поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.03.2016 Мәдәният

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов Илһам Вәлиевның Казандагы концерты турында

Барлык зур эшләр юктан гына бар бу­ла алмый. Һәр зур эш олы шәхесләрдән башлана. Әмма колачлы гамәлләр кылырлык шәхесләр дә булырга тиеш.

Ходайга рәхмәт, безнең милләттә «татарым» дип лаф ормый гына, күп кычкырмый, татарны татар итеп яшәргә теләгән изге затларыбыз бар. Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов – шундый гаярь ирләребезнең берсе. Рифат әфәнденең күңелендә күптәннән бер хыял яшәгәнен беләм. 2016 елның 15 мартында ул, шул олы хыялын тормышка ашырып, үзен һәм Казан халкын аңлатып булмас хисләр бәхете бишегендә тирбәтте. Нинди хыялмы? Хәзер аңлатам.

Башкортстанның Имән­күл авылында музыкаль гаиләдә туып, кечкенәдән гармун моңына сарылып үскән, әтисе Фәһим, бабасы Шәйхелзадә гармуннарда сиптереп уйнаганын тыңлап үскән, татарның чиксез талантлы баласы Илһам Вәлиевнең тавышын, тулаем концерты белән, Казан тыңлаучысына ишеттерү иде. Илһам катнаш концертларда күренгәләп алса да, Казан тамашачысына укылмаган китап, сер, ачылмаган иҗатчы булып килде. Ниһаять, бу пәрдәне ачтык. Бу тылсымлы китапны кулга төшереп, аның һәр битендә алтын бөртегедәй кыйммәтле юллар барын укыдык. Ул юлларда чын сәнгать, галиҗәнап олы музыка язылганының шаһитлары булдык. Мин – Илһамның тавышына, үзенең инсафлы холыгына, тәрбияле затлылыгына, фикерли белүенә, милли үзаңына хөрмәт белән яратып караган кеше. Шактый уртак җырлар җырладык, бергәләшеп халык каршына чыктык. Шулай да Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе концертлар залына тамашачы булып кереп утыргач, аңлатып булмаган шатлыклы дулкынланулы борчу кичердем. Зал тулы татарның билгеле затлары, шагыйрь-язу­чылар, фән эшлеклеләре, сәнгатьнең танылган әһелләре, галимнәр. Бу куандыра. Тәрбияле, укымышлы тамашачының күңеле олы музыкага сусаган. Хәтта миңа концерт залы диварлары шатлана, гаҗәпләнә, уйлана кебек тоелды. Бүген безне ни көтә?!
 
 
Концерт Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова җитәкләгән «Новая музыка» оркестры башкарган мәшһүр композитор Нәҗиб Җиһановның «Нәфисә» увертюрасы белән башланып китте. Оркестрны ерып, гәүдәгә зур булмаган, олы тавышлы, Екатеринбург опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның атказанган артисты, Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Илһам Вәлиев Салих Сәйдәшевнең «Динар тавы» әсәре белән үзен тамашачы хөкеменә тапшырды. Аннан Рөстәм Яхинның «Оныта алмыйм», Марсель Галиев сүзләренә Рөстәм Яхинның «Көзге моң»ын ишеттек. Җавапсыз мәхәббәтнең барлык газабын, шагыйрьнең колачын күрсәтеп, Илһамның иркен тавышы һава ярды. Бу җырчының тавышы теләсә нинди оркестр аша бик җиңел очып үтә ала, аңа микрофоннар комачаулый гына кебек.
 
 
Илһам Вәлиевнең иҗат сандыгында шактый кыйм­мәтле иҗади мал тупланганын Казан тамашачысы беләме икән? Рахманиновның «Алеко» операсында – Яшь чегән, «Риголетто»да – Герцог, Заһир Исмәгыйлевнең «Салават Юлаев» операсында – Салават Юлаев, Пуччининың «Богема» операсында – Рудольф. Мәскәү ­тамашачысы илнең иң зур, төп сәхнә­ләренең берсе – Зур театрда «Иоланта»да  – Водемон партиясен, ә Санкт-Петербург халкы Мария театрында «Риголетто»дан Герцог партияләрен Илһам Вәлиев хезмәтләрендә тыңлап әсәрләнде. Пуччининың «Турандот» операсында Калаф партиясен дә Илһам күптән йөгәнләгән инде.
 
Әлеге тансык концерт тамашага Илһамның якташлары Фән Вәлиәхмәтов, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да үзләренең ихлас өлешләрен керттеләр. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева бу кичтә очраклы җырчы түгел иде. Чөнки Илһам – Зөһрә һәм Хәйдәр Бигичевлар иҗатына гашыйк кеше. Илһамның хыялы – иҗат планкасын Хәйдәр Бигичев осталыгына күтәрү. Ул Бигичевларның гаилә дусты булып яши. Илһам Вәлиевләр кызларына – Зөһрә, улларына Хәйдәр исемнәре кушканнар. Төпчекләре – Искәндәр. Хәйдәр Бигичев репертуарыннан шактый җырлар Илһам тавышына да күчкән. Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичеваның җырлары бу кичәне матур бизәкләргә баетты, Илһамга хөрмәтен җырларында аңлатты.
 
Илһамның шәхесен, иҗатын мин болайрак күзаллыйм. Нинди җырчы ул дисәләр, әйтер идем: Илһам Вәлиев хакында татар-башкорт халыкларының, Рәсәй тыңлаучыларының горурлыгы дип әйтү зурайту, арттыру булмас. Аның күпкырлы иҗат колачы, вокал мөмкинчелекләре гаҗәпләнерлек, башкару алымнары үрнәк итеп тотарлык әсбап табыш. Татар халкының вокал-җыр сәнгатен үстерү, киң таратуга дөньякүләм югарылыкта өлешләрен керткән шәхесләребез берничә генә, алар күп була алмый. Ир-­егет тавышлардан Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Фәтхи Насретдинов, Азат Аббасов, Нияз Даутов, Мәгәфур Хисмәтуллиннар күтәреп калдырган югары планканы иңнәрендә тота алыр­лык мөмкинчелеге булган шәхесләрдән соңгы елларда бары тик Илһам Вәлиев исемен генә китерә алам. Академик нигезгә утыртылган, махсус белемле, куелган тавыш, табигыйлектән аерылмыйча, төрле жанрдагы вокал әсәрләрен өлгергән оста биеклегендәге башкара алучы, халык йөрәген әсир итәрлек, милли горурлык хисе тәрбияли алырлык бердәнбер тавыш, һичшиксез, Илһам Вәлиевтә. Барлык регистрларда да тигез, көчле, моңлы, бизәкләргә бай, якты аһәңнәр белән әсәрне ача белүе сокландыра, уйландыра. Композиторлар әсәрләренең төрле кичерешле, аңа кадәр дистә еллар яңгырап торган җырларын да үз аңы аша, үз күрүендә бөтенләй башка әсәр итеп тыңлаучыга җиткерә белү остасы. Ташкындай көч йә бәллүрдәй үтә күренмәле югары авазларны челтәр­дәй итеп үрә алу зур осталык, профессиональ югарылык сорый. Илһамның мөмкинчелекләрендә болар барысы да гөл бәйләмедәй үз урынында тезелгән. Бу татар баласының искиткеч матур тавышын дөньяның төрле затлы заллары бизәге итәргә була, тавышы залларны, тыңлау­чы йөрәген тетрәтә алырлык. Ни кызганыч, Татарстан сәхнәләрендә ул бик сирәк, әмма тансык артист. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет  академия театры труппасының нигез баганасын тотып торырлык җырчының тавышы әлегә үги хәлендә. Кирәксенмиләрме, теләмиләрме? Югыйсә яшь башкаручылар өчен якты маяк, әйдаман, остаз булыр иде. Яшьләр дә Илһам Вәлиев янына басып җырлар, бер сәхнәдә иҗат итәр өчен шул югарылыкка тартылырлар иде. Илһам Казан дәүләт консерваториясендә укытса, үз башкару алымнарын яшьләргә өйрәтсә, киләчәктә шәкертләрен әзерләр иде. Дөнья буйлап опера театрларында тенор тавышлы җырчыларга кытлык кичерелә, алар сирәк. Бигрәк тә Илһам Вәлиевнеке кебек табигатьтә сирәк очрый торган тавышлылар.
 
 
Гәүдәгә зур да булмаган Вәлиев фигурасы белән сәхнәгә кабатланмас олы, чын сәнгать чыга. Аңа карап, сәхнәдә мәртәбәле, сәләте чиксез зур аваз рәссамын күрергә була. Теләсә кайсы катлау тамашачы аның хезмәтләрен игътибар белән, әсәренеп, тетрәнеп тыңлый, күзәтә, ишетә белә. Чөнки һәр аваз ихлас, ышандырып әйтелгәндә, тыңлаучы битараф була алмый. Тыңлаучы музыкада коена. Галимнәр адәм баш миенең МУЗЫКА төп азыгы икәнен күптән исбатладылар инде. Кеше аңы үсешенә, яшәешенә никадәр чиста-саф акыл азыгы бирә бу егет. Илһам Вәлиев иҗаты яшәргә көч өсти, ышаныч арттыра, якты өмет уята. Ул ялтырап торган үз сукмагына эз салып бара. Милләтне үз артыннан тавыш биреп тайпылмаска өндәп чакыра! Ишетик, аның нияте изгедән.
 
Һәм тамашачы ишетте. 15 март кичендә Филармония концертлар залы тамашачысы җырчыны зурлады, аерыласы килмәгәнен озак алкышлап белдерде. Халык, аяк өсте басып, сәхнәдән җибәрмәскә тырышып, зал шартлатып алкышлады. Рәхмәт, Рифат әфәнде, рәхмәт, Илһам, сез безне бәхетле иттегез. Безнең күңелләргә салган изгелек орлыгын тамашачы башка күңелләргә дә күчерер. Кипкән чүлгә тамган яңгыр тамчысы кебек бик кирәк иде бу күкрәп яву. Казан бу моңлы сирәк тавышны озак онытмый, көтеп яшәр. Илһам Вәливнең концертында ишетеп кайт­кан шигырь юллары белән түгәрәклисем килә.
 
Авазлары моңлы, дога кебек,
Бу моң бездә җыр, дип атала.
Кыйбла юлга чыкканыңны көтеп,
Тыңлый сине халкың, туктама!

Фердинанд СӘЛӘХОВ
Шәһри Казан
№ --- | 20.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»