаты ягыннан да оешканрак килеп чыкты.

 

– Режиссерлар яхшы сценарий булмаудан зарлана...

 

– Ишеткәнем бар ул турыда. Берәү: “Кызык сценарий булса, аны үз акчама сатып алыр идем”, – дип сөйләп торды. Булдыксызлар сүзе бу. Кайсы режиссер сценарий көтеп торган соң?! Л.Толстойның “Война и мир”ын инде өч тапкыр кино итеп төшерделәр. “Анна Каренина” буенча гына да дүртенче фильм дөнья күрде. Сценарий юк дип ахмаклар гына аклана.

 

Идея заман торышыннан, милләт хәленнән чыгарга тиеш. Мөхәммәт Мәһдиевның кайсы гына әсәрен алма, менә дигән сценарий. Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” романы кино төшерүләрен көтеп ята. Идея булса, сценарий да барлыкка килә. Үзем, мәсәлән, бүгеннән үк Куликов сугышына мөрәҗәгать итеп, кино төшерер идем. Шушы тема белән урыслар безнең авызны томалый. Кино аша моның уйдырма вакыйга икәнен исбатлар идем. Куликово сугышыннан соң яулар җитәрлек булган, ул вакытта татарлар һәр сугышта җиңеп чыккан, бу – тарихи фактлар. Тарихи фильмнар аша үзебезгә карата дөрес караш тудырырга тиешбез.

 

8 сценарий яздым, ләкин бүген Бондарчуклар белән ярышырлык кеше юк, шуңа да бу юкка көч түгеп көрәшү.

 

– ТР Мәдәният министрлыгында узган коллегиядә шәһәр-авылларда киноклублар челтәрен булдыру турында сүз кузгатылды. Кинога йөрү культурасын кире кайтарып булырмы соң? “Өя аяклы ат” фильмын авылларда куйдылар, моның өчен күп көч түгелә. Раил Садриев та авылларда кино күрсәтүне оештырырга маташа.

 

– Кирәкле эш бу, ләкин аның формасы башка булырга тиеш. Бүген техника заманы бит, күпчелек киноны өйдә карарга күнекте. Мәчетләр төзеделәр, тик күбесенә йөрүчеләр 6-7 бабайдан артмый. Шуңа да кино карау пунктларын булдыру да акчаны юкка туздыруга әверелмәсме дигән шик бар. Башта кинога ихтыяҗ тудырырга кирәк, ләкин моны ничек эшләргә, аның рецептын белмим.

 

– Бүген нинди генә каналны ачма, сериаллар бара. Һәрбер канал төшерә. “ТНВ” да тырыша, Бразилия, Аргентина сериалларын татарчага тәрҗемә итеп күрсәтәләр. Сезнең моңа карашыгыз?

 

– Аларга бәя бирергә теләмим. Анда телгә алырлык сериалларны атый алмыйм. Ләкин нидер куялар, маташтыралар икән, бу да хәрәкәт, тукталырга ярамый. Ә чит ил сериалларын татарчага тәрҗемә итеп күрсәтү ул күз буяу, бер дә кирәкле гамәл дип әйтә алмыйм.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 5 | 31.07.2009
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»