поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.03.2016 Мәдәният

Шамил Әхмәтҗанов: “Берәүне дә кабатламадым, берәүдән дә курыкмадым”

Шундый җырчылар бар: аларның башкаруы башкаларныкыннан аерылып тора һәм җырлаган җырлары да туйдырмый, чөнки репертуарлары нигездә халык җырларыннан һәм композиторларыбызның вакыт сынавын узган әсәрләреннән тора. Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны да ярата тамашачы.

Тик ни өчендер соңгы вакытта радио эфирыннан да, телевизор экраннарыннан да аны сирәк янгыраталар...


– Шамил абый, зур концертларда да, телевизордан да күренгәнегез юк. Пенсионер җырчының көне ничек уза?
– И, туганым, минем бит пенсиягә чыкканым юк. Дөрес, 1991 елда ук, ягъни илле яшем тулгач пенсиягә чыгып, өйдә утыра ала идем, чөнки җырчылар да, укытучылар һәм дәүләт хезмәткәрләре кебек, 25 ел эшләсәләр, выслуга лет дигән пункт буенча лаеклы ялга чыгалар. Ә мин шуннан соң да 12 ел Казан музыка училищесында фольклор укыттым һәм әле бүген дә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә педагог-репетитор булып эшләм йөрим. Ансамбльдәге эш стажым – 49 ел. Рәхмәт аның җитәкчеләренә: “Шамил абый, Сез безгә кирәк әле, китә күрмәгез”, – дип үсендереп торалар.
 
Ә инде телевизордан чыгыш ясауга килгәндә, хәзер бит кайда да булса күренергә теләсәң акча түләргә кирәк. Минем исә җырлаган өчен беркайчан да башта акча сорап, яисә мине җырлатыгыз дип соранып йөргәнем булмады.
 
Әле бит мин “Балкыш” дип аталган конкурс-фестивальнең жюри рәисе дә. Хөкүмәтебез тарафыннан өлкән яшьтәге талантлы кешеләр арасында үткәрелүче бәйге ул. Быел аның бишенчесе узачак.
 
– Олуг язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең “Ачы тәҗрибә” китабында Сезнең әтиегез Сабир мулла хакында истәлекләр дә бар. Ул анда: “Сабир мулла азан әйткәндә аның көчле тавышы күрше авылларга да ишетелеп тора иде: шуңа да аның улы Шамилгә моңлы тавыш каян килгән икән дип гаҗәпләнергә кирәкми”, – дип яза. Ялгышмасам, әтиегез Сез туар алдыннан гына сәяси репрессия корбаны булган.Сездәге моң бәлки әнә шул ятимлектән киләдер?
– Ни кызганыч, мин әтине, әти минем тууны күрә алмаган. Аны мулла булганы өчен алып киткәннәр дә, 1940 елның декабрендә атканнар. Ә мин дәһшәтле кырык беренче елның мартында дөньяга килгәнмен. Гаиләдәге 6 бала бер әни җилкәсендә калган. Әле җитмәсә безне яшәгән йортыбыздан да куып чыгарганнар. Менә шушыларны эшләгән дәүләтне ничек итеп яратырга мөмкин? Рәхмәт авылдашларга – читкә какмаганнар. Әнием Әминә абыстай апаларым белән бергә колхоз эшенә йөрүдән тыш 72 ел авылда остабикә вазыйфасын да башкарды. 91 яшендә бакыйлыкка күчте, урыны оҗмахта булсын!
 
 
Кызлары Гөлнар һәм Чулпан белән, 2005 ел.
 
Мин кечкенәдән үк моңлана-моңлана гел авыз эченнән генә җырлап йөри идем. Үзебезнең Курса-Почмак (Арча районы) мәктәбеннән Казанбаш урта мәктәбенә йөри башлагач ике авыл арасын гел җырлап уза идем. Нәкъ менә шул юлда, шул үзәннәрдә тавышым чыныккандыр инде. Мәктәптәге бер генә концерт та минем җырлаудан башка узмый иде.
 
Ә Мөхәммәт абыйга килгәндә, ул Казанбаш мәктәбендә мине тарихтан укытты, ә аның булачак хатыны Лилия апа безнең класс җитәкчесе иде. Шулай итеп, мин аларның мәхәббәтләре шаһиты да булдым. Соңрак икебез дә Казанга күчкәч Мөхәммәт абый белән шактый аралашырга туры килде. Рухи якынлык та булгандыр – икебезнең дә әтиләребез сәяси репрессия корбаннары бит.
 
– Шамил абый, олы сәхнәгә юлыгыз туп-туры гына булмаган – мәктәп тәмәмлагач, башта заводта эшләргә туры килгән...
– Әйе, әүвәле 5 нче профессиональ училищеда укып, слесарь һөнәре үзләштердем, аннан өч ел авиация заводында эшләдем. Көндез заводта эшлим, кичләрен Ленин исемендәге мәдәният сарае хорына йөрим. Казанга килүемнең икенче елында ук үзешчәннәрнең республика смотрында лауреат исемен алдым. Хәтерлим әле, конкурсның финал өлешендә Нәҗип Җиһановның “Сиреньнәр хуш исләр тарата” дигән җырын башкаргач, тамашачылар кул чабып, янәдән сәхнәгә чыгардылар һәм җырны тагын бер тапкыр җырларга туры килде. Минем тавышка композитор Сара апа Садыйкова да игътибар иткән икән – соңрак, яныма килеп, үзенең киңәшләрен бирде һәм: “Сиңа, егет, кичекмәстән музыкаль белем алырга кирәк”, – диде. Әмма мин Казан музыка училищесына укырга заводта өч ел эшләгәч кенә барып кердем. Аны тәмәмлауга, ягъни 1967 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырдылар. Ә монда инде бернинди училище да бирә алмаган иҗади атмосфера. Әле мин килгәндә Сөләйман Йосыпов эшли иде. Таһир Якупов, Нәфисә Васыйлова, Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмовалар белән бергә элеккеге СССРның байтак төбәкләрендә, чит илләрдә дә булырга туры килде.
 
– Санаганыгыз юкмы, ничә чит илдә җырладыгыз?
– 27 илдә булдым. Япониядә, Германиядә, Югославиядә, Финляндиядә... Гыйракта ике тапкыр. Төркиядә исә берничә мәртәбә.
 
 
Хатыны Рәзилә, кызлары Чулпан, Гөлнар һәм улы Илдар белән. 1993 ел.
 
– Сезне Төркиягә эшкә дә чакырганнар дип ишеткәнем бар. Дөресме шул хәл?
– Әйе, булды андый чакыру. 1993 елда Истанбулда берьюлы 8 җыр җырладым. Иң соңгысы Осман пашага багышлап “Туна” дип аталган төрек җыры иде. Аны ике тапкыр җырлаттылар. Концерттан соң кунакханәгә Төркиянең мәдәният министры килеп: “Әйдә, безгә эшкә килегез. Монда иң бай кешеләрнең берсе булырсыз”, – дип тә кыстап карады – ризалык бирмәдем. Яшьрәк чакта Мәскәүгә Сәйяр Хәбибуллин үз ансамбленә дә чакырып йөрде. Уфага да чакырдылар. Килү белән фатир бирәбез дип вәгъдә иттеләр. Анысында әле бераз икеләнеп калдым.
 
Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, композитор Александр Сергеевич Ключарев янына киңәшкә кердем. Ул урыс булса да, татарча бик яхшы сөйләшә иде: иң мөһиме татар моңын аңлый торган кеше иде.Ул мине тыныч кына тыңлап торды да: “Син нәрсә, сволочь, үз халкыңны сатарга уйладыңмыни? Әгәр китеп барсаң, мин сине кире монда кайтармас өчен генә тырышачакмын”, – диде. Шул сүзләре белән мине “үтерде”. Кабат каядыр китү хакында уйлап та карамадым.
 
– Бүген күбебез элегрәк яшәү җиңелрәк иде дип зарланырга яратабыз. Сезнеңчә ничегрәк?
– Безнең илдә яшәү бервакытта да беркемгә дә җиңел булмаган. Мәдәният-сәнгать кешеләренә бигрәк тә. Мин Совет чорыннан зарлана алмыйм. Эшләгән кешегә яшәргә җитәрлек акча түлиләр иде. Яхшы җырлаганмындыр инде – пластинкаларымны Мәскәүдә, Ленинградта, Ташкентта чыгардылар. Әле шул пластинкалар өчен байтак кына акча да түлиләр иде. Ә хәзер, киресенчә, диск чыгарган өчен үзеңә түләргә кирәк. Мине, Аллага шөкер, радиодан да еш бирделәр, язучылар белән районнарда да байтак йөрдем.
 
– Кайсы шәхесләр белән аеруча нык аралашып яшәдегез?
– Алдарак искә алынган Мөхәммәт абый белән гаилә дуслары ук булмасак та, күрешкәндә озак кына сөйләшә торган идек. Бигрәк тә Казанның үзәгендә очрашсак, Бауман буйлап җәяүләп, истәлекләрне барлап йөргән чакларны әле дә сагынам. Иң нык аралашкан композиторым Сара апа Садыйкова булды. Шуңадырмы аның байтак җырларын башкардым. Шагыйрьләрдән Сибгат Хәким аеруча якын итте. Үзенең иҗат кичәләреннән дә калдырмый иде, туган ягына кайтканда да гел мине алып йөрде.
 
– Сезгә республикабыз җитәкчеләре Гомәр Исмәгыйль улы Усманов та, Минтимер Шәрип улы Шәймиев та хәерхаклы булган дип сөйлиләр...
– Башкортстанда күренекле язучыбыз Нәкый Исәнбәтнең юбилееннан соң оештырылган концертта җырлап чыкканнан соң Гомәр Исмәгыйль улы яныма килеп, кулымны кысты һәм минем белән ун минутлап сөйләшеп торды. Җырлавымны Минтимер Шәрип улы да бик яратты. Аның: “Арча” көен синнән дә шәбрәк башкаручы юк, Шамил”, – дип әйткәне минем өчен бик зур бәя. Дүрт бүлмәле фатир алганда да ярдәме зур булды Шәймиевнең.
 
– Инде гаиләгез белән дә танышып китик.
– Тормыш иптәшем Рәзилә тумышы белән Актаныш районыннан. Гомере буе почтада эшләде. Үзе җырламаса да көйне, моңны бик яхшы тоемлый. Улыбыз Илдар педагогика университетының соңгы курсында укыганда – 1995 елда ике иптәш малае белән автомобиль һәлакәтенә юлыгып вафат булды. Олы кызыбыз Гөлнар башта музыка училищесын, аннан педагогика университетының музыка факультетын тәмамласа да, җырчы булып китмәде. Хәзер кияве белән өч кыз, безнең өч оныкны – Камилә, Мәликә, Ясминәне үстерәләр. Чулпанны күреп, ишетеп беләсез инде. Ул башта музыка училищесын, консерваториянең хор-дирижерлык факультетын, аннан соң вокал бүлеген тәмамлады. Урысча әйткәндә, “шибко грамотный” булды. Бүгенге көндә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә эшли. Күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Аның репертуарын гел күзәтеп барам, киңәшләремне бирәм. Чулпанның, чыннан да, тавышы миңа охшаган, минем алымнар белән җырлый диләр. Миннән тугач, миңа охшавы гаҗәп түгел инде. Аны башта аңлы рәвештә, уен коралын, ноталарны да яхшы белсен дип, музыка училищесында укыттым.
 
– Җыр-бию ансамблендәге, музыка училищесындагы шәкертләрегез арасында өметле яшьләр бармы?
– Аллага шөкер, бар. Тик мин аларны хәзер саный башласам, берсен әйтеп, берсен төшереп калдырырмын да, үпкәләтермен дип куркам.
 
– Җыр фестивальләренә мөнәсәбәтегез ничек?
– Нигездә уңай. Фестивальләр хакында көннәр буе бәхәсләшерегә мәмкин. Әйтик, мин үзем аларның рәисе булсам, иң элек анда катнашучыларны микрофонсыз җырлатып карар идем. Мәсәлән, “Азамат”ны, “Әллүки”не, “Кара урман”ны теләсә кем сузып җырлый алмый. Ә бүгенге яшь җырчыларга бертөрле башкару хас. Күп очракта җырның сүзләрен көенә тәңгәл китерә алмыйлар. Ишетү сәләтләре дә түбән күбесенең. Соңгы вакытта тыңкышлык модага кереп китте. Җырчыларның байтагы җырлау урынына биеп керсәм дә ярый дип уйлыйлар, чөнки зәвык шундыйга әйләнде.
 
 
Ижауга гастрольгә баргач. Сулдан икенче Таһир Якупов, уңнан беренче Шамил Әхмәтҗанов, 1972 ел.
 
Әйтик, Салават үз тамашачысын тапты. Аңа ияреп күпләр аның шикелле җырламакчы була – тик табигать биргән сәләт, талант өстенә тырышлык, үз юлыңны табарга теләп, эзләнү дә кирәк бит әле. Балалары тугач та ата-ана: “Ходай Тәгалә һәркайсыгызга да аерым-аерым бәхет бирсен“, – дип тели. Мин дә үз шәкертләремә гел: “Үз юлыгызны табыгыз! Сәнгатьтә дә, тормышта да”, – дип әйтеп торам.
 
– Шамил абый, 7 мартта Сезгә 75 яшь тулды. Аз гомер түгел. Сезне бәхетле җырчы дип тә атап буладыр, чөнки тавышыгыз да үзгәрмәгән диярлек. Котлыйбыз һәм моңлы җырларыгыз белән безне алга таба да шатландырырсыз дигән теләктә калабыз.
– Рәхмәт яхшы теләкләрегезгә. Тавыш, моң – Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк ул. Мин, чыннан да, бәхетле җырчы. Ансамбльдә өч дистә елдан артык солист, ягъни төп җырчы булып эшләү җиңел түгел. Нигездә халык җырларын башкарсам да берәүне дә кабатларга тырышмадым. Ятимлек мәҗбүр иткәндер инде, моңлы булсам да бик усал идем. Беркемгә дә тәлинкә тотмадым һәм берәүдән дә курыкмадым Рәйтәсе килгән сүземне кычкырып әйттем. Бүген дә мәҗлесләргә барсам “Арча”ны, “Сорнай моңы”н, “Хафизаләм иркәм”не, “Тамчылар тамар чаклар”ны башкаруымны сорыйлар. Җырчы өчен моңардан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин түгел...
 
Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 10.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»