поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.03.2016 Җәмгыять

Фәкыйрь фәрештә (ХИКӘЯ)

Арып-талып, үз уйларыма бирелеп, аяк астымдагы юеш язгы асфальтка күземне текәп, юлны аркылы чыгам. Көне авыр иде бүген, әллә язгы авитаминоз, әллә бар халыкны котырган эт талаганмы – барысы да ниндидер усал, сүз әйтеп булмый. Кайбер вакыт барысын ташлап, чыгып китәсе килә дә бит, тик кая барырга белгән эш юк. Түзәргә кирәк.

Шулай уйга батып, атлый биргәндә, кемдер беләгемә тотынганны сиздем, борылып карасам, карт кына бер бабаң, хәлсезләнеп беткән, күзләремә туры карый. Ничәдер секундка куркып куйдым, ни әйтергә белмәдем. Хәзер заманасы шундый, очраган кешедә начарлык эзләргә тотынабыз бит. Ә бабай шул арада нидер сөйли, аңлап булмый.

-          Аңламыйм, - дидем дә, үзем култыклап алып, юлны аркылы чыктык.

-          Кызым, миңа бер пакет кефир алып бирмәссең микән? – ди бабай.

“Чынлап эчкече” дип, уйлап куйдым тагын бер кат. Тик картның күзләре шулкадәр күңелемә утеп керде, хәтта башымны аскы ияргә мәҗбүр булдым.
 

-          Мин әле менә больницадан выписался, - ди бабай, татарчаны-русчаны бергә кушып.

-          - Аңлыйм мин татарча, бабай, нәрсә булды, - дим.

 Бабайның тәне ап-ак, күзләре шундый ачык, күз кабаклары алсу төстә, әйтерсең әле генә елап туктаган бу кеше. Телогрейкасы ике астагы төймәсенә тагылган, муены ачык, аның ачык тәнен күргәч язгы җил тагын да салкынырак булып тоела. Үзе сөйли, шулвакыт минем кулымны кысып тотып тора, җибәрми, куллары шундый җылы.

 Әле хастахәнәдән кайтып килүен сөйли, сукыр эчәгесен алдырган, бүген җөйләрен салдырган, табиплар кефир эчәргә кушкан. Ә бабаның бер тиен акчасы юк икән үзе белән. Шушы биш минут эчендә, бу узып баручы бабай күәелемнең күгәргән кылларын селкетте.

-          Хәзер, бабай, көтеп тор, алып чыгам мин сина кефир, - дип, юлдан ерак булмаган кибеткә чаптым.

 Кибеттә чират юк, эссе ипи исе таралган иде. Кефир сорадым, өстәп яңа килгән ак ипи, сөт, макарон, пилмән, колбаса белән сыр сатып алдым. Мин чыгышка бабай шул ук ырунда таягына терәлеп басып тора иде. Таягы да ярты метр тирәсендәге агач кисәге иде аның.

 Мине күрешкә елмайды, курыккандыр инде, мескен, мин юкка чыгармын дип. Бер сумка азыкны бабайга суздым, энләшмәде. Бер сумкага, бер миңа күзен йөртте, аннан башын күтәрде дә:

-          Рәхмәт, - диде, шыпырт кына, ике тирән күзеннән язгы гөрләвек кебек, күз яшьләре агып төште.

Җавап кайтара алмадым мин бабайга, күгәргән күңел кылларыма кагылды аның күз яшьләре. Сүзне икенчегә борып, кайсы якка кайтуын сорадым, без торган урыннан җиде тукталышны җәяү кайтырга булган ниятен әйтте. Аның бу яңалыгыннан хәйран калып яткан вакытта, каршыга автобус килеп туктады, аны тоткарлап, бабайга баскычтан менәргә булыштым, кесәмдә калган йөз сумны кулына тоттырдым да, саубуллаштым.

 Автобус кузгалгач, озаклап карап калдым артыннан.

 Бу кеше бит кемнеңдер әтисе, бәлки яраткан бабасыдыр. Ник шулай калдырып киткәннәр икән аны. Үземнең әтиемне шушы хәлдә күз алдыма китердем дә, ниһаять, күңелем тулып, үзем елап җибәрдем.  Кем генә булмасын, нишләп ул андый хәлгә калган соң, кем гаепле, аны ничек табарга, ничек ярдәм итәргә икән соң – дигән уйлар өзгәләде җанымны.

 Бу вакыйгадан соң, ике-өч көн узгач, җитәкче үз бүлмәсенә чакырып алды. Мондый күренеш бик аз очрый торган иде мин эшләгән урында. Кереп утырышка эшемне мактады, хәлләремне сораштырды да, кулыма приказ тоттырды. Рәхмәт сүзе белән беррәттән, ике эш хакы күләмендә премия бирү турында язылган иде ул приказда. Теге бабайның чын күңелдән әйткән рәхмәтләре, дога булып барып ирешкән, күрәсең.

 Биргәннең кулы корымый диләр, дөрес икән.  Бабайга тоттырган акча кесәмдәге соңгы йөз сум иде ул көнне. Ул вакытта аны уйламадым. Мин таба алырмын – бабайга кирәгерәк дигән фикер иде башымда.

 Аллаһ Тәгалә барыбызны да ярата, сорасак – бирми калмый, еласак – юата. Тик ни өчен шушындый бабаларның тилмерергә мәҗбүр булуларын гомер буена аңламадым. Бәлки, алар чынлап та безнең фәрештәләрдер? Аларга карап, без үзебездә булган барлык изге хисләрне уятабыз бит...


Лариса ВОЛКОВА
Матбугат.ру
№ --- | 17.03.2016
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»