поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
16.03.2016 Мәдәният

«Туган як»ның кечкенә кызы зур уңышка иреште (ФОТО)

Кышның соңгы көнендә диярлек, 28 февральдә, яз башы килүне белгертеп, Сергачның мәдәният-ял итү үзәгендә “Чын леди-2016” район конкурсы гөрләп, зур аншлаг белән узды. Бу көнне сәхнәдә матурлык, нәфислек, артистлык, кыскасы, яз хөкем итте. Конкурста берсеннән-берсе матур җиде кыз катнашты.

– Ирина Галкова (Сергач агропромышленность техникумы), Татьяна Лазарева (район яшьләр палатасы әгъзасы), Юлия Мартынова (район мәдәният бүлеге белгече), Светлана Еровихина (студентка), Нина Елизарова («Исфирь» тегү фабрикасы хезмәткәре), Валентина Ушакова (район балалар китапханәсе хезмәткәре) һәм безнең “Туган як”газетасының яшьләр бүлеге редакторы Румия Хамзина.
 
Бу конкурска билет бәясе Сергач өчен шактый югары булса да, алар күпкә алдан сатылып бете инде, чөнки югары дәрәҗәдә оештырылган, кызыклы, мавыктыргыч тамаша буласын халык белә. Һәм менә шыгрым тулы зал кайнар алкышлар белән катнашучы кызларны каршы ала, аларның сәхнәгә чыгуын да матур талгын бию формасында эшләгән иде хореографлары. Кичәне җирле агротехникум хезмәткәре Евгений Водопьянов оста итеп алып барды. Башта ул кызлар белән таныштырып, кыскача һәрбересе турында сөйләде, аннары жюри әгъзалары белән таныштырды. Кызларның чыгышын ике жюри составы бәяләде – берсе төп жюри иде, икенчесе тамашачылар симпатиясен билгеләде. 
2016 ел илебездә Кино елы дип игълан ителде һәм конкурс та шул темага багышланып уздырылды. Визит карточкасында кызлар ниндидер кино героинясы образында үзләре белән таныштырырга тиеш иделәр. “Кавказская пленница”, “Служебный роман”, “Любовь и голуби” кебек билгеле фильмнарның геройлары образына кызлар уңышлы керде. Безнең Румиябез барыбыз да яраткан “Девчата” киносыннан Тосяны сайлаган иде һәм аның образында булышу төркеме белән җыр-бию аша үзе турында сөйләде. Әйтергә кирәк, Тося роле аңа бик килешүле булды.
 
“Минем героиням илебезнең беренче ледисы булса, нәрсә эшләр иде” – икенче биремнең темасы шундый булды. Бу конкурста Румия онкология белән авыраучы балаларга ярдәм итү темасын күтәреп чыкты, үзәкләрне өзәрди видеоролик та әзерләгән иде һәм аны караганда залда чебен дә очмады, күбесе күзләрен сөртеп утырды.
 
Өченче биремдә кызлар кинодан өзек күрсәтергә тиеш иделәр. “Девчата”дан өзекләрне Румия булышу төркеменә кергән коллегалары һәм дуслары-якыннары – тормыш иптәше Равил, Ришат Рамазанов, Диана Войтова, Валентина Брунова, Наталья Гусева белән бик оста итеп Илья белән Тосяның мәхәббәт тарихын күрсәттеләр, зал аларга бертуктамый диярлек алкышлады.
 
Кулинария конкурсында кызлар үзләре пешергән тәм-томнарны тәкъдим итеп, аларның файдасы турында сөйләде. Румия татар халкының милли ашы булган өчпочмак пешергән иде, аның составындагы бәрәңге һәм каз итенең файдасы турында сөйләде. Ул милли костюмнан, татар кызы образына Тося образын да кушып, бик кызыклы һәм искиткеч матур чыгыш әзерләгән иде, бераз татарча биеп тә алгач, тамашачы күңелен тулаем яулады. Бүтән катнашучылар да төрледән-төрле ризыкларын оста тәкъдим иттеләр.
 
Соңгы конкурс – кичке озын күлмәкләрдән дефиле иде. Болай да матур кызлар, озын күлмәкләр кигәч күз явын алырдай гүзәл булдылар, ә инде кулларына янып торган розалар тотып, матур көй астына сәхнәдә сәнгатьле итеп йөрүләре искиткеч күренеш иде. Бу инде шулай ук хореограф Татьяна Рожкованың хезмәт нәтиҗәсе.
 
Конкурс программасы тәмамлангач, жюри киңәшергә китте, ә кызлар һәм тамашачылар дулкынланып нәтиҗәләр көтте. Һәм, ниһаять, алып баручы сәхнәгә кызларны һәм жюри әгъзаларын чакырды. 
 
Югарыда әйтеп үттек инде – ике жюри ике беренче урынны билгеләде. Һәм Румия төп жюри фикеренчә өченче булса, тамашачылар симпатиясен билгеләүче жюри аңа беренчелекне бирде. Алты кеше фикереннән бөтен зал фикере мөһимрәк, миңа калса, һәм шуңа да Румия “Чын леди” булды дип әйтә алабыз. Аңа “Леди овация” лентасы тагылды һәм төп бүләк булган “Континент” сәүдә үзәге сертификатыннан гайре, фотосессиягә дә сертификат тапшырылды. Ә “Чын леди-2016” исеменә Ирина Галкова ия булды. Шулай ук кызларга матур прическалар, макияж эшләүче парикмахер, стилист, визажистлар да бүләкләнде. Безнең Румиябез тагы да матурырак булсын өчен “Персона” салоны парикмахеры Ирина Карташова тырышты һәм аның тырышлыгы юкка чыкмады – Румия иң матур иде. Кызларга булышучы аерым кешеләр, коллективлар, шул исәптән безнең редакция коллективы да Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк – тамашаны карарга Сергач районы җирле үзидарә башлыгы Николай Субботин белән шәһәр мэры Александр Лаптев та килгәннәр иде. Алар сәхнәгә менеп официаль чыгыш ясамасалар да, соңыннын яныбызга килеп, Румияне котладылар, чыгышынаюгары бәя бирделәр һәм аны шулай югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен барлык редакция коллективына рәхмәт әйттеләр.
 
Румия дә, үз чиратында, коллективка, ярдәм иткән дусларына, гаиләсенә, залда утырып аның өчен җан атып торган барча танышларына һәм якыннарына зур рәхмәтен белдерә.
 
Конкурска килгәндә, ул биредә уздырылган һәр чара кебек, югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән үтте, кызлар чираттагы биремгә әзерләнгәндә мәдәният йорты артистлары матур җырлары белән тамашачыларны шатландырды. Конкурсның режиссеры, тавыш операторы, оештыручысы, хореограф – барысы да үз эшләренең остасы, шуңа да бернинди техник проблемалар булмады. Бу көнне
бирегә җыелган халык ял итеп, озакка җитәрди матур тәэсирләр алып кайтты. Безгә дә Румия белән бергә ике атна дәвамында шуның белән кайнау бик ошады, әле тагы кая ни булганын көтәбез һәм безгә туры килерди конкурс булса, һичшиксез, катнашырбыз, Алла боерса. Ә Румиябез молодец, “Туган як”ның дәрәҗәсен тагы да югарырак күтәрде һәм без шундый кечкенә дә, төш кенә булган хезмәттәшебез белән чын күңелдән горурланабыз.
 
- Конкурс зур оешканлык белән үтте. Ул катнашучы кызлар хәтеренә гомергә кереп калыр. Алар бәйгегә әзерләнеп күп көч куйганнар, үзара
дуслашканнар. Җиңүчеләр икәү генә булса да, минемчә, бу көнне җиңелүчеләр булмады. Чөнки сәхнәгә чыгып бөтен сәләтләреңне
күрсәтү үзе зур җиңүгә тиң. Тамашачылар да канәгать калды. Кечерәк шәһәрдә шундый зур мәдәни чара узуы үзе олы вакыйга.
Ә конкурсантлар арасында милләттәшебез, хезмәткәребез булуы, аның җиңүчеләр сафына чыгуы безнең өчен аеруча горурлык. Румия сәхнәдә үзе генә түгел, редакциябез, милләтебез исеменнән дә чыгыш ясады, татарларга хас булган сыйфатларны күрсәтте. Кыскасы, Афәрин!
Илнар САДЕКОВ, 
«Туган як» редакциясе хезмәткәре.
 
«Одноклассники» социаль челтәренең “Туган як” битендә “Настоящая леди” конкурсыннан Румиянең фотоларын күргәч, анда була алмавыма
үкенеп утырдым. Фотоларга карап, искиткеч чара булганы күренә. Ә иң мөһиме – Румия анда үзен генә түгел, газетаны, тулаем татар милләтен 
лаеклы күрсәткән. Бу конкурсның видеоязмасын рәхәтләнеп карар идем. Ә Румиягә бәхет һәм иҗади уңышлар телим. 
Әнисә ИМАМЕТДИНОВА.
Америка, Калифорния штаты.
 
Сергач мәдәният йортында шаулап узган “Чын леди – 2016” конкурсы искиткеч матур иде. Ә конкурста хезмәттәш дустыбыз Румия Хамзинаның тамашачылар призына ия булуы шатлык өстенә шатлык булды. Дөресен әйткәндә, конкурста катнашучы һәр кыз сокланырлык иде. Ләкин Румиябез үзенең матурлыгы, тапкырлыгы, татар кызларына хас булган тыйнаклыгы белән бик тиз халык күңелен яулап алды. Кино елына багышланган бу конкурста миңа кызларның аеруча чын актерларча образга керүләре ошады. Ә инде Румиянең авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә багышланган видеоролигына залда утырган бер тамашачы да битараф калмагандыр дип беләм. Гомумән, конкурс зур оешканлык белән үтте, рәхәтләнеп кул чабып, конкурсантлар өчен җан атып вакытның үткәне дә сизелмәде.
Кадрия Сәми уллина,
«Туган як» редакциясе хезмәткәре.
 
Сәхнәдә татар милләте вәкилен күргәч, чынлап әйтәм, чын күңелдән шатландым, алай гына да түгел, хәтта Румия Ислям кызы өчен җан аттым, борчылып утырдым, ә уңышлы чыгышларыннан соң ихластан кул чаптым. Аны җиңүчеләр арасында күргәч, өстемнән зур йөк төшкәндәй булды. “Туган як” газетасының иң яшь хезмәткәре Сергач районында яшәүче милләтләрнең үзара дус мөнәсәбәттә булуларын тагын бер тапкыр раслады, сәхнәдә үзен лаеклы тотты, конкурсның тематикасын төгәл, ачык сурәтләде. Иң мөһиме – атналап әзерләнгән тырышлыгы юкка булмады. Әлбәттә, бу җиңүдә ул хезмәт иткән коллективның да өлеше күренеп торды – алар тулы состав белән бу көнне хезмәттәшләре өчен җан атып тордылар. 
Александр ЛАПТЕВ,
Сергач шәһәре мэры.
 
 
 
 
 
 
 

Наилә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ --- | 16.03.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»