|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.03.2016 Сәясәт
Рөстәм Миңнехановның Сергей Брилевка биргән ИНТЕРВЬЮСЫ (ВИДЕО)Болгавыр чорда югалып калмас өчен ни эшләргә кирәк? “Вести в субботу” тапшыруы алып баручысы Сергей Брилевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән корган чираттагы әңгәмәсендә сүз мәгариф һәм белем бирү, һөнәр мәсьәләләренә кагылды. “5 вечеров с Рустамом Миннихановым” тапшыруының соңгы чыгарылышында әйтелгән фикерләрне җиткерәбез. СЕРГЕЙ БРИЛЕВ: Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич! “Пять вечеров” тапшыруы кысаларында инде бишенче тапкыр очрашабыз. Әгәр миннән: “Син Миңнехановны беләсеңме?” – дип сорасалар, “Беләм”, – дип җавап бирә алам. Ә бит чынлыкта белмим! Чөнки әлегә ниндидер төгәл әйберләр хакында сөйләштек, ә хис-тойгылар читтәрәк калды. Әйдәгез, иң гади сораулардан башлыйк әле. Мәктәп елларын хәтерлисезме? Ничек укыдыгыз? РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: “4”ле, “5”ле билгеләренә. Өйгә эшләрне дә, гомумән, укуны да артык яратмадым. Күбрәк иҗадилык белән алдырырга тырыша идем.
С.Б.: Сезнең соңгы елларда инглиз телен өйрәнүегезне күпләр белми дә. Димәк, белемсез ерак китеп булмаганын үз вакыты белән аңлагансыз?
Р.М.: Минем күп тапкырлар әйткәнем бар – укыган чагында нәрсәнең күбрәк кирәк булачагын белмисең. Советлар Союзы вакытында чит тел кемгә кирәк иде соң? Әмма дөнья үзгәрә, бүген инглиз теле халыкара аралашу теленә әверелде. Мин математика, физика, химияне начар беләм дип әйтмәс идем. Әмма химияне яхшырак өйрәнәсе калган – бүген эшемдә бик тә кирәге чыга.
Әйе, мин инглиз телен өйрәнәм. Бөтен авырлыгы да шунда: әгәр Сез инглиз телендә сөйләшәсез икән – мин аны аңлыйм әле, ә менә америкалыны аңлавы кыенрак.
С.Б.: Республикада балалар бакчаларына бәйле вәзгыять ничегрәк? Путин мәктәпкәчә учреждениеләргә чиратлар булмаска тиеш дигән теләген җиткергән иде бит.
Р.М.: Чыннан да, без әле мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең ролен, мәгънәсен аңлап бетермибез. Бакча түгел, ә нәкъ менә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының ролен. Без, балалар бакчасы – ул әти-әниләр эштә чагында сабыйларны калдырып тору урыны, дип кенә фикер йөртәбез. Ә бу алай түгел. Бүген мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – башлангыч мәктәп ул. Һәм, әлбәттә инде, баланың анда алдагы тормышында кирәге чыгачак күнекмәләрне алуы мөһим. Белгечләр сабыйның 70 процент белемне 7 яшькә кадәр алуын әйтә. Ә 7 яшьтән соң инде үзенә кирәклесен туплый. Мин моның белән килешәм! Без үз алдыбызга бакчалар төзү белән бергә, аларда матди-техник базаны яхшыртуны да бурыч итеп куябыз. Анда үз эшенең осталары хезмәт куярга тиеш. Күрсәткечләргә килгәндә, без, әлбәттә, балалар бакчаларын бик күп төзедек. 2012 елдан бирле 192 мәктәпкәчә учреждение сафка басты, бу – 40 меңнән артык урын дигән сүз. Шул рәвешле 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге сабыйларны бакча белән тәэмин иттек. 2015 елда гына да 75 мәктәпкәчә учреждение файдалануга тапшырылды. Шәхси бакчалар булдыру юлын да таптык. Аларга да билгеле бер ярдәм күрсәтәбез. Әлбәттә, шәхси бакча ул – аңа түләргә мөмкинлеге булган әти-әниләр өчен. Анысы бөтен кешенең дә хәленнән килми.
С.Б.: Ә укытучыларны каян алырга? Хәтерләсәгез, бигрәк тә узган гасырның 90нчы елларында педагог һөнәре бик үк дәрәҗәле саналмый башлаган иде.
Р.М.: Укытучыларны әзерләргә кирәк. Без мөгаллимнәрне ресурслар үзәге базасында әзерләү мәсьәләсен аерым карадык һәм аларның матди-техник базалары да, яшәү урыннары да яхшырак булсын өчен тырыштык. Максатчан программалар, махсус стипендияләр бар. Һәм, әлбәттә инде, Президент Владимир Путинның май Указлары нәтиҗәсендә педагогларның матди хәле сизелерлек яхшырды.
С.Б.: Укытучының хезмәт хакы төбәктәге уртача эш хакына тигез булырга тиеш дигән сүзне әйтәсезме?
Р.М.: Әйе. Хәзер мөгаллимнәр генә түгел, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре дә лаеклы хезмәт хакы ала. Соңгы мәгълүматларга караганда, белем бирү тармагында эшләүчеләрнең 25 проценты – яшьләр. Үткәрелгән аттестацияләр дә киләчәктә мәгариф системасында эшләргә теләгән белгечләрнең дәрәҗәсе шактый югары булуын күрсәтә.
С.Б.: Сезнең коллега – Калуга өлкәсе губернаторы Мәскәүнең елдан-ел киңәеп, өлкә чигенә үк килеп җитүенә зарланган иде. Шуңа күрә андагы авыл укытучылары күрше бистәләргә эшкә китә башлаган. Акчаны бит мәскәүчә түлиләр. Ә сездәге укытучылар читкә китмиме? Әллә, киресенчә, Татарстанга килергә атлыгып торалармы?
Р.М.: Татарстандагы уртача хезмәт хакы – безнең округта иң югарылардан санала. Мари Иле, Чуашстан республикалары, Ульяновскида эш хакы азрак. Безнең педагоглар күбрәк ала. Һәм, әлбәттә инде, башка төбәкләрдән безгә укырга килгән егет-кызларны шатланып кабул итәбез. Минем фикеремчә, Татарстанда яшәү сыйфаты югары. Казанның җәлеп итүчәнлеге елдан-ел арта бара. Безнең университетларда 8 меңгә якын чит ил студенты белем ала. Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр. Әйтик, Чаллыдагы IT-паркта эшләүчеләрнең 30 проценты – башка төбәкләрдән килүчеләр.
С.Б.: Чаллыны искә алгансыз икән инде, андагы балалар технопаркы хакында да сөйләгез әле.
Р.М.: Бу – моңарчы күрелмәгән проект. Совет заманында Яшь техниклар йорты, техник түгәрәкләр бар иде бит. Бүген без күп кенә позицияләрне югалттык. Ә бу инженерлык фәннәренә булачак белгечләр әзерләү өчен яхшы платформа иде. Мин моннан 5-7 еллар элек техник түгәрәкләрне җанландырып җибәрү бурычын куйдым. Бу түгәрәкләрнең эшенә мәгариф һәм фән министры гына түгел, сәнәгать һәм сәүдә министры да, безнең сәнәгать предприятиеләре дә күзәтчелек итәргә тиеш. Без үзебезнең системаны булдырдык. Моңа роботлар да, цифрлы технологияләрне куллану да, пилотсыз автомобильләр дә керә. Анда башкача уйлаучы, фикер йөртүче кешеләр әзерләнә. Алар акыл үсеше ягыннан бездән ике-өч башка югарырак. Без аларның нәрсә турында сөйләшкәнен хәтта аңламыйбыз да, бу – киләчәк кешеләре! Мондый технопарклар төзүне дәвам итәчәкбез. Чаллыда ул эшли башлады инде. Бу – безнең тәүге тәҗрибә. Әлбәттә, моның өчен зур акча кирәк. “КамАЗ” директоры белән килештек, ул чыгымнарның бер өлешен үз өстенә алырга сүз бирде. Бүген “КамАЗ” пилотсыз автомобиль эшләү белән шөгыльләнә. Бу бөтенләй яңа фән. Яңа проектларны бары яшь белгечләр генә гамәлгә ашыра ала...
С.Б.: Гыйнвар аенда Давостагы Бөтендөнья икътисадый форумында яңгыраган соңгы докладта кызыклы бер әйбер телгә алынды. Киләчәк – цифрлы технологияләрдә. Аларны гамәлгә кертү һәм роботлаштыру дөньяда 2025 елга кадәр 100 триллион долларлык байлык хасил итәчәк. Бу – бик матур киләчәк, әлбәттә. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Роботларны киң куллану аркасында Европа берлегендә 5 миллион кешенең эшсез калачагы әйтелде. Роботлар килә – кешеләр китә. Технологик алгарыш, цифрлы технологияләр, акча, кешеләр язмышы – боларның барысын да ничек берләштерергә? Сүз безнең киләчәк турында бара. Бу мәсьәләдә Сезнең уй-фикерләрне беләсе килә.
Р.М.: Әйе, мин Давос форумында катнаштым. Дүртенче технологик революция, цифрлы технологияләр быел анда төп тема булды. Беләсезме, докладларны тыңлаганда, мин үзебезнең соңга калуыбызны аңладым! Ни өчен дигәндә, якындагы 10-15 елда күп кенә һөнәрләр юкка чыгачак. Аларның кирәге калмаячак. Шул ук вакытта гаять күп санда яңа профессияләр барлыкка киләчәк. Шунысы көн кебек ачык: 2025 елдан машина йөртүчеләр саны да кимиячәк, пилотсыз җәмәгать транспорты пәйда булачак. Мондый яңа юнәлешләр бик күп. Без моңа әзер булырга тиеш. Монысы, беренчедән. Икенчедән, мин шуны аңладым: белемле кешеләргә ихтыяҗ зур булачак. Көндәшлеккә сәләтле булыр өчен, син яхшы белгеч булырга тиешсең. Шунлыктан янә кеше капиталы мәсьәләсе калкып чыга. Белем дәрәҗәсе югары, талантларны ачу өчен тиешле шартлар тудырылган илләр көндәшлеккә сәләтле булачак. Россия Президенты Дәүләт Советының соңгы утырышында, без дөньяда әйдәп баручылар булырга тиеш, дигән бурыч куйды. Бездә моның өчен бөтен алшартлар да, сәләтле кешеләр дә җитәрлек. Әмма тиешле белем алмаган кешеләр дә бар. Аскы планканы күтәреп, дәрәҗәне арттырырга кирәк. Моның өчен мәктәпкәчә, урта белем бирү өлкәсендә реформа үткәрү шарт. Югары уку йортлары да нәрсә эшләгәнен белеп эшләргә тиеш. Кешенең кая барачагын, аның белән нәрсә булачагын белеп тору мәслихәт. Уйлап табучы була икән – аңа вузга барырга кирәк. Бәлки ул яхшы белгеч булыр – аңа ресурс үзәгенә барып, яхшы белгечлек алырга кирәк. Бу эштә эзлеклелек булырга тиеш. Ни генә дисәк тә, киләчәгебез – белемле, ниндидер яңа әйбер эшләү, булдыру теләге белән янган креатив кешеләр кулында. Яшьләр моны аңларга тиеш. Син бәлки Стэнфорд, Гарвард университетын тәмамлагансыңдыр, әмма синдә дәрт, теләк юк икән, бу белемнәр ачылмаячак. Шул ук вакытта яхшы белемнән башка да бернигә дә ирешмәячәксең. Шуңа күрә яшьләргә, белем алу өчен вакытны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланыгыз, дигән фикерне җиткерү мөһим. Кемдер, менә Гуглга кердем дә теләсә нинди сорауга җавап таптым, дип әйтергә мөмкин. Әмма Гуглны аңлау өчен дә тиешле белемең булырга тиеш бит.
С.Б.: Ә бердәм дәүләт имтиханнары турында ни әйтер идегез?
Р.М.: Күпләр БДИны тәнкыйтьләргә омтыла. Алайса, белемне ничек тикшерергә? Сорауларның ничек бирелүендә укучылар түгел, ә үзебез, методистлар, белгечләр гаепле бит. Димәк, алар моны примитив һәм кызыксыз итеп эшли дигән сүз. Әлеге системаны үзгәртергә кирәк. Мин тагын бер мәртәбә кабатлыйм: бездә ниндидер база белеме булырга тиеш. Ничек инде үз илеңнең тарихын, дөнья тарихын, географияне белмәскә мөмкин? Һиндстанның нинди илләр белән чиктәш икәнлеген белү өчен һаман саен Гуглга керә алмыйсың бит инде...
С.Б.: Сез Дәүләт Советында узган утырыш хакында телгә алдыгыз. Анда Владимир Путин, хәтерем ялгышмаса, мәктәпләр төзелешенә федераль бюджеттан 50 миллиард сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте. Әмма шул ук вакытта әлеге уңайдан төбәкләр һәм муниципалитетларга төп басым ясалачагын искәртте. Сездә бу юнәлештә эшләр ничек бара?
Р.М.: Мин моңа уңай карыйм. Әмма шул ук вакытта икенче смена укучыларга уңайсызлык тудыра дип уйламыйм. Бүген төп проблема бу түгел. Хәзер булган мәктәпләрне тәртипкә китерергә кирәк. Бездә шактый искергән, начар җиһазландырылган мәктәпләр аз түгел. Һәм, әлбәттә инде, без бу программада катнашачакбыз. Россия Президентының шундый бурыч куюы һәм федераль ярдәм күрсәтеләчәге бик тә мөһим. Безгә республика буенча 38 мәктәп төзергә кирәк. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. 2012 елдан бирле, ялгышмасам, 620-630 белем йорты ремонтланды. Алар заманча стандартларга җавап бирә. Кайчак, яңалык белән мавыгып китеп, булганы турында онытып җибәрәбез. Бала бит ул яши торган микрорайонда яңа мәктәп булмаганга гаепле түгел. Ул укый торган мәктәптә дә шул ук шартлар тудырылырга тиеш. Белем йортларын җылы бәдрәфләр белән җиһазландыру турында бик яхшы федераль программа бар иде. Бу программада Татарстан да катнашты һәм күп кенә мәктәпләрдә шартлар яхшырды. Һәм мондый әйберләр бик күп. Авыл мәктәпләрендә балалар саны аз булса, шәһәрләрдә, әлбәттә, икенче сменада укытуга бәйле проблема бар. Без, беренче чиратта, белем йортларын аларга ихтыяҗ зур булган яңа микрорайоннарда төзиячәкбез. Бүген Россиядә дә, төбәкләрдә дә икътисадый вәзгыять җиңел түгел. Президентның мәктәпләр төзелешенә 50 миллиард сум акча бүлеп бирүе – безнең өчен дә, тулаем алганда, программаны алдагы елларда дәвам итү өчен дә яхшы фал.
С.Б.: Киләчәккә күз салсак та, булачагы билгеле киләчәк турында сөйләшмәдек әле. Бу – World Skills чемпионаты. Аңа әзерлек эшләре ничек бара?
Р.М.: Эшче һөнәрләрне әзерләүдә нәрсәнедер кулдан ычкындырабыз дигән уй бездә моңарчы да бар иде. Һөнәри техник училищелар системасында ниндидер торгынлык күзәтелә һәм бернинди яңалык та юк иде. Соңгы елларда яңа юллар эзләү белән мәшгуль булдык... Татарстан базары өчен ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр буенча 25 ресурс үзәге төзү турында карар кабул ителде. Бүген шундый 19 үзәк эшли инде, якын киләчәктә алар 25кә җитәргә тиеш. Бу – матди-техник җиһазлау, кадрлар туплау дигән сүз. Иң мөһиме: ресурс үзәге үзе йөз тоткан тармак яки предприятие кысаларында эшләргә тиеш. Әйтик, “КамАЗ”, “Татнефть”, Түбән Кама “Нефтехим” – әнә шундыйлардан. Әлеге предприятиеләр кадрлар җәлеп итәргә сәләтле. Аларның белгечләре, үз чиратында, ресурс үзәкләрендә белем бирәчәк. Бу – бик тә яхшы юнәлеш. Россиянең 2012 елда “Ворлдскиллс” хәрәкәте әгъзасы булуы һәм әлеге халыкара ярышларны 2019 елда үзендә үткәрергә теләк белдерүе безнең файдага булды. Бельгия, Франция кебек җитди көндәшләребез бар иде. Әлбәттә, бүгенге сәяси шартларда бу сизелерлек кыенлыклар тудырды. Әмма Президент Владимир Путин безнең алга бурыч куйды, World Skills делегациясе әгъзалары белән очрашты һәм безгә Казанда әлеге ярышларны үткәрергә күрсәтмә бирде. Һәм без шундый хокукка ия булдык. Әлбәттә, федераль Хөкүмәт гаять зур ярдәм күрсәтте. Россия вице-премьеры Ольга Голодец безнең белән җитәкчелек итте. Җитди көндәшлеккә дә карамастан, без җиңеп чыктык! Бүген эшче һөнәрләр өлкәсендә дөнья бик нык алга китте. Без компетенцияләр, технологияләр алырга телибез. Татарстан алдында 2019 елда World Skills чемпионатын үткәрү генә түгел, Россияне лаеклы төстә күрсәтү бурычы да тора. Бүген дөнья чемпионатына әзерлек эшләре буенча 6 төбәкара үзәк төзү турында карар кабул ителде. IT-юнәлешендәге шундый үзәкләрнең берсе Татарстанда булачак. Әлбәттә, хәзер Россиядә “Ворлдскиллс” ярышлары бөтенләй башка шартларда уза. Иң мөһиме: предприятие җитәкчеләре аңа карата зур кызыксыну белдерде. Гәрчә бу төбәк ярышлары гына булса да, предприятиеләр яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү белән кызыксына башлады инде. Ярышларны лаеклы төстә үткәрү өчен, оештыру комитеты төзелде, бурычлар билгеләнде, әзерлек үзәкләре эшли.
С.Б.: Россия җыелма командасының җиңүен дә теләп калабыз.
Р.М.: Бу теләк кенә дә түгел, ул җиңәргә тиеш! Без шундый бурыч куярга һәм җиңәргә тиеш.
С.Б.: Рөстәм Нургалиевич, бу әңгәмәләрне Татарстан Президенты сайлавына кадәр башлап җибәргән идек, сайлаудан соң берничә ай үткәч тәмамлыйбыз да. Сез бүген “хис, тойгы” дигән сүзләрне берничә тапкыр телгә алдыгыз һәм бу миңа бик тә ошады. Сезнең фикерегезчә, үз квалификациягезне күтәрү җәһәтеннән тагын нәрсәгә өйрәнә алыр идегез? Инглиз телен өйрәнүдән тыш, тагын ни белән шөгыльләнергә телисез?
Р.М.: Минем фикеремчә, безнең һәркайсыбыз укуын дәвам итәргә тиеш. Без мәгариф турында күп сөйлибез, ә бу өлкәдә бурычлар кую өчен, синең үзеңнең җитди база дәрәҗәсе булуы шарт. Күптән түгел бер чарада катнаштым, анда безнең берничә министр, тиешле белем алганнан соң, үзләренең проект эшләрен тәкъдим итте. Мин алар алдына киләсе биш елда “Стратегия – 2030” кысаларында нәрсә эшләргә теләвегезне әйтегез, дигән бурыч куйдым. Әле уку белән генә эш бетми бит, үз эшеңне яхшырту өчен алган белемнәреңне куллана белергә дә кирәк. Ягъни бүген министр да, муниципаль район башлыгы да, Президент та киләчәктә кирәге чыгачак әйберләрне белергә тиеш. Менә, әйтик, мин “Татнефть” компаниясенең Директорлар советы рәисе буларак, бурыч куяр алдыннан нинди технологияләр бар, аларны ничек файдаланырга мөмкин икәнлеген аңларга тиеш. Без, нефть эшкәртүче республика буларак, авыр калдыклар булмасын өчен нинди технологияләрне кулланырга икәнлеген белеп торырга бурычлы. Инде килеп нефть химиясе тармагын алыйк – нинди этилен комплексы төзесәк максатка ярашлы булачак? Яки электрон хезмәт күрсәтүдә тагын ниләр эшли алабыз? Мин, бөтен кешеләр кебек үк, һәрвакыт нинди дә булса яңалык эзләргә тиеш.
С.Б.: Ягъни белем алуны дәвам итәсез...
Р.М.: Әлбәттә! Без катнашкан шул ук Давос форумы бик тә кызыклы, файдалы булды дип уйлыйм. “Евразия һәм бүгенге ефәк юлы” дигән сессиядә катнаштык, тагын бер чарада кояш энергиясендә иң ерак арага берөзлексез очып дөнья рекорды куйган самолет тәкъдим иттеләр. Әлеге самолетны уйлап табучылар үз алларына куйган бурычны үтәгән бит! Кешеләрнең беренче карашка сәер булып тоелган әйберләрне гамәлгә ашыруын тыңлап торуы бик тә кызык. Бу тормышка ашмаслык әйбер түгел икән бит! Ул дөньяны үзгәртәчәк. Ягъни безнең карашка сәер булып тоелган әлеге кешеләр дөньяны үзгәртергә сәләтле. Менә без – гадәти кешеләр – агым уңаена йөзәбез: берәүләр ишкәк ишә, икенчеләр кул кушырып утыра, ә болар – ниндидер ыргылыш ясый. Миңа бу кешеләр белән танышу, аларны кунакка чакыру, уй-фикерләрен тыңлау бик тә кызык. Әйдәгез, фикер алышып кына калмыйк, мәсьәләнең асылына төшеник. Ягъни мәсьәләнең асылына төшенә барган саен, яңа белем үзләштерүнең әһәмиятен яхшырак аңлыйсың. Мисал өчен, әгәр мин Давос форумына бармаган булсам, боларны белми калыр идем. Бу – кайдадыр еракта, безгә кагылмый, дип уйладым. Тик бу алай түгел. Дүртенче технология революциясе – пар машинасы, илне электрлаштыру, автоматлаштырудан соң хәзер бара торган процесс ул.
С.Б.: Автоматлаштыру – ул цифрлы технологияләр дигән сүз.
Р.М.: Әйе. Шунлыктан барыбыз да туктаусыз алга барырга, белем алуны дәвам итәргә тиешбез. Кемдер – заманнан алдарак барыр, кемдер – арттарак. Ә безгә исә бергәләп хәрәкәт итәргә кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|