поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
21.03.2016 Җәмгыять

Кремльдә ни булганын хәтерләмим, ди Путин янында булып кайткан Татарстан механизаторы

Яңа Чишмә районының Шахмай авылында яшәүче Ринат Сөләйманов Мәскәүгә барып бүләк алып кайтуына бүген дә ышанып бетми, матур бер төш кебек кабул итә аны. Механизатор кешегә ил башлыгы Владимир Путин үз кулы белән орден таксын әле!

“Сөт иле” – Яңа Чишмә” җәм­гыяте белән элемтәгә кергәч, безгә аның бик тыйнак һәм шул ук вакытта булган кеше икәнен әйттеләр. Нинди генә эшкә тотынса да, җи­ренә җиткереп эшли торган һөнәр иясе булуын ассызыкладылар. 2008 елда Ринат Миннемулла улына “Татарстан Рес­пуб­ли­касы­ның атказанган механизаторы” исеме бирелә. Ә аңа кадәр Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек минис­тр­­лы­гының Мактау грамотасы бе­лән бүләкләнә. Район буенча эш күр­сәткечләре иң югары булуын күреп, тагын нинди дәүләт бү­ләге­нә тәкъдим итәргә була икән дип уйлана башлыйлар. “Дуслык“ орденына тукталалар. 2014 ел башында документлар җыю эшенә керешә­ләр. Ринат абый исә үзенә мондый исем бирерләр дип башына да китерми. Кая инде авылның гади бер механизаторына андый дәрә­җә?!
 
Тик көннәрнең берсендә Мәс­кәүдән телеграмма килеп тө­шә. Ринат Сөләймановны Мәскәү Кре­ме­ленә бүләкләүгә чакырганнар. Баш­тарак моңа хатыны да, үзе дә ышанмый. Чын түгелдер дип уйлыйлар. “Сөт иле” – Яңа Чиш­мә” җәмгыяте генераль директоры Наил Сабиров өйлә­ренә кил­гәч кенә, моның чын булуына ышана ул.
 
– Җитәкчелек Казанга барырга машина бирде, – ди Ринат ага. – Поездга утыртып җибәрделәр. Ә Мәскәүдә безне Татарстан вәкил­лә­ре каршы алып, Кремль­гә озатып куйды. Бүләкләнгәннән соң кабат вокзалга илттеләр. Монда кайт­сак, район тагын машина җи­бәргән. Без мондый хәлне күргән­мени, шушы бер­ничә көн эчендә уч төбендә йөрттеләр! Уңайсыз­ландым инде. Бик зурладылар, барысына да бик зур рәхмәт.
 
Авылдан беркая да китми, гомер буе җирдә эшләгән Ринат ага бүген дулкынлануын яшерә алмый. Мәскәүгә барып, ил җитәк­чесе кулыннан бүләк алу турында ул уена да кертеп карамаган була бит. “Мондый борылыш аласын, Путинның мине кабул итәсен беркем дә көтмәгән иде. Бүләкләү булса да, гадәти шартларда гына үтәр дип уйлаган идек”, – ди Ринат ага.
Президент янына чыгуын да то­манлы гына хәтерли. “Андый кү­ренекле кеше янында үзеңне ничек тотасын да белмисең бит әле. Исем-фамилиямне әйтү бе­лән чыктым, үземнең шул миз­гелдә ниләр кичерүемне сөйләп аңлата алмыйм, бөтен нәрсә томан эчен­дә, хәтерләмим. Мине озата барган улларым да залда иде. Соңыннан алардан бу хакта сораган идем, әти, борчылма, бик яхшы килеп чыкты, дип тынычландырдылар”, – дип Кремльдә булган вакыйгаларны искә төшерә ул.
 
Кече яшь­тән әтисе белән трактор янында кайнашып үскән малай басу-кырга чыккач кына дулкынланмый. Гомере буе техника иярли. Башта “ДТ-75“ тракторына уты­ра. Әтисе лаеклы ялга чыккач, аның “Т-40“ына күчә. Техника буенча бригадир ярдәмчесе була, аннан бригадир, кабат техникага утыра. 2005 елда колхоз бетеп, “Вамин” килгәннән соң, хуҗа­лыкка яңа техника кайта. Билгеле инде, аны теләсә кемгә биреп булмый: чит илдә җитеш­терел­гән “Макдон” комбайнына Ринатны утырталар. Беренче мәлдә аны ничек кабызасын да белми механизатор. Ә аннары җаен табып, яңа комбайны бе­лән районда беренче урынга чыга.
 
Ринат абый узган ел лаеклы ялга чыккан. Эшли әле ул. Тәндә егәр барында өйдә тик ятасы килми, ди. Хатыны Нәфисә апа да гомер буе колхозда эшләгән. Бүген ул лаеклы ялда. Ринат абыйның эштән, ике улының, дүрт оны­гы­ның кунакка кайтуларына тәмле ризыклар пешереп көтеп тора. Ул­ларының берсе – Чаллыда, икенчесе Яңа Чишмәдә гомер итә. Берсе дә авыл хуҗалыгы тармагын сайламаган. Үзләре теләгән һөнәрне сайларга мөм­кинлек бирдек, ди ул. Авылда тырышлар күп булса да, орден бик сирәкләргә генә эләгә...

Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»