• 30.08 "Күтәренке күңел белән". Музыкаль-юмористик шоу. УНИКС. 18:00
  • 08.10 Илһам Шакиров ядкәре. Казан. Филармония. 18.30
  • 15.10 Әнвәр Нургалиев. УНИКС. 18:30
  • 25.10-28.10 Ришат Төхвәтуллин. УНИКС. 18:30
Туган көннәр
  • 26 Август Фәнил Фәйзуллин
  • 26 Август Гариф Гобәй (1907-1983)
  • 26 Август Гөлназ Бәдретдинова
  • 26 Август Эльвира Сәлахиева
  • 26 Август Илназ Фазуллин
  • 27 Август Евгений Медведев
  • 27 Август Миңгол Галиев
  • 27 Август Айдар Метшин
  • 28 Август Исмәгыйль Хәлиуллов
  • 29 Август Суфиян Поварисов (1924-2016)
  • Дербышки да бер булмэ озак вакыт арендага бирелэ.Булмэдэ холодильник,автомат кер юу машинасы,телевизор бар.Куршелэр тыныч.Булмэ 3этажда урнашкан.Остановка 5минут кына ераклыкта.Якында гына Бэхетле берничэ кибет,банк балалар очен уен мэйданчыгы парк бар. Тел: 89534010031
  • Казань совет районы ак губкина урамында балконлы зур булме сатыла 18 кв.м.89509469991
  • Яшел Узэн районыннан Сафина Эзифэ дигэн ханымны эзлим.без 1972-1974 елларда Кукмарада ПМК-90 да бергэ эшлэп. бер тулай торакта Нур Баян урамында яшэгэн идек. Бик очрашасым килэ. Фирдэусэ 89063224510
  • Павлюхина урамында тәртипле кызларга 8 менгә бүлмә сдавать итәбез. 89033052264
  • Актаныш. Груша сатам. 12 литрлы чиләге 150 сум. Балыкка алмашу мөмкин. 2 чиләк һәм аннан да артык алган кешегә - ташлама. 8 903 318 72 87
  • Мовлютово янындарак ике татар кызы на квартира кирэк иде(тэртипле, чиста, начар гадэтлэр юк) тел:89393397826
  • Ипподромная урамында коммуналкада булмэ сдавать итэбез.12кв.татар кешесенэ.8000сум айга.89872950304
  • Этнэдэн Фэнияне эзлим.1954 елгы.Богелмэдэ Укыган иде. Ике кызы бар икэнен белэ идем. Тубэн Коеккэ Файзрахманов Салихка кияугэ чыккан иде. Кызлары Лилия, Лидия исемлелэр. Телефон номерым 89393321749
  • Бер булмале фатир снимать итабез Ике егет тулырак мэглумат тел буенча тел 89393923808
  • Павлюхина урамындагы тулай торак бүлмәсен тәртипле кызларга озак вакытка арендага бирәм. 89033052264

 

 

 
Архив
 
7 небо жк
donstroy.com

               

20.03.2016 Дин

Роза Мортазина: “Намазга басу өчен кайгы-хәсрәт килгәнне көтеп ятмагыз”

Намаз уку – Ислам динебезнең биш баганасының берсе. Ул һәр мөэмин-мөслеманга фарыз кылынган. Намазны ничек өйрәнергә, аның шарты, кагыйдәләре һәм фазыйләте нинди? Бу хакта Казанда урнашкан күрү сәләтеннән мәхрүм инвалидлар өчен “Ярдәм” мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге мөгаллимәсе Роза апа Мортазина тәфсилләп сөйли.

 - Роза ханым, бик күп кеше “Минем эшлисем бар, намазны лаеклы ялга чыккач та укырга өлгерермен әле”, диләр. Андыйларга нәрсә дип аңлатасыз?
- Әйе, күбесе вакытым җитмәгән әле диләр. Ләкин болай әйтү зур хата, хәтта гөнаһ дияр идем. Менә без кибеткә барып яңа җиһаз, стенка яки телевизор алып кайтабыз. Һәрберсенә 2-3 елга гарантия бирәләр. Кәгазь тоттыралар. Балалар тудыру  йортыннан бала алып кайтабыз, ләкин беркем дә бу бала шул яшькә кадәр яшиячәк дигән справка бирми. Кемнең кайчанга кадәр торачагын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Раббыбыз безгә нәрсә ди? 6-7 яшенә җиткәч балагызны әкренләп намазга өйрәтә башлагыз, ә 10 яшьтә инде балагыздан аны таләп итегез. Намазга басмый икән – аны җәзалагыз ди. Почмакка бастырыпмы, аерым йоклатыпмы шелтәләргә кирәк. Әллә кеше лаеклы ялга чыкканчы ук үлеп китәр? Намаз өйрәнергә өлгермәс. Белеп булмый. Әле пенсиягә чыккан кешеләр дә 100 төрле сәбәп таба. Менә киленем бәби тапты, шуны карашам, намаз укырга вакытым юк диючеләрне беләм. Истә калдырыгыз: намаз эшне калдырмый, ә эш намазны калдыра. Әгәр кешенең шулхәтле вакыты юк икән, фарызын гына укып өстеннән бурычын төшерсен. Аллаһка ышаганыңны гамәлең белән исбатла диелгән дини китапларда.


-    Күп кеше намазга басырга курка, теләге булып та, андый зур эш миннән булмас дип уйлыйлар.

-    Белмәгән эш гел куркыта инде ул. Булдыра алырмынмы-юкмы дип уйлый кеше. Мәсәлән, күлмәк теккәндә дә күпме интегәбез, тегеннән җыйдырырга, моннан эләктереп куярга, тукымасын дөрес сайларга кирәк. Бар эшнең дә тәртибе булган кебек үк, намаз уку шикелле зур эшнең дә кагыйдәләре бар. Шуларны өйрәнеп, төгәл үтәсәң, бик җиңел була ул. Куркып ятмаска, тотарга да өйрәнергә кирәк. Әйтик, кыска гына аятьләрдән торган 3-4 сүрә өйрәнсәң, “Әлхәм”, “Колхуаллаһ”, “Әттәхият” ләрне белсәң, намаз укырга була. Аллаһы Тәгалә безгә авыр эшне йөкләми. Намазны да шуның хәтле җиңеләйтә, Коръәндә 3 – 5 кенә аятьтән торган догаларны биргән. Шуларны укып өйрәнергә була. Хәрәкәтләре дә бер үк бит аның – кабатланып кына тора, бер авырлыгы да юк.

-    Намазның шартлары белән дә таныштырып китсәгезче.
-    Намазның шарты ният һәм тәһарәт. Ният күңелдә туа. Намаз укуны Аллаһы ризалыгы өчен эшлибез. Ә тәһарәткә килгәндә, ул юыну, пакълану дигән сүз. Тәһәрат алганда без иң башта ният кылабыз: “Иляһи ният кылдым тәһарәт алмакка, йөземне су белән пакъламакка, җанымны нур белән яктыртмакка.” Нәҗесләрдән чистарынып юынып чыгабыз һәм куллар, битләрне юа башлыйбыз.  Аны кешегә бер тапкыр күрсәтсәң, истә калдырып була.

-    Намаз уку иманлы кешенең төп гыйбәдәте дияргә була. Шулай да өйрәнүе авырмы аны?
-    Бик катлаулы димәс идем. Аллаһы Тәгалә безгә бер авырлык та бирми. Намаз өчен безгә җәннәт вәгъдә ителә. Без шул җәннәт өчен намазны гына өйрәнә алабыз бит. Без эшкә ничек урнашабыз? Әйтик заводка урнашабыз ди. Иң беренче итеп кадрлар бүлегенә керәбез. Анда безгә нәрсә диләр? Менә шундый документларны алып кил, иртәнге 8дән кичке 5 кә кадәр эшлисең. Без шуңа түлибез диләр. Шимбә һәм якшәмбе ял. Бәйрәмнәрдә ял итәсең. Без шуңа риза булып эшкә урнашабыз. Ә Аллаһы Тәгалә безгә биш кенә нәрсә кушты: беренчесе Берлегенә һәм барлыгына иман китерү, икенчесе – намаз уку, өченчесе ураза, дүртенчесе зәкәт, бишенчесе хаҗ.  Шуларның хаҗ кылу, зәкәт бирү, ураза тоту кебек гыйбәдәтләрне кеше мөмкинчәлекләре һәм мөмкинлегенә карап үти. Үти алмаса аның өстеннән алар төшә. Ә менә намазны без нинди хәлдә булсак та,  укырга тиешбез. Авырсаң, утырып укырга була, утырып укый алмаган кеше ятып укый, хәрәкәтләрен эшли алмаган авырулар күңелләреннән яки телләре белән генә укый. Яисә ишарә белән генә. Барыбер өстебездән намаз төшми. Бернинди сәбәбе юк.

-    Намазның фазыйләте нинди?
-    Кеше үлгәч кабердә соралган иң беренче нәрсә ул намаз. Намаз ул җәннәт ачкычы. Намаз ул дөньяда да, ахирәттә дә безне яклаучы. Кыямәт көнендә эсселектән безгә күләгә. Үлчәүдә, мизанда авырлык булып торучы, Сират күперен үткәндә җитәкче. Каберебезне яктыртучы нәрсә ул намаз. Аны укый белгән кеше кабердә сорау алуны да җиңел үтә. Шуңа күрә намаз иң беренче урында торырга тиеш. Җиренә җиткереп укылган намазга бернәрсә дә җитми. Бу хакта Пәйгамбәребезнең с.г.в. хәдисе дә бар: “Кем дә кем, намазын вакытында һәм җиренә җиткереп укый, шуңа җәннәттә йорт салыныр”. Мөхәммәд Пәйгамбәрдән “Иң хәерле гамәлләр нәрсәләр?” - дип сорагач, ул “Вакытында укылган намаз һәм ата-ананы тәрбияләү”- дигән. Кәфер белән мөселманны намаз аера.

-    Намазны кайчак ашыгып укыйлар...
-    Әйе.  Ләкин алай эшләү зур хата. Намазга бик игътибарлы булырга кирәк. Тавык бодай чүпләгән шикелле генә укылырыга тиеш түгел намаз, ә җиренә җиткерелеп башкарырга тырышырга кирәк. Сәҗдәгә киткәнсең икән, сәҗдә булсын, рөкугъта торасың икән – ничек тиеш, шулай басып торасың. Артык-тортык хәрәкәтләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, хатын-кызлар утырганда күлмәкләрен рәтләп куя. Бу да артык хәрәкәт.  Догаларны күңелдән әйтсәгез дә, авазларны иреннәр селкенерлек итеп әйтеп бетерергә кирәк. Тавыш чыкмаслык итеп.  Намазны укып бетермичә бүленергә һич тә ярамый. Тормыш өчен куркыныч мизгелдә генә намазны өзәргә мөмкин, әйтик янгын чыга башласа, яисә кечкенә балагызга куркыныч яный икән.  Намазда булганда тормыш мәшәкатьләрен дә баштан чыгарып  торуыгыз хәерле. Ашыгып укымасаң да, намаз уку сезнең 10 минутыгызны гына ала.

-    Өстәмә намазлар нәрсә дигәнне аңлата?
-    Әйтик, кеше фарыз намазларын өйрәнде, сөннәтләрен дә укый ди. Алардан тыш Аллаһу Раббыбыз безгә өстәмә намазалар биргән. Алар безнең тормышыбызны җиңеләйтү өчен бирелгән. Аллаһы безне бу якты дөньяда бар иткән һәм яшәүне җиңеләйтү өчен Коръәнне иңдергән. Анда барысы да аңлатыла. Мөселман кешесе тормышында нәрсә булса да, намаз укый, Ходайга таяна һәм аннан гына ярдәм сорый. Авырлык килдеме, берәр нәрсә сорыйсың бармы Ходайдан. Ике рәкәгать истихара намазы укып “Хәерлесен кылса иде. Аллаһы Тәгалә белүче”, -  дип сорыйбыз. Гел намаз укыйбыз. Хәҗәт намазы шулай ук берәр нәрсә сорап укыла торган намаз. Аннан тыш кояш чыккач укыла торган духа намазы бар. Бу өстәмә намазлар дип  атала.

-    Намазны өйрәнгәндә карап укысаң буламы? Кемнән, ничек өйрәнеп була?
-    Әйе, өйрәнгән вакытта каршыңа китапларыңны куеп укып барсаң да ярый. Тик ул очракта ниятне кылганда “Өйрәнүче намазымны кылмакка” дияргә кирәк. Хәзер инде өйрәнәм дигән кешегә күпме мәчетләр ачык, мәдрәсәләр эшли, укытучылар бар. Кирәк булса, өйләренә барып та өйрәтеп кайтабыз, әйтсеннәр генә.

-    Роза апа, күзәткәнем бар, күп кеше ниндидер хәсрәт килгәч баса намазга.
-    Әйе, чыннан да шулай ул. Ни өчен? Чөнки намаз укып, кеше күңеленә тынычлык таба. Балалары үлә, әти-әниләрен югалталар – шул чакта кеше дингә тартыла башлый. Ә диннең нигезе ул намаз. Ә нигә кеше намазга басу өчен кайгы-хәсрәт килгәнне көтеп утыра соң? Бәхетле чагыңда өйрән, бәлки шул укылган намазларың хисабына синең хәсрәтләрең дә булмый калыр бәлки. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң. Аек акыллы кешеләр хәсрәт килгәнне көтеп ятарга тиеш түгел. Уйланып, үзләре өйрәнә башларга тиеш. Чөнки намаз уку – ул сулаган һава, ашаган ризыклар өчен түләп сулау, түләп ашавыбыз.   

Әдилә СӘФӘРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 19.03.2016
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом