поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.03.2016 Сәясәт

Сау бул, Сүрия!

Владимир Путин Сүрия­дәге Россия гаскәрлә­ренең төп өлешен чыгара башларга фәрман бирде. Кичә бу эш башланды да инде. Очкычларның беренче төркеме Сүриядәге Хмеймим авиабазасыннан Россиядә даими урнаша торган урыннарына юл тоткан. Бу хакта Россия Оборона министрлыгы­ның матбугат үзәге хәбәр итә.

Путин бу карарын хәр­биләр алдына куелган мак­сат­ларның үтәлүе белән аң­латты. “Безнең Тартуста урнашкан диңгез базасы һәм Хмеймим һава базасы үз эш­л­әрен элеккечә дәвам итәчәк. Алар җирдән, судан һәм һавадан һөҗүм булган оч­ракта ныклап якланган булырга тиеш”, – диде Владимир Путин. Ул шулай ук Россия көчләрен чыгару Сүрия­дә килешү төзү эшенә уңайлы стимул булачак дигән өметен белдерде. Путин шулай ук Сүриядә низагны туктату буенча солых сөйләшүләрендә Россиянең ролен активлаштырырга кирәклеген әйтте. Россия хәрбиләрен техниканы чыгару турындагы карар Сүрия җитәкчесе Бәшәр Әсад белән килештерелгән.

Сүриядәге хәрби операцияне Россия 2015 елның 30 сентябрендә башлаган иде. Бу беренче чиратта Россиядә тыелган террор оешмасы ДАИШка каршы көрәш дип аталды. Путин исә гаскәрләр­нең чыгарылуына аңлатма биреп, террорчыларны көч­сез­лән­дерә алдык, диде. Гас­кәрләрнең Сүрия­дән чыгарылуын кемдер көтелмә­гән вакыйга дип бәяли, икенче­ләр исә, эш шул якка таба бара иде, дип аңлата. “ВТ“ бу белгечләрнең бу хактагы
фикерен белеште.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Сүриядә уздырылган хәрби опера­ция­ләр Россия өчен мәгънә­сез­рәк гамәл булды, дигән фи­кердә. “Гаскәрнең чыгарылуы көтелмәгән дип әйтеп булмый. Бу – Женевада очрашу, Путин һәм Обаманың киле­шүе­нең дәвамы. Шуңа күрә гаскәрләрнең чыгарыла башлавы – көтелгән вакыйга. АКШ­ны 37 дәүләт хуплый, ә Россиянең таяныр иле юк диярлек. Сүриядә АКШ та, Россия дә хәрби куәтен, техника, коралын күрсәтте, сынап карады. Ике як та күрде, шуның белән җитәр дип уйлыйм.

Россия өчен бу сугыш кыйммәткә төште. Хәрби операцияләр алып бару акча таләп итә. Бер очкычның гына очуы да күз алдына китерә алмаслык бәягә төшә. Ә алар көненә берничә тапкыр оча, һөҗүм ясый. Россиянең бү­генге хәле масаерлык түгел – икътисад артка тәгәри. Төп максат чит илдә тәртип урнаштыру түгел, бюджетта акчаны саклап калу, арттыру булырга тиеш.
Федераль каналлар Сү­рия­дә Россия гаскәрләренең гамәлен ДАИШка каршы көрәш дип аңлатырга тырышты. Сүриядә тынычлык урнаштыру дип сөйләсәләр дә, анда ни булып ятканы безнең халыкка мәгълүм түгел. Кырым, Украинадагы хәлләр булса, бер хәл – алар безнең чиктә урнашкан, алар­ны беләбез. Хәтта Төр­киядәге вәзгыять белән дә кызыксыну зур, чөнки ике дәүләт арасында элемтә бар, халык азмы-күпме анда ял итәргә йөрде. Ә Сүрия – ерак, безгә таныш булмаган дәүләт. ДАИШ теләсә кайсы илгә үтеп керә ала, аларның юлларын кисү, аларга каршы көрәш алып бару – махсус хез­мәтләрнең бурычы. Сүриядә тынычлык тиз генә урнашмас. Оппозицион хәрәкәтләр көчле. Сайлаулар булырга тиеш, кандидатлар арасында инде Бәшәр Әсад булмас дип уйлыйм”, – дип сөйләде Рафаил Хәкимов.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, гас­кәрнең чыгарылуы – кө­телмәгән хәл, әмма Россия Сүриядә тәртип урнашты­рыр­га ярдәм итте, дигән фикердә. “Дөресен генә әйткәндә, Путинның бу фәрманы минем өчен көтелмәгәнрәк булды. Әмма бу алдан билгеле булгандыр дип уйлыйм. Сү­рия­гә керү дөрес, ки­рәкле га­мәл булды. Мәх­шәр иде бит анда! Россиянең анда катнашуы тынычлык урнаштырыр­га ярдәм итте. Каршы якларны килештерә алдылар. Кызганыч, очкычны бәреп тө­шер­деләр, хәрбиләребез һәлак булды”, – диде ул.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»