|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.03.2016 Сәясәт
3 елдан нинди тормыш көткәнен беләсезме? Юк! Ә менә түрәләр беләТатарстанда яшәүчеләрне өч елдан нинди тормыш көткәнен беләсезме? Юк! Ә менә түрәләр белә. Кризистан соң, ниһаять, тормыш дәрәҗәсе 2014 ел күрсәткечләрен куып тотачак. Ә республика халкы 60 көнгә озаграк яши башлаячак, алар музейга да ешрак барачак, балалары исә яхшырак укыячак. Уйдырма түгел бу, болар хакында Татарстан Министрлар Кабинетының өч елга исәпләнгән дәүләт йөкләмәсендә язылган. Фаразлар чынга ашармы – анысын вакыт күрсәтер. Тик шуңа ирешергә тырышачакбыз. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган дәүләт йөкләмәсе 72 биттән тора. Ул халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткечләренә нигезләнеп төзелгән һәм 2018 елга кадәр гамәлгә ашырылырга тиешле бурычларны үз эченә алган. Анда һәр министрлыкка да эш бар. Дәүләт йөкләмәсенең үтәлешен кварталга бер тапкыр тикшереп торырга исәплиләр. Бурычын үтәгәннәр макталачак, ә булдыра алмаганнар... Хәер, без бит яхшыга өметләнәбез. Кайберәүләр дәүләт йөкләмәсен ил Президенты Владимир Путинның “май указлары” белән дә чагыштырган. Бурычлар билгеле, аларны чынга ашырасы гына калды.
Мәгълүм булганча, хәзер республика халкының уртача гомер озынлыгы 72,2 яшьне тәшкил итә. Хөкүмәттәгеләр безгә тагын да озынрак гомер юраган. Моны тормышка ашыру белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шөгыльләнәчәк. Агымдагы ел азагына кадәр уртача гомер озынлыгы – бер, ә 2018 елда ике айга күбрәк булырга тиеш. Бүген табибларның айлык акчасы, республика күләмендәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда, 127 процентны тәшкил итә. Тагын бер елдан әлеге күрсәткеч 200 процентка кадәр җитәчәк дип көтелә. Шәфкать туташлары, лаборантларның эш хакын да азмы-күпме арттырырга исәплиләр. Бу эшне министр Гадел Вафин ничек итеп башкарырга тиеш? Бәлки, кыскартулар бәрабәренәдер. Монысы бигүк аңлашылмый. Кризис кына бетсен.
Татарстан Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы өченче һәм аннан соңгы баласын алып кайткан гаиләләрне бушлай җир кишәрлеге белән сөендерәчәк. Бүген ишле гаиләләрнең 72 проценты милек алуга ирешсә, тагын өч елдан әлеге күрсәткеч 75 процентка җитәргә тиеш. Дөрес, моннан ике ел элек кенә җир хуҗасына әйләнгән күп балалы гаиләләр саны 93 процент тәшкил иткән. Нишләмәк кирәк, итәк тутырып бала үстерергә теләүчеләр саны артканнан-арта. Ә аларга җир бүлеп бирү, шул ук Казанда, мәсәлән, бер көн эчендә генә хәл ителә торган эш түгел.
Өмет зур
Кризисның очы-кырые күренә, ахры. Юкса алдагы өч елда тамаша кылып күңел ачарга теләүчеләр саны артуын ничек аңлатасың? Рәсми документка караганда, былтыр театр-концертларга йөрүчеләр саны – 11, ә музей ишеген ачып керүчеләр 50 процент тәшкил иткән. Киләсе елда әлеге күрсәткечләр – 39 һәм 110, ә 2018 елда 40 һәм 120 процент тәшкил итәр дип фаразлана. Әлеге юнәлештә Татарстан Мәдәният министрлыгы эшләячәк. Акча кытлыгы кичергән халык иң элек күңел ачу чараларыннан баш тарта, диләр бит. Димәк, иртәгәге көнгә өмет зурдан.
Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына сәләтле егет һәм кызлар белән эшләү күрсәткечләрен тагын өч елдан соң да бүгенге дәрәҗәдә саклап калу бурычы куелган. Бер урыннан ераклыкка сикерергә, турникта күтәрелергә дә өйрәнә торыгыз. Дәүләт йөкләмәсендә ГТО нормаларын тапшыручылар санын арттыру турында да сүзләр бар. Ә министр Владимир Леоновны тагын да зур бурыч көтә. 2018 елга кадәр илнең җыелма командасына кергән Татарстан спортчылары саны өч процентка артырга тиеш.
Түзәргә күп калмады
Алдагы өч елда укытучыларны күбрәк “мә” дип түгел, ә “бир” дип аптыратачаклар, ахры. Бүген мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хакы, республика күләмендәге уртача айлык акча белән чагыштырганда, 78,4 процент тәшкил итә. Киләсе елда әлеге күрсәткеч – бер, ә 2018 елда нибары дүрт процентка артыр, дип көтелә. Аның каравы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына БДИ нәтиҗәләрен яхшырту бурычын куйганнар. Бигрәк тә рус теле буенча белемнәрне ныгытырга туры киләчәк. Илкүләм күрсәткечләр белән чагыштырганда, быел республика мәктәпләрендә белем алучыларның БДИ нәтиҗәсе 105 процент булса, тагын өч елдан 110га җитәргә тиеш.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында да эш җитәрлек. Министр Эльмира Зариповага халыкның тормыш дәрәҗәсе өчен җавап тотарга туры киләчәк. Иң түбән кулланучы бюджеты белән чагыштырганда, җан башына керем дәрәҗәсе 2014 елдан бирле түбән тәгәри. Моннан ике ел элек кесәгә кергән акча яшәү өчен кирәкле минимумнан 2,54 тапкыр күбрәк булса, быел әлеге аерма 2,33не тәшкил иткән. Алай гына да түгел, елның беренче чирегендә акча янчыгының тагын да саегу ихтималы бар. Күрсәткеч 2,25кә кадәр кимергә мөмкин, дигәннәр. Тик озакка түгел. Җәйгә таба республика халкының хәле яхшы якка үзгәрәчәк икән. Ел ахырында Татарстанда яшәүчеләр иң түбән кулланучы бюджетыннан 2,39 тапкыр күбрәк керем алачак, дип фаразлана. Бу – уртача күрсәткеч, әлбәттә. 2018 елга кадәр түзегез. Тагын өч елдан акча янчыгының калынлыгын билгели торган әлеге күрсәткеч 2,6 булачак. Шунысы да бар: иң түбән кулланучы бюджетыннан күбрәк керем алучылар саны былтыр 78,6дан 72,5 процентка кадәр төшкән. 2014 ел дәрәҗәсенә тагын өч елдан гына әйләнеп кайтачакбыз.
Тизрәк йөрергә кирәк
Татарстан Гражданлык эшләре буенча һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы секундлар өчен көрәшәчәк. Бүген янгын сүндерү машинасы гадәттән тыш хәл урынына шәһәрдә – 8,5, районда исә 17,4 минутта килеп җитә. Тагын өч елдан әлеге күрсәткечләр 8,1 һәм 16,8 минутны тәшкил итәчәк, дип фаразлана.
Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәнәгать җитештерү индексы 100,4 процент тәшкил итә. Кризис дип сәбәп эзләп утырасы юк, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әлеге күрсәткечне тагын да арттырырга ниятли. Ел ахырына кадәр республика үсешенең мөһим күрсәткечләреннән берсе булган сәнәгать җитештерүе индексы 101,3 процент булачак, дип көтелә. Бер елдан – 105,2, ә 2018 елда бераз кимрәк – 103 процент җитештерү күләме теркәлгән. Чит илгә озатылган товарны 2018 елга кадәр хәзерге 25,5тән 27 процентка кадәр җиткерү каралган.
Ә менә авыл хуҗалыгы тармагындагы күрсәткечләргә күз салсаң, белгечләр артуга караганда кимүне якын күргән. 2015 ел нәтиҗәләре буенча сәнәгать предприятиеләренең 10 проценты зыянга эшли дип табылса, бер ел эчендә андыйлар саны 15 процентка җитәргә мөмкин. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында товар җитештерү индексы да күрсәткечләрне артка “сөйри”. Хәзер әлеге сан 104,7 процент тәшкил итсә, киләсе елда 101,9 процент дип фаразланган. Өч елдан соң да шул ук хәл.
Бурыч артса да ярый
Дәүләт бурычы да үсәргә мөмкин. Хәзер әлеге күрсәткеч еллык бюджетка карата 53,8 процент тәшкил итсә, 2018 елга кадәр 70 процентка кадәр җитүе бар. Татарстан Финанс министрлыгына казнага салым һәм салымга бәйле булмаган керемнәр туплау эшен 100 процент дәрәҗәсендә башкарырга боерганнар. Бүген әлеге күрсәткеч 101,5 процент тәшкил итә.
Кризис шартларында кече һәм урта бизнес вәкилләре исә Татарстан Икътисад министрлыгына таяна ала. Министр Артем Здуновка әлеге тармактагы үсеш күрсәткечләрен саклап калу бурычын йөкләгәннәр. Хәер, министр кризистан ничек котылырга икәнне белә. Бу хакта ул атна башында “Партия лигасы”ның бәхәс клубында узган чираттагы очрашуда да сөйләде. “Бүген икътисадый кризисны һәркем үзенчә кичерә. Соңгы елларда үсеш нигезен тәэмин итә алган төбәкләрнең хәле яхшырак, әлбәттә. Татарстанда, мәсәлән, ил күләмендә сәнәгать җитештерүчәнлеге күрсәткече кимүгә карамастан, тотрыклылык күзәтелә. Бу – бүгенге шартларда яхшы күренеш. Яңа эш урыннары барлыкка килә, сәнәгать мәйданчыклары үсә. Республиканың алдагы биш елга инвестиция мөмкинлекләре зур. Татарстан Хөкүмәте делегациясенең эш сәфәрләре географиясен генә карагыз. Соңгы елларда ул шактый киңәйде. Моңарчы японнар белән робот техникасы өлкәсендә бу кадәр тыгыз элемтәдә эшләгән юк иде әле. Башка күп кенә илләр белән дә шул ук хәл. Мөмкинлекләр шактый, алардан файдалана белергә генә кирәк”, – диде ул.
Марат ГАЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары:
– Һәр очракта да теге яки бу максатка ирешүнең тәгаен билгеләнгән юллары бар. Шул исәптән сәламәтлек саклау тармагында да. Мәсәлән, туган балалар арасында үлү очракларын киметү программасы гамәлдә. Бүген бу юнәлештә зур эш башкарыла. Яки йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш программасын алыйк. Елына биш меңләп кешене инфаркттан саклап калалар. Болар барысы да – мәгълүм саннар. Уртача гомер озынлыгы шул кадәр булачак дип кенә язып куеп булмый. Бу – статистика. Билгеләнгән программаларны үтисең икән, нәтиҗәсе дә булачак. Моны дөрес дип саныйм.
Кризистан ничек котылырга? (фикерләр)
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлеге оештырган “Партия лигасы” бәхәс клубының чираттагы утырышында әнә шул сорауга җавап эзләделәр. Әлеге чарада яңгыраган кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Айрат ХӘЙРУЛЛИН, Россия Дәүләт Думасы депутаты, “Кызыл Шәрык Агро” ААҖ милектәше:
– Нефтькә бәяләр даими үсеп тору аркасында, соңгы 16 елда тынычланып калдык. Алда торган бурычларны хәл итү өчен әллә ни күп көч түгәргә дә туры килмәде. Нефтькә бәяләр төште һәм без шунда ук авыр хәлдә калдык. Хәзер акча җитмәү куркынычы да бар кебек. Экспортка йөз тоткан теләсә нинди дәүләтнең уңышы ил валютасын ныгытуга бәйле. Әмма җирле халык моннан зыян күрергә тиеш түгел. Ә илдә яшәүчеләр эшләп тапкан акчасының яртысын диярлек азык-төлеккә тоткан шартларда моңа ничек ирешергә? Авыл хуҗалыгын үстерергә кирәк, әлбәттә. Көнбатыш тарафыннан кабул ителгән санкцияләр илнең авыл хуҗалыгы тармагына игътибарны арттырды. Россия – 1 миллиард 300 миллион, ә Татарстан 38 миллион кешене туендырырга сәләтле. Безгә илдә җитештерелгән энергетика ресурсларын читкә сатып, ил бюджетын тулыландыру отышлы иде. Хәзер исә терлекчелеккә басым ясарга кирәк: алдагы ике-өч елда Татарстан ит җитештерүне арттыра ала. Тагын 15-20 елдан эчке тулай продуктның 15-20 проценты авыл хуҗалыгы тармагына туры киләчәк, дип ышанам.
Григорий Тинский, сәясәт белгече:
– Алга таба нишләргә икәнен ачыкларга керешкәнче, бүген нинди хәлдә булуыбызны төгәл аңларга кирәк. Икътисад хәрәкәттә булганда гына тотрыклы. Бер урында туктала икән, һичшиксез, җимереләчәк.
Александр СИДЯКИН, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– “Иҗтимагый фикер фонды” мәгълүматларына караганда, илдә яшәүчеләрнең 69 проценты икътисадый хәле начар булуын, ә 40 проценты бәяләр үсүен искәрткән. Мондый шартларда сайлау сентябрьдә түгел, бүген үк үткәрелсә, халыкның нибары яртысы гына “Бердәм Россия” өчен тавыш бирергә риза. Моңарчы барлык кампанияләр дә тормыш көйләнеп килгән шартларда узды: 2011 һәм 2007 нче елларда 2008 һәм 1998 елгы кризис нәтиҗәләрен җиңгән идек инде. Хәзер исә вәзгыять белән йөзгә-йөз очрашырга туры киләчәк. Бу – зур сынау. Партия моңа әзер булырга тиеш.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|