• 26.04-09.06 "Тукай карашы" И. Майоров күргәзмәсе (Санкт-Петербург). Г. Тукай әдәби музее
  • 23.05-24.05 "Тапшырыл...ган хатлар" спектакле премьерасы. Кариев театры. 18.30
  • 08.06-09.06 "Лето Балета" фестивале. УНИКС
Туган көннәр
  • 24 Май Кафил Әмиров
  • 24 Май Хәмдүнә Тимергалиева
  • 24 Май Алмаз Миргаязов
  • 24 Май Индус Таһиров
  • 24 Май Фидаил Мәҗитов
  • 25 Май Мәсгут Гайнетдинов
  • 25 Май Миргазыян Юныс (1927-2014)
  • 25 Май Госман Исхакый
  • 25 Май Әлфия Айдарская
  • 25 Май Илфир Якупов
  • Арча. Васильев Бужада 12 сутый җир сатыла. 89370045793
  • Татар телендә төрле дәрәҗә катлаулылыкта чыгышлар, докладлар язып бирәм яки тәрҗемә итәм. 89869257507
  • Казан шәһәре, Константиновка поселогында дача сатыла, 6 сот. 89370037412
  • 14R дисклы җәйге көпчәкләр сатыла. Яхшы хәлдә. 8мең.8655823885
  • Редакция тирәсендә эш эзлим. Белемем буенча югары белемле журналист. Журналист, текст басучы, корректор вазифаларын карыйм. Телефон: 89991574961
  • 1 июньнэн озакка Казанда Азино тирэсендэ бер булмэле квартир яисэ гостинка снимать итэбез. Ике татар кызы. Собственниктан кирэк, риелторлар борчымагыз. 89047183922(ватсапка языгыз,шалтыратуга жавап бирмим)
  • Актаныш районы Иске балтач авылында тана сатыла.89393844139
  • 2 булмэле квартирны эйбэт хэм тэртипле гаилэгэ арендага бирэбез. 15 мен+ коммуналка. Собственник. 8-98-69-17-51-15.
  • Общежитияда бер булмэле сатыла. 18 кв.м. 4 4 этажда .Ботаническая -20. Казань.89586235290 Бэясе килешу.
  • Маникюр Советский район (комбинированный маникюр+срез ножницами+однотонное покрытие гелем с выравниванием ногтевой пластины)-400сум Шалтыратыгыз,языгыз 89872344246

 

 

 
Архив
 

               

15.03.2016 Мәдәният

Рада Нигъмәтуллина кемгә рәнҗи?

Аңа бәхет юрап, шат күңелле булсын диеп, Рада дип исем кушканнар. Әмма язмышы Тукайның шигъри юлларындагыча килеп чыга: шат яратса да, җиһанга ят яраткан, ахрысы... Һәм менә танылган сынчы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты 85 яше тулырга берничә ай кала соңгы талпыныш ясый: “Рәнҗү” дип аталган саллы хат яза.

Әлеге хатны кызлары Россия һәм Татарстан Президентларына, республикадагы иҗат берләшмә­лә­ренә юллый, әмма бүген­гәчә берсеннән дә җавап кил­мә­гән әле. “Ватаным Татарстан” газетасына әлеге хат Татарстан Жур­налистлар берлеге аша килеп керде. Без хатны кулга тотып иҗади гаилә белән танышыр өчен Яшел Үзән районындагы Октябрь бистәсенә юл тоттык.
Нигъмәтуллиннарның 3 катлы йорты тыштан чыннан да мәһабәт күренә. Каршы алырга чыккан Изабелла Викторовна, уйларны сизеп булса кирәк, Ходорковский яши дип белерсең, дип елмая. Әмма остаханә-йортка якынайган саен, беренче мизгелдәге хисләр тарала барып, мондагы фәкыйрьлекне күреп, чарасызлыктан тын җитми башлый.
 
Күптән түгел редакция “Татмедиа” агентлыгына Габдулла Тукай­ның 130 еллыгы уңаеннан башкарачак  эш планын юллады. Анда Тукай лауреатларының бүгенге хәле белән таныштырачак рубрика исеме дә язылган иде. Бу язманы аның тәүгесе дип кабул итәргә була. Менә ул Тукай лауреатлары – Рада, Марина Нигъмәтуллина, Изабелла Рогожинаның бүгенге хәле: янгыннан зыян күргән йорт, фәкыйрьлек, чарасызлык, рәнҗү... Йортның беренче каты: таш идән, измәләр, эш кораллары, саклау шартлары булмаганлыктан ярылган язучы Гомәр Бәширов бюсты, таушалган диван, утын калдыклары...  Күптән түгел биредә авария булган, йортта җылылык торбалары шартлаган.  Хәзер икенче каттагы бүлмәне утын ягып җылытырга, шунда яшәргә азапланалар. Өченче катта – яктылык утравы. Тукай пре­миясенә лаек булган композиция­сенең кайбер өлешләре, “Сабантуй” композициясе. Бу катны алар музей сыман оештырганнар. Ә икенче катта әйтерсең лә сугыш чоры. Өске киемнән, шәлгә төренгән Рада ханым, кызлары, корымга буялган мич, почмакта бәдрәф хезмәтен үтәгән чиләк. Заманында Татарстанның беренче Президенты ярдәме белән салынган әлеге йорт  гаилә Тукай премиясе белән бүләкләнгәннән соң яна. Тирә-күрше әле дә  ут төрткәннәр дип фараз кыла. Сынчылар исә  барыннан да     бигрәк иҗат эшләре­нең юкка чыгуына кайгыра. Рада ханым бу хакта менә ниләр сөйли:
 
– Бүген безнең хәлне күреп торасыз... 8 ел элек булган янгыннан соң әле дә аякка баса алмыйбыз. Газ белән ике бүлмәне җылыта, шунда яши, ашый, эшли, юына идек. Хәзер утынга калдык... Без­нең эшебез юк. Рәссам өчен заказ кирәк, эшенең сатылуы кирәк.  Авыл кешеләре хәлебезнең авырлыгын күреп, кызларыма каян бушка яшелчә, җимеш юнәтеп булуын әйткән. Ике кеше пенсия­сенә дүрт җан яшәгәнлектән, без аларны сатып ала алмыйбыз. Кызлар яшелчә базасының чүплеген­нән яшелчә белән тулган ике арба өстерәп кайтты. Гомер азагында чүплектән ашарга калырмын дип кем уйлаган бит. Ярый, монысын күтәрдек, ләкин күпме тир түгеп ясалган сәнгать әсәрләре төрлесе төрле җиргә таралган, өйдәгеләре, остаханәдәге­се бәс сарып акрынлап ватыла бара. 500дән артык хезмәт бит ул! Түрәләр күпме генә үгетләсә дә, без аларны тамак өчен берәм­текләп сата алмыйбыз! Без­нең гаилә аларны Татарстанга бушлай бирә. Бары тик бер бина табып урнаштырсыннар, халыкка күрсәт­сен­нәр иде. Моны Мулланур Вахитов, Федор Шаляпин, Салих Сәй­дәшев кебек олпат шәхес­ләргә һәйкәл салу өчен игълан ителгән бәйгедә җиңгән, әмма әлеге җиңү башка авторлар тарафыннан тартып алынган сынчы әйтә. Респуб­лика җитәкчеләре шушы үтене­чемне ишетсен иде.
­
Сара – минем кебек сөйкемсез сөяк ул


Рада Нигъмәтуллинаны күпләр Сара Садыйковага багышлап иҗат иткән һәйкәл буенча белә. “Җи­дегән чишмә” дип аталган әлеге әсәр моннан егерме ел элек үк узган бәйгедә җиңеп чыга. Юнысовлар мәйданына тәгаенләнгән һәйкәл­нең граниттан пианиносы уела һәм ...юкка чыга, ә бронзадан коелган сын складта тузан җыеп ята бирә.

– Сара Садыйкова – нәкъ минем кебек сөйкемсез сөяк ул. Аны исән вакытында да яратмаганнар, үлгәч, һәйкәл салуны күпсенделәр. Сара дөньясын аңлаганга “Җи­дегән чишмә” туды. Ул су ташучы кызлардан, фонтаннан, пианинодан башка тулы түгел. Хәзер инде мин әле­ге һәйкәлнең куеласына ышанмыйм. Башта Юныс мәйда­нын­дагы җир сатылды, аннан пианино юкка чыкты, хәзер Мәдәният министрлыгы вәкилләре “һәй­кәлдән баш тартам” дип язылган кәгазьгә кул куюымны тели. Юк, мин алай эшли алмыйм. Баш тарту милләткә хыянәт итү белән бер булыр иде. Монда һәйкәлнең йөз өлеше белән бәйле вакыйганы да искә төше­рер­гә, аңлатма кертергә кирәктер. Чын­нан да, ул миндә сак­лана. Әм­ма без аны һәйкәл урынында эш башлану белән оештыручыларга тапшырачакбыз. Хәзер үк тапшырсам, алар “Җидегән чишмә” урынына бер почмакка коры һәйкәлне генә бас­тырып куярлар иде.

Безнең төп бәла – тормышка җайлаша белмәүдә

Рада ханым әнә шулай ди дә үткәнен искә төшереп тын кала. Үткәндә исә шатлыклы мизгелләр бик аз, бик тансык икән шул:

– Балачактан яртылаш ятим мин. Әти безне мин ана карынында чакта ук ташлап киткән. Гәрчә морзалар нәселеннән, Совет чорында исә партия кешесе булса да. Әни сәүдәгәрләр нәселеннән, 17 яшен­дә гаиләдән киткән һәм үзен ре­волюциягә багышлаган. Мине әни җидееллык мәктәпне тәмамла­ган­нан соң Казанга җибәргән. Гоме­ремнең матур мизгелләре Хәким Сәлимҗанов гаиләсендә үтте. Хә­ким абыйның хатыны Галия Нигъ­мәтуллина әнием Өммегөл­сем­нең апасы иде. Марсель белән бергә үстек, соңрак ул Мәскәүгә укырга, мин Ленинградка Репин исемен­дәге сәнгать академиясенә киттем. Хәким абыйның күршесе Салих абый Сәйдәшев ярдәмчел, тыйнак кеше булып истә калган. Ул безгә үз почмагыннан урын бирә иде. Хә­ким абый аның талантына соклана, каникулга кайткан саен, әле студент кына булсам да, Рада, Салих абыеңны яса әле, исән чагында йөз чалымнарын хәтерләп кал, ку­лың­ны ныгыт, ди иде. Салих Сәйдәшев һәйкәленә бәйге игълан ителгәч, кул хәтере уянды, комиссия дә, халык та эшемне яратып кабул итте.

Ләкин кайдандыр Гасыймов пәйда булды, читтән кил­гән гастарбайтер безгә Сәйдәшев һәйкә­лен салып китте. Әле хәзер дә, Сәйдәш түгел, бөтенләй охшамаган бит ул, дип шаккаталар...  Күрә­сең, без – татарга ярамаган тагын дигән фикер белән эш йөрткән­нәрдер. Яхшы, хуш, без бусын да үткәрә белдек, Шаляпин һәйкәленә игълан ителгән конкурс­та җиңү, архитектор Розалина Нур­галиева машинасында ава­рия­гә очравыбыз, әзер про­ек­ты­быз­ның җиме­ре­лүе, Ма­рина­ның им­гәнүе, минем инфаркт алуымны да үткәрдек. Без хаста­ханәдә ятканда яңадан ашык-пошык бәйге оештырулары, тиз арада яңа автор бил­геләүләрен бик авыр кабул иттек, әмма тормыш дәвам итте. Шулай да, 60 ел хезмәт иткән Казанымда минем бер генә булса да һәйкәлем булырга тиештер бит инде?!

Рада Нигъмәтуллина гомер аза­гында Казанда Галиәсгар Камал һәй­кәленең куелуын өмет итә. Эс­киз әзер, академия театры җитәк­челеге риза, әмма...

– Камалга һәйкәл турында Марсель Сәлимҗанов хыяллана иде. Эскизны да бергәләп диярлек ясадык. Ләкин Марсель авырып китте, һәйкәл кайгысы бетте. Болай уйлап мин ялгышканмын. Баксаң, һәйкәл артыннан театр директоры Шамил Закиров йөр­гән, соңгы көннә­ре­нәчә түрәләргә хатлар язган икән. 2007 елда, Театр көнендә һәйкәл­нең эш варианты академия театрында урнаштырыл­ды. Бу көнне биредә гаилә­безнең “Театр­га мәхәб­бәт” дигән күр­гәзмәсе дә ачылды. Барысы да бик канәгать, һәммәсе һәйкәлнең урнашуына риза иде. Ләкин  вакыт бара, Камал һәйкәле юк та юк... Дөрес, театрда һәйкәл хакын­да онытмыйлар. Гаи­ләдә театр­ның директоры Илфир Якупов­ның һәм баш режиссеры Фәрит Бикчән­тәевнең театрның 110 еллыгы уңаеннан (ә бу истәлекле дата быел билгеләп үтелә) әлеге һәй­кәлне бронзадан куюларын һәм Камал театры янына урнаштыруларын сорап язган хатлары саклана. Әмма мәсьәлә әле дә хәл ителми.

Без алар язмышын бүлешәчәкбез

Кызларның да таланты шаккатмалы. Баштан Рада ханымнан гаи­лә оешу мизгелләрен сөйләтик әле:

– Мин – Казаннан өстемдәге бердәнбер ситсы күлмәктән чыгып киткән кыз бала. Викторның да язмышы минекеннән әллә ни аерылмаган, күрәсең. Икебез дә матди яктан ярлы, әмма матурлыкны тоя һәм җиткерә белү ягыннан бай булдык. Виктор дәрес вакытында сын әвәләгәндә миңа балчыктан бәлә­кәй шарчыклар ясап ата иде. Ки­емгә, биткә, чәчкә эләгә дә, ачу чыга. Бу аның үзенә күрә игътибар күрсәтүе булган икән. Тора-бара якынайдык, ике арада сөю уты кабынды. Мин татар егетенә кияүгә чыгармын дип хыялланган идем, алай булмады... Виктор күңе­лем­дәге хисләремне нечкә тоемлый һәм эшемдә җандаш, кулдаш, фи­кердәш була белде. Уртак  про­ек­т­­ларыбызның уңышының сере дә шундадыр, мөгаен. Мин исә күңе­лемдәге миллилекне сән­гать­кә салдым, кулымнан тамган һәммә эшем­дә милли аһәң, милли төсмер. Балаларымның аларны сата алма­вының хикмәте шунда: алар безнең уртак эшебездә татар рухын күрә һәм киләчәк буынга бербөтен итеп тапшырасы килә.

Изабелла белән Маринаның исә өстәмә музыка белемнәре дә бар. Сынлы сәнгать буенча бик күп бәйгеләрдә җиңгәннәр һәм чит ил­дә эшләү тәкъдимнәре алганнар. Баш тартуларын бик гади, без әти-әни язмышын бүлешә­чәк­без дип аңлаталар. Кеше кадере, та­­лант кадере булмаган илдә яшәү­ләрен кечкенәдән күреп үссәләр дә.

P.S. Нигъмәтуллиннар бүген иҗат галереясы ачылуга, Г.Камал һәм С.Садыйковага, ни­һаять, һәй­кәл куелуга өмет итеп яши. Алар­ның әлеге өмете акланырмы, Рада Хөсәен кызының “Рән­җү” дигән  хатына җитәкчелек ничек җавап бирер? (Бу хат Тата­р­стан  Язучылар һәм Журналистлар бер­лекләрендә бар, moskvaprezidentu.ru сайтына, әле­ге сайтның социаль челтәрләр­дәге төркемнәренә элен­гән. Әлеге хат уңаеннан фикерен белергә теләп Татарстан Дәү­ләт Советы­ның Мәгариф, мәдә­ният, фән һәм милли мәсь­әләләр комитеты рәи­се Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. Ул: “Рада ханым бик дөрес яза. Ул– бик зур талант иясе, әмма ниш­ләптер аның кадере юк. Мин моны аңлый алмыйм. Сара Садыйкова һәйкә­лен алсак кына да, аңла­шылмаучы­лыклар бихисап. Һәй­кәлне Юнысов мәй­данына салу турында хөкүмәт карары бар һәм ул гамәлдән чыгарылмаган. Әмма шәһәр хакимияте аны икенче урынга күчерергә тели. Бу гамәл берничек тә аңла­шылмый. Без әлеге мәсьәләләр уңаеннан шәһәр хакимияте, Мә­дәният министрлыгы вәкилләре белән җыелышып сөйләштек. Бөтенесе дә кирәк диләр, әмма нишләптер эш бармый. Үзе исән чакта һәйкәлләр салынсын иде инде”, – диде ул. “ВТ” яңалыкларны күзәтеп барачак.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.03.2016
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом