|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2009 Җәмгыять
АВГУСТЭлегрәк, бала чакта, май, ноябрь айлары күңелгә бигрәк якын иде. Бәйрәм булганга гына түгелдер. Май озын кышны исән-сау үтеп яшел җәйгә җитү, җылыга тиенү белән бәйле булгангадыр. Ноябрь инде көз ае. Тамак ярыйсы ук тук вакыт. Ә тамак туклыгы буын баекларының иң зур куанычы. Олыгайгач күңелне август биләде. 30 август татар өчен иң истәлекле, иң кадерле көн булды. Бүген без ул көнне төрле яклап тикшерәбез. Без көткән, без өмет иткән суверенитетның тормышка ашмый калуы күпләрнең кәефен төшерде, бер-беребездән гаеп эзләргә дә керештек. Үз вакытында суверенитет игълан ителүдән, Рәсәйдә күсәк сәясәтенең йомшара төшүеннән файдаланып кала алмадык дип җитәкчеләрне тәнкыйтьләүчеләр дә аз түгел. Шулайдыр, форсаттан нәкъ вакытында файдаланып кала алмау сәясәтчеләрнең генә түгел, һәр кешенең дә уртак ялгышыдыр. Ләкин ни генә булмасын, безнең өчен яңа сүз – суверенитет күңелләребезгә нык кереп урнашты. Без бит дәүләтчелегебезне күптән югалтсак та, дәүләт тоткан халык икәнлегебезне онытмыйбыз. Аны үзебездән соң килгән буыннарның җанына сеңдереп барабыз. Ә заманында дәүләт тоткан халык һәрвакытта югалтканын эзли, табарга омтыла, шуның өчен көрәшә. Суверенитет игълан ителү дә шул көрәшнең бер эпизоды иде. Әйе, без теләгәнебезгә бу юлы да ирешә алмадык. Әмма исән-сау милләт, киләчәк көрәшләргә әзер икәнлегебезне, дәүләт тотарга, аның белән идарә итәргә сәләтле икәнлегебезне күрсәтеп өлгерә алдык. Әкрен генә пыскып яткан учак кинәт кабынды да безнең өскә албасты булып яткан хакимиятне куркуга салды. Ельцин мөстәкыйльлекне йота алган кадәр алыгыз, дип, бәлки, шаярып, безне мыскыллабрак әйткәндер. Безнең күпне «йота»рга әзер икәнлегебезне күргәч, пошаманга төште һәм аннан соң килгәннәр Россиянең безгә карата 450 ел буе алып барган режимына кире әйләнеп кайттылар. Күсәк белән генә идарә итә белгән илдә башкача уйлау өчен сәяси акыл да җитмидер, тарихи сабакларның да файдасы тимидер. Бу – Россиянең фаҗигасе. Шуңа күрә регионнар үзәккә, үзәк регионнарга ышанмый. Мондый вакытта дәүләтчелек идеясе, суверенитетка омтылу безне өметсезлектән коткарып килә, үз-үзебезне саклау имунитетын югалтмаска ярдәм итә, көч өсти. Безгә сыгылсак та сынмаска кирәк. Кеше җаны, кеше күңеле белән эш итүче сәнгатькәрләргә бу аеруча мөһим. Сәхнәдә суверенитет сүзе пессимистик рухта ишетелергә тиеш түгелдер. Сәхнәдән торып сөйләгәндә тамашачы күңелендә без әле исән, без әле көлә беләбез, без әле көрәшергә сәләтле дигән чаткы калырга тиештер. Театрларыбызның күп булуы, анда талантлы халыкның сәләтле уллары-кызлары иҗат итүе безгә киләчәккә ышаныч бирә. Без Россиядә буталыш чорларында да театрларыбызны саклап калдык. Әлбәттә, театр сәнгатендә финанска бәйле проблемалар хәттин ашкан. Әлбәттә, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә заман таләпләренә җавап бирә алган театр биналары юк. Бу безнең кебек халыкка килешми. Монысын мин җитәкчеләребезнең эшләнәсе эшләре дип бәялим. Әйткәнем бар – театры булмаган шәһәр ул шәһәр түгел, вакытлыча яшәү урыны гына. Суверенитет рухының исән икәнлеген без милли сәнгатьне даими кайгыртып, аның киләчәген тәэмин итеп тә күрсәтсәк, чын ил хуҗалары булырбыз. Без, ни кызганыч, спорт-шоу белән кирәгеннән артык мавыгабыз. Сүз дә юк, анысы да адәм баласына кирәк. Ләкин театрлар кирәгрәк.
Кыскасы, суверенитет тирән мәгънәгә ия. Ул бер ай, бер ел, ун ел яшәп кенә ирешелә торган бәхет түгел. Суверенитетны беркайчан да бирмиләр, аны яулап, көрәшеп алалар. Ә көрәшнең ысуллары күп төрле, рухыбыз гына аңа әзер булсын.
Туфан МИҢНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|