поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.08.2009 Җәмгыять

АРЕНДАГА ТОРМЫШ

Җәмгыятебезнең аерым бер өлеше алар. Бер яктан караганда, башка кешеләрдән үзгә тормышта да яшәмиләр, икенче төрле язмыш юлын да таптамыйлар. Ләкин, төптәнрәк уйласаң, әлеге “халык” ниндидер уникаль мохитта яшәргә мәҗбүр. Әйе, шаккатарлык нәрсә дә юк монда. Шулай да алар акрын гына үз көйләрен көйләп, гаммәви мәгълүмат чараларыннан һәркөнне фатир түләүләренең күтәрелүен ишетүдән куркып яши бирә. Бу кешеләр – арендательләр. Аларның белдерүе хәзер һәр почмакта күренә. “Сдаю квартиру”, “сдаю комнату” ишеләр буа буарлык. Көнкүрешнең иң авыры менә шул бүлмәләрен арендага бирүчеләргә төшә.

Мин шәхсән үзем дә шушындыйрак мохитка килеп эләктем. Кайбер кыенлыклар аркасында хуҗасы белән бергә булган фатирга күчәргә туры килде. Менә шунда аңлый башлыйсың икән адәм баласының тормышын, акча юнәтү өчен күп нәрсәгә әзер икәнен. Кемнәр генә юк бу фани дөньябызда, дип уйлыйсың.

 

Бик күңелле тормыш көткән безне яңа йортта. Фатир хуҗасы Светаның әнисе баштан ук үзен сәеррәк тотты, без аңламый торган “кара рус” телендә сөйләшә, әллә ниләр кылана, беренче көннәрдән үк иптәш малаем белән икебезгә “җенси яктан” бәйләнә дә башлады хәтта. Эштән кайтуга савыт-саба юылган, ишектән керүгә тапочкиларыбыз алдыбызга китереп куелган. Күрәмсең, бу 60 яшьлек әби “яшь җилкенчәк” егетләрнең мәхәббәтен яуламакчы. Кызлары-кияүләренең тормышлары аеруча искитмәле. Болары исә балалары – кызы һәм улы белән бер бүлмәдә яши. Кухня инде алдан ук безгә бирелгән. Ашарга пешерәләр дә хуҗалар ризыкларын күтәреп үзләренә бикләнә. Анысын гына аңларга була әле. Ә менә ничек итеп 35 яшьтәге хатын белән ир бер-берсенә сөю, наз бирәләр, ким дигәндә, мәхәббәт бурычларын үтиләр икән?! Монысы инде һич төшенерлек түгел. Көндезен балалар укуда, үзләре эштә, ә кичләрен тагын күмәкләшеп бер кечкенә генә бүлмәдә 4 адәм баласы кайнаша. Ә бит мондый язмышлы кешеләр 145 млн халкы булган Русиядә бихисап. Шушындыйрак “корбан” булып яшәү, ай-һай, бик җиңелләрдән түгел. Әле боларга әти-әнисенең баласына дәрес әзерләтүен, пенсия яшендәге анасына өч катлы сүгенү сүзләре белән кычкыруын өстәсәң, үзеңнең дә бераздан наданнар йортына эләгүең бик ихтимал. Нишләсен халык, акрын гына кешелек сыйфатларын югалта башлый инде. Җитмәсә, дәүләте дә бит шушы җәмгыять катламына үрелә. Инде хәзер бу фатир-бүлмәләрен арендага бирүчеләрдән салым җыймакчы хөкүмәт. Нишлибез, җәмәгать? Түздек күп нәрсәгә, ләкин монысы инде чиктән ашарлык. Бу түрәләребез азгынлыгы түгелме соң? Адәм баласын никадәр таларга була? Җиткәндер инде сорыкортларча башкалар тәлинкәсеннән туенырга!

 

Бу язылган хәл дөньяда бара торган язмыш көрәшенең бер мисалы гына. Кем генә, нәрсәләр генә юктыр безнең җәмгыятьтә. Түзә алу мөмкинлегебез канга сеңгәндер инде ул. Ләкин аңлашылмый: яшәүме бу яки коллар кеби гомер кичерүме безнең?

 

Ни белән бетәр болар, алда, иншалла, күрербез. Үтәли кызыклы тормыш.


ЗАХРИ
Безнең гәҗит
№ 30 | 29.07.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»