|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.03.2016 Криминал
Суд нарасыен салкында ташлап калдырган ананы амнистияләде23 яшьлек Рихсинисо Эргашева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Ул Казанда яңа туган нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән өчен хөкем ителгән иде. Узган елның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау оешмасының коймасына элеп калдыра. Бала салкыннан үлә.
Полиция баласын ташлап калдырган хатын-кызның эзенә июль аенда гына чыга алды. Ул чакта Рихсинисо Эргашева үз гаебен тулысынча таныган иде. Әйтүенчә, ул башта сабыен бала табу йортына тапшырмакчы булган. Ләкин куркуыннан коймага элеп калдырган.
Казанның Мәскәү районы суды әлеге хатын-кызны башта 300 сәгатьлек төзәтү эшләренә тарту турында карар чыгарган иде, дип хәбәр итә kazanfirst. Амнистиядән соң аны Үзбәкстанга озатылганчыга кадәр махсус кабул итү урынына урнаштырганнар.
--- |
Иң күп укылган
|