поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.08.2009 Мәдәният

КАЯ КИТЕП БАРЫШ, АРТИСТ?

Ал бантиклы өч-дүрт яшьлек кыз бала әнисенең «әллә-лә» көенә тыпырдый, дүрт-биш яшьлек малай кунаклар алдына басып такмаклый: «Мин ялатам сине, Таталыстан…» Кунаклар гөрләшеп кул чаба: «Булдыра бу, артист булыр!» – диләр. Фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килсә, бәлки, булыр да…

Әмма әти-әнисенә, әби-бабасына артист булып тоелган һәр бала да киләчәктә артист булып китми. Хәтта балачакта төрле сәнгать конкурсларында катнашып, тамашачыны һәм жюрины шаккатырган, бүлмә стеналарын дипломат, лауреат таныклыклары белән тутырган талантлы балаларның да азы гына язмышын сәхнә белән бәйли.

 

Татарстанда сәнгать юнәлешендәге уку йортлары шактый. Башкалабыз Казанда театр училищесы, Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы, хореография училищесы, педагогика университетының музыка факультеты, Н.Җиһанов исемендәге консерватория, мәдәният һәм сәнгать университеты бар. Әлмәттә, Түбән Камада музыка училищелары, Чаллыда сәнгать училищесы, Алабугада мәдәният училищесы эшләп килә. Алар яңарак кына быелгы чыгарылышны дипломнар тапшырып, остазларының хәер-фатихасы белән олы тормыш юлына озаттылар һәм «булачак артистлар»ның яңаларын кабул иттеләр.

 

Республикабызның мәдәни тормышына, милли сәнгатебезгә нинди яңалык алып килер ул яшь артистлар – музыкантлар, биючеләр, җырчылар, режиссерлар, дирижерлар? Сәхнәне үзешчәнлек басканда, эте дә, бете дә җыр сузганда, йолдызлар тилмерешеп тыңлаучысын эзләп йөргәндә республикабызда ул профессионаллар үз урынын таба алырмы? Дипломнарында язылган һөнәрләре аларның тамагын туйдырырмы? Үзләрен өйле, өйләрен көйле итә алырмы? Әллә сайлаган һөнәрләре белән «халыкка хезмәт итмичә» башка юл эзләрләрме?

 

Әйдәгез, читтән генә күз салыйк әле, нинди һөнәр сайлый икән безнең «дипломлы артистларыбыз»?

 

«Консерватория тәмамлаучылар беркайчан да эшсез калмый. Күбесенең эш урыны укып бетергәнче үк тәгаенләнгән була, – диде консерватория деканы Земфира Сафина. – Үз һөнәре буенча урнашмаучыларның да бер өлеше укуын аспирантурада дәвам итә, бер өлеше мәдәният буенча административ эшкә алына, журналистиканы сайлаучылар да бар. Казанда һөнәре буенча эш табалмаучылар Санкт-Петербургка «Җырчылар ярминкәсе»нә юл тота. Кагыйдә буларак, безнең вокалистларга сорау зур, аларны Россиянең башка театрларына бик теләп эшкә алалар. Чөнки бездә укыган София Гуляк, Евгений Михайловлар – Казанның бренды». Консерваторияне заманында София Гобәйдуллина, Олег Лундстрем, Михаил Казаков кебек популяр шәхесләр тәмамлаган. Алар да консерваториябезнең дәрәҗәсен арттыра, шуңа күрә Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә  укырга киләләр. «Киләсе елга безнең 65нче чыгарылышыбыз. Шул гомер эчендә Казан дәүләт консерваториясен 6 меңгә якын кеше тәмамлаган. Быел консерваториянең җиде факультетында укыган 109 белгечкә диплом тапшырылды», – ди Земфира Тәбрисовна. «Безнең музыкантлар өстәмә эш буларак туйларда йөреп булса да, үз ипиләрен таба алачаклар, әйтик, дирижерларыбыз, вокалистларыбыз чиркәү хорында җырлап өстәмә керем алалар. Бер чыгышлары 200 сум. Начармыни?» – ди консерватория укытучылары.

 

Моннан өч ел элек опера театрына консерваториядән нибары бер артист алынган. Ул – халыкара конкурслар лауреаты Владимир Васильев (тамашачыга ул «Шагыйрь мәхәббәте» (Р.Әхиярова) операсындагы Газраил роле аша да яхшы таныш). Шул гомердән бирле театрга яңа артистлар килмәгән. Тыңлап карыйлар каравын, әмма… Быелгы чыгарылышны да безнең опера театры «үз итмәгән», ди. «Үзем дә комиссиядә идем. Театрның дәрәҗәсе үсә. Безне канәгатьләндерә алырлык тавышлар юк. Талантлар кирәк. Тавыш кирәк», – диде театрның опера сәнгате җитәкчесе Гүзәл Гарифулловна Хәйбуллина.

 

«Курсташларың тормышта үз урыннарын таптымы?» – дип шалтыраттым мин Владимир Васильевка соравымның максатын аңлатып. «Әйе, андый проблема бар, – диде ул уйланып. – Дөресен әйткәндә, күбесе эшеннән канәгать түгел. Кайсысы мәктәптә укыта, кайсылары кечерәк ансамбльләрдә, хорда җырлый. Ә бит алар барысы да солист булырга хыялланып укыганнар». В.Васильевның кызыл дипломында өч белгечлек теркәлгән: ул камера җырчысы, опера җырчысы һәм укытучы. Быел Владимир аспирантураны тәмамлап, консерваториядә үзе укыта башлаячак. «Консерватория кайберәүләрнең тавышын боза, – ди Владимир. – Дөрес тә җырлый, әмма тыңларга «тәмле» түгел. Күпләргә эшләп укырга туры килә, димәк, вокал күнекмәләренә вакытлары азрак кала, бу, әлбәттә, профессиональлеккә зыян сала. Артистны конкурсларга йөрү үстерә. Хәтта лауреат булмаган очракта да, конкурслар стимул бирә».

 

Инде Казан театр училищесына күз салыйк. «Безнең күптәнге бер хыял бар. Театр училищесында актерлар линиясе буенча ГИТИСның филиалын ачу, – ди Казан театр училищесы директоры Гыйлемхан Һадиевич Мөбарәкшин. – Урыс группалары безнең училищедан соң ГИТИСка кереп, Мәскәүдән кире кайтмыйлар, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Петербург театрларында эшләп калалар. Татар группаларын да ГИТИС педагоглары белән укытып, шул атмосфераны бирсәк, уку дәрәҗәсе дә күтәрелер иде, югары белем алырлар иде. Иң беренче чиратта, Казан театрларында эшләгән, югары белеме булмаган артистларны шул филиалга җыярга дигән уйлар белән йөрибез».

 

Училищеның дәүләт заказы буенча 40 бюджет урыны бар, гадәттә төркем республикабыз театрларының соравы буенча җыела һәм әзерләнә. Мәсәлән, Чаллы курчак театры өчен әзерләнә торган студентлар быел икенче курсны тәмамлаганнар. Икенче татар курсы Әлмәт театрына кайтачак дип уйланыла. Быелгы рус группасы Бөгелмә рус драма театры өчен әзерләнгән, ә татар группасының бер өлеше Буа театры өчен алынган булган. Курсны  Раушан Шәрипов, Ришат Хаҗиәхмәтов һәм Ринат Әюповлар укыткан. Хәзер шулардан ике кыз белән дүрт егет Г.Кариев исемендәге Татар Яшьләр театрына урнашкан. «Күбрәк булыр дигән идем, – диде театрның баш режиссеры Ренат Мирзахәсәнович Әюпов. – Бик музыкаль төркем иде. Аларның күбесе укуын вокал юнәлешендә дәвам итәргә хыяллана. Кызганыч, алар укыганда театр белән берлектә «яши алмадылар». Чөнки курс җитәкчесе студентларны театрга йөртүгә каршы булды. Булачак артистны инкубатордагы кебек үстереп, укып чыккач кына театр күрсәтмиләр, ә театрда үстерәләр. Төркемнең яртысы театрга килгән икән, бу начар түгел. 15-20 проценты гына артист булып калган төркемнәр дә була». Быел Ренат Әюпов мәдәният һәм сәнгать университетында яңа төркем җыйды. «Алты бюджет урыны бирелде, тагын дүртесе түләүле булыр инде. Укучыларымның музыкага хирыс булуларына игътибар итәм. Алар өчен безнең театрда урын булачак», – ди Ренат Мирзахәсәнович.

 

Быел театр училищесына татар группасын Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җыйды. «Тормыш барысын да үз урынына кайтара. Камал театры озак еллар мәдәният һәм сәнгать университеты белән тыгыз бәйләнештә яшәсә дә, быел театр җитәкчелеге актер әзерләү өчен аерым йорт, аның үз формалары, үз традицияләре кирәк дигән фикергә килде», – ди театр училищесы директоры Гыйлемхан Һадиевич. Училищеда шулай ук гримерлар курсы һәм рус актерлары группасы да җыелган. Чөнки республикабызның рус театрларына да актерлар җитешми. (Качалов исемендәге театрдан башкаларга. Чөнки рус академия театры үз кадрларын үзе әзерли. Аларга моның өчен республика казнасыннан махсус акча бүлеп бирелә, ди. – Авт.).

 

Инде әлеге мәкаләне язарга этәргән сорауга якын килик.

 

– Соңгы биш елга анализ ясасак, училищега тугызынчы сыйныфтан соң керүчеләрнең 90 проценты театрларда эшләп кала, – ди Гыйлемхан Һадиевич. – 11 сыйныфны тәмамлап кергәннәр укуларын дәвам итәргә китәләр дә, төрле профессияләргә таралалар. (Хөкүмәтебезнең укучылар 11 сыйныф тәмамларга тиеш дигән карары чыкса да, сәнгать уку йортларының укучыларны тугыздан соң алырга рөхсәте бар. – Авт.). Алар административ эшкә дә, менеджерлыкка да, бизнеска да күчәләр. 11 сыйныф тәмамлаганнарны кабул иткәндә аттестаттагы билгеләргә карыйм. Танылган артист, педагогыбыз Илдар Хәйруллин «3»леләр күрсә: «Безнеке бит инде, – ди. – Отличниклар укытучы булсыннар, галим булсыннар, алмыйк боларны», – ди. Мин, киресенчә, мәктәптә тырышып укыган икән, үҗәтлеге бар икән, бу кешедән күбрәк чыгар дигән фикердә торам. Фикерем үзен аклады, яхшы укыган кеше артист булгач та, тырышлык белән алдыра. Без I курста укучыларыбызны урамнан килгән начар гадәтләрдән арындырабыз. Театр традицияләрен сеңдереп, училище тормышына кереп китә алмаганнары, кызганыч, андый хәлләр дә була, төшеп кала. Шулчак комиссия әгъзаларына: «Нәрсә карадыгыз?» – дия башлыйм».

 

Ярый, хуш, укытып чыгарды ди училищеның тәҗрибәле педагоглары артистны. Кая бара инде ул яшь талантларыбыз? Әлбәттә, укырга кергәндә алар бөтенесе дә үзләрен Казан театрларының сәхнә йолдызы итеп күрәдер. Әмма «Казан – Россиянең өченче башкаласы» дип мактанырга өйрәнеп китсәк тә, башка башкалалар белән чагыштырганда бездә театрлар бик аз, нибарысы өчәү. Республикада театрлар бар барын… Әмма кайтасы килми яшьләребезнең анда. Хәер, быел Буа театрына училище тәмамлаган биш яшь артист кайткан, ди. «Ничек кайтырга булдылар?» – дип, театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриевка шалтыратам. «Романтика, гастрольләр…» дип башласа да, Раил сүзен җитди итеп дәвам итте: «Бездә хезмәт хакы яхшы, яшьләргә торыр урын да әзерләдек», – диде ул.

 

«Яшь артистны районга кайтару өчен шартлар тудырырга кирәк, – диде К.Тинчурин театрының баш режиссеры, тәҗрибәле педагог Рәшит Муллагалиевич Заһидуллин. – Кызларга артист булу җиңелрәк, алар кайда да эшли ала. Ир-егетләргә район җиренә артист булып кайтып гаилә туйдыру кыен. Ә Казанда өстәмә эш табу мөмкинлекләре зуррак».

 

Рәшит Заһидуллин үзенең беренче татар курсын мәрхүм ректор Рәис Беляев тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 1993 елда җыйган. Әлеге курстан җиде артист хәзер Тинчурин театрында эшли. Татарның иң яшь Хуҗа Насретдине булып танылган Алмаз Фәтхуллин, «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр аша тамашачы мәхәббәтен яулаган Зөлфия Валиевалар курсы ул. Режиссер беренче укучыларының һәрберсенә отышлы роль табып, аларны тамашачыга таныта алган. Ә 1998 елда ул училищега җыйган курс театрларыбызга артистларны азрак биргән. Тинчурин театрында – Айгөл Әхмәтова, Кариев исемендәге театрда – Алия Лотфуллина, Чаллы театрында – Фәнис Сәхәбетдинов, эстрадада – Мирхәт Гайсин. «Яхшы курс иде, – дип искә ала Рәшит Муллагалиевич укучыларын. – Күбесе хәзер бизнеска китте. Зур акчалар эшлиләр булса кирәк, шалтыраталар, мактанып та алалар…» Театр училищесын быел тәмамлаган тугыз яшь артистның дүртесе Тинчурин театрында эшли башлаган. «Театрда урын булса бөтенесен алыр идем», – ди баш режиссер. Театрда урын җитмәгән биш яшь артист та югалып калмаган. Берсе – Данил Хөсәенов хәзер «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясендә популяр ди-джей (соңрак режиссер аны театрга чакырып караган ди, әмма Данил яңа һөнәрен ташлыйсы итмәгән), Зөлфәт Закиров укуын Мәскәүдә ГИТИСта, Алсу Хәсәнова Санкт-Петербургта дәвам итергә җыена, тагын берсе топ-менеджер, берсе Казанда продюсерлыкка укый… Кыскасы, күрәсез, бөтенесе сәнгать тирәсендә. «Хәзер Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында рус режиссерлары курсым бар. Анда гел кызлар гына. Алар республика театрларына кирәкмәгән очракта, Россия театрларында үз урыннарын табачак», – ди Рәшит Муллагалиевич. «Мин укучыларыма беренче курстан ук: «Уйлагыз! Артист һөнәре рәхәт түгел. Эш табуы да авыр, акчасы да юк», дип кабатлыйм, – ди ул. – Ә аларны эш белән тәэмин итү, шартлар тудыру дәүләт күләмендәге зур проблема».

 

Әйе, кемнәрдер китә, кемнәрдер төшеп кала, кемнәрдер укып чыга һәм үз юлын эзләвен дәвам итә.

 

«Сделать хотел утюг, слон получился вдруг», – дип җырлый идеме әле Алла Пугачева яшь чагында тылсымчы турындагы җырында? Йә, кем бездә уңмаган тылсымчы ролендә? Уку йортларымы? Укытучылармы? Театрлармы? Хөкүмәтме? Бүгенге вәзгыятьме? Хәер, бәлки, борчылырга да кирәкмидер. Артист итеп әзерләнгән кеше сәхнәгә менмәсә яки менәлмәсә дә, югалмый ләбаса. Уку йорты артист итеп әзерләгән кешеләрдән кемнәр генә чыкмый! Америка президентларының берсе Рональд Рейган да киноактер иде түгелме соң?! Хәер, алай ерак китмик әле. Хөрмәтле депутатыбыз һәм классик драматургыбыз Туфан Миңнуллин да, танылган язучыбыз Рабит Батулла да артистлар, атаклы щепкинчыларның курсташлары.

 

Мәкалә азагында ТРның Премьер-министр урынбасары, ТР мәдәният министры Зилә Вәлиеваның бер киңәшмә вакытында әйткән сүзләрен китерәм. Аны миңа Казан театр училищесы директоры Гыйлемхан Мөбарәкшин сөйләде. Кибеттә нәрсәдер карап йөргәндә Зилә Рәхимьяновна янына сатучы-консультант килеп әйбер алырга үгетли башлаган һәм Зилә ханым сатып алмыйча чыгып китә алмаган. Шулай да сатучыдан: «Кайда укыдың?» дип сораган. «Театр училищесын тәмамладым», дигән тегесе…

 

P.S.: Июнь аенда ике көн рәттән М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында Казан хореография училищесы студентларының отчет гала-концертлары барды. Концерт азагында чыгарылыш классы укучыларына дипломнар тапшырылды. 15 укучының 11е театрыбызга биюче итеп чакырылган, икесе – Мәскәүгә, икесе Санкт-Петербургка юл тоткан.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Сәхнә
№ 7 | июль 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»