поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.03.2016 Шоу-бизнес

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: “Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды”

Җырчы Алсу белән Азат Фазлыевларның туган көннәре бик үзенчәлекле. Азат 5 январьда туган. Шул ук көнне Азатның әнисе һәм Алсуның әтисе дә дөньяга килгән. Алсуның туган көне исә – 23 февраль. Тапкан туар вакыт...

– Алсу, “Күгәрченем-гөлкәем” кли­бындагы кебек, ирең артыннан йөрүче кызлар булдымы?

Алсу: – Булгандыр инде, бардыр. Кайчак күз йомам, карамыйм, кайчак куып җибәрәм.

– Кайчан булды бу хәл?

Алсу: – Мин бик сизгер кеше. Телефоннан сөйләшүеннән үк аңлап алам да “кара аны!” дим.

– Шулай шалтыратучы кызлар бармы?


Алсу: – Ничек булмасын!

– Азатның хыянәт иткәне бармы?


Алсу: – Юк.

– Йөз процент беләсеңме?

Алсу: – Юктыр дип уйлыйм. Үзенең башы булырга тиеш...

– Азат кызарды...

Азат: – Соң, “хыянәт иттеңме-итмәдеңме”, дип, тузга язмаган сораулар биреп утырасың ич!

– Ирне хыянәт итүдән фәкать Аллаһы Тәгаләдән курку гына тотып тора, диләр.
Алсу:
– Ир-атларның хыянәтенә хатын-кызлар үзләре гаепле. Йомшак күренсәм дә, нык кешемен. Рәнҗетсәләр, әгәр дә безнең гаиләне таркатырга, балаларны ятим итәргә телиләр икән, өзеп атарга мөмкинмен.

– Кеше бит көнләшә, сез бит машалла, матур пар!

Алсу: – Арага керергә теләүче җырчы кызлар күп булды, ләкин Азат юләр түгел, беркөнлек кызларны гаиләгә алыштырмый. Ул – акыллы ир-ат.

– Кемнәр? Исем-фамилияләрен әйт әле.

Алсу: – Әйтмим. Аларның бик яхшы итеп арт сабакларын укыттым. Азат та, алай булырга тиеш түгел, дигән фикерен белдерде. Акчалы, фатирлы, машиналы ир-атны нишләп әле җиңел генә юл белән үзеңә каратмаска? Азат алданмас дип уйлыйм. Андый ният белән төзелгән гаиләләр безнең эстрадада да бар. Безгә бу афәт янамас, Алла боерса.

– Арагызга өченче берәүне кертсәгез, колагыгызны борам!.. Акча кем кулында?


Азат: – Акчаны өйдә бер урынга куябыз. Айга, елга күпме эшләгәнне исәпләп барабыз.

– Күпме эшлисез?

Азат: – Октябрьдә 100 меңнәр тирәсе чыкты.

– 2014 елда күпме эшләдегез?

Азат: – Ике миллион.

– Сезгә кризис сизелми икән.

Азат: – Сизелә дип әйтә алмыйм.

Алсу: – Бәйрәмнәрне оештырып торалар, катнашып торабыз.

– Кредитлар түлисезме?

Алсу: – Айга 70 мең.

Азат: – Өйләнешкәннән бирле түлибез.

– Ничә автомобилегез бар?

Азат: – Берәү генә.

Алсу: – Минем правам юк.

– Азат, син нинди әти?

Азат: – Өйдә азрак булгач, кайвакыт йомшаклык күрсәтәм. Өйдә озак булсам, орышып та алам, кырыс мин. Ике малай бит, ду китерәләр.

Алсу: – Аязга – алты, Ильяска ике яшь. Икесенә дә исемнәрен әтисе кушты. Ильяс бөтен җырларыбызны җырлый. Татар җырларын гына тыңлый. Аяз биюгә йөри, бик матур бии. Концертыбызга әзерлибез.

– Әти-әниләрегез турында да сүз куертыйк инде.

Алсу: – Мин Балтач районы, Куныр авылыннан. Энем өйләнмәгән, сеңлем кияүдә. Әтием Фидаил Дәүләтгәрәев “КамАЗ” шоферы иде, Татарстанның атказанган техник хезмәткәре. Хәзер фермер. “КамАЗ”ы, тракторлары бар, маллар тота, атлар асрый. Энем аграр университетны тәмамлады, авылда яши. Әни мәктәптә хезмәткәр булып эшләде.

Азат: – Мин Әтнә районы, Күәм авылыннан. Әти белән әни икесе генә яшиләр, эшләмиләр. Әнием мәктәп директоры, әтием колхозда янгын сүндерүче булып эшләде. Роза апам “Алтын” кибетендә эшли, Марат абыем төзелеш буенча эшмәкәр.

– Характерларыгыз ничек соң?

Азат: – Кызып китәм, соңыннан үкенәм. Гаепле булсам, гафу үтенәм.
– Ә син, Алсу, Азат кызып киткәч, елап утырасыңмы?

Алсу: – Уйлап та бирмим, үз эшләрем белән шөгыльләнәм. Элек уйлый идем, хәзер юк.

– Матур яшәгән парлардан көн­ләшеп сихерләргә, бозарга мөмкиннәр, андый хәлләр белән очрашканыгыз бармы?


Алсу: – Күз тигәне бар. Концерттан соң бер ханым күзгә карап сөйләште, шуннан соң хәлсезләндем, сөйләшә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ул хатын күп кешеләрдән энергия суыра икән. Дога укыйбыз. Бер әбидән тоз өшкертеп алып кайтабыз. Тоз белән бөтен җирне юам, су, ризыкларны да өшкерәм. Бозымны сизгән юк.

– Йортыгызга кеше кертергә куркасызмы?

Алсу: – Куркабыз. Йортка таныш булмаган, ошамаган кешеләрне бөтенләй кертмибез. Очрашуларны чит җирдә оештырабыз.


ГАБДЕРӘХИМ
Акчарлак
№ --- | 17.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»