поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.03.2016 Милләт

Калфак чигү буенча мастер-класс узды (ФОТО)

Үткән елны өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы калфак чигү буенча мастер-класс үткәргән иде инде. Февральдә гүзәл затларыбызны кабат җыеп, аларны изү чигәргә өйрәтергә булдык. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе, Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы һәм Идел буе “Этно-дар” яшь модельерлар конкурсы дипломанты Гөлнара Насыйрова аны үткәрүгә бик теләп алынды.

Төрле сәбәпләр аркасында чараны уздыру урыны соңгы минутта диярлек үзгәргәнгә, безне өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова үзенең шәхси “Розалина” татар кухнясы кафесына чакырды. “Барсы да бу хәбәрне ишеттеме икән, алдан сөйләшенгәнчә өлкә Халыклар дуслыгы йортына ялгыш барып, эзләп йөрмәсләр  микән”, - дип дулкынлансак та, кунаклар сөйләшенгән сәгатькә “Розалина”да җыелды.  Самарадан гына түгел, өлкәнең төрле төбәкләреннән (Сызран, Отрадный, Нефтегорск шәһәрләреннән, Похвистнево районы Гали авылыннан), хәтта башка регионнардан да (Оренбург өлкәсе, Татарстаннан) кырыкка якын хатын-кыз килгән иде.

“Заманча киенергә яратабыз, ә этник стильдә ясалган бизәкләр һәрвакыт модада”, - диештеләр кунакларыбыз, эш урыннарына утырышканда. 
Мастер-класс алдыннан Гөл¬нара Насыйрова милли чигешнең тарихы,  татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре белән таныштырды. Алар матурлык өчен генә киелмәгән, хуҗасын күз тиюдән саклаган икән. Бизәк тә - ул үзе бер тарих, аның һәркайсына ниндидер мәгънә салынган. 
 
Гөлнара ханым изү чигү өчен кирәк-ярак әйберләрне дә әзерләп килгән иде, һәм барысы да җиң сызганып эшкә кереште.
Очрашуны алып барган өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Айсылу апа Әбдиева  чигү вакытында да күңелсезләнеп утырырга бирмәде. “Кызлар, әйдәгез әле җырлап алыйк”, - дип әле моңлы татар көйләрен сузып җибәрде, әле заманча җырлар башкарып, күңелләрне күтәрде, шәҗәрә төзү турында да бик кызыклы итеп сөйләде. Чарага килгән апалар һәм яшь кызлар да бик сәләтле булып чыктылар, Айсылу апага да кушылып җырладылар, төрле кызыклы хәлләрне искә төшереп, көлешеп тә алдылар.  Ә самаралы Наилә Хөсәенова үзе язган шигырьләрне укып,  таң калдырды.
 
Кунаклар алдында өлкә ха¬тын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әзимҗан кызы Әюпова да чыгыш ясады. Оешманың эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, ул үзе чиккән ашъяулыкларны да күрсәтте.  Хуҗабикәнең кул эшләре белән рухланган ханымнар сумкаларыннан үзләренең эшләрен дә чыгара башлады-лар. И, күрсәгез икән сез ул әйберләрнең матурлыгын! Осталар чиккән кулъяулыклар, сөлгеләр, шәмаилләр! Әнә Оренбургтан килгән кунагыбыз Вәсилә Дәүләтбердинованың чиккән нәфис  калфаклары милли киемнәр белән генә түгел, кичке күлмәк белән дә төрле тантаналарга киеп була. 
 
Очрашуга башкорт, казах мил¬ләтеннән булган гүзәл зат¬лар да килеп, үзләренең чыгышлары белән бу чараны тагын да бизәде. Сәлимә апа Краснова-Игенбәтова үз нә¬селенең шәҗәрәсе белән таныштырды, нәсел агачын төзү киләчәк буын өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Ул кул эшләрен дә алып килгән иде, чигешләрдә татар һәм башкорт бизәкләрен чагыштыру да бик кызыклы булды.
 
Мастер-класс шундый җанлы, матур барды ки, ул бер як¬тан элеккеге заманда аулак өйәрдә кич утыруларны хәтерләтте. 
Гөлнара Насыйрова җитәкчелегендә изүләр тиз арада чигелеп тә бетте. Тик, эшләре тәмамланса да, ханымнар сөйләшеп, аралашып туймаганнар иде әле. Гаилә, оныклар турында сөйләшә-сөйләшә сүз әкрен генә татар ашлары турында китте. Аш пешергәндә һәр хуҗабикәнең үз сере бар, диләр бит, пәрәмәч пешерүнең дә үзенчәлекләре күп икән. Тиз генә татар халкының яраткан бу ризыгын пешерү буенча мастер-класс үткәреп алырга булдылар. Төрле җирләрдән килгән ханымнар һәркайсы үз ысулы белән бүлеште, рецептлар белән дә алыштылар. 
 
Ул арада Разия ханым Әюпова кунакларны милли ризыклардан сыгылып торган өстәл артына чакырды. Сыйланып, чәй эчкән арада бу мастер-класс буенча нәтиҗәләр ясалды, киләсе очрашулар турында сөйләшенде. “Балаларны тәрбияләүгә, хатын-кызның исәнлеген саклауга багышланган темаларга да очрашып сөйләшик әле”, - дигән тәкъдимнәр күп булды. “Димәк, безнең очрашу бушка үтмәде. Хатын-кызларыбызга, аеруча шә¬һәрдә яшәүче гүзәл затларыбызга аралашу җитешми. Аларга бергә җыелышып сөй-ләшүләр, тәҗрибәләре белән уртаклашулар зарур”, - дип үз фикерен белдерде “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Айсылу Әбдиева. Туганнардай сөйләшеп-гәпләшеп утырган кунакларга карап, аның сүзләре хак булуына инанмыйча мөмкин түгел иде. Шулай, биш сәгать вакытның үткәнен дә сизми калганбыз.
 
Әлбәттә, бу матур очрашуны әзерләүгә күп көч куелды. Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин әфәнде Канюкаевка мастер-класс үткәрүне хуплап, матди ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт. Чараны оештырган өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова һәм әгъзалары Гөлнара Насыйрова, Айсылу Әбдиеваның тырышлыкларын да билгеләп үтмичә булмый.  
 
Килгән кунаклар да, оештыручылар да бик канәгать булып, тагын очрашырга вәгъдәләр биреп, саубуллаштылар.
 
Гөлфия КӘРИМОВА,
мастер-классны оештыручыларының берсе, өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы. 
 
 
Изү чигү буенча мастер-класста катнашучылар.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 16.03.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»