|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.03.2016 Криминал
Терминалдан 4 миллион сум акча урлаган Татарстан кешесе тоткарланган (ВИДЕО)10 мартка каршы төндә Зәй районы полиция хезмәткәрләре ТР Эчке эшләр министрлыгының оператив хезмәткәрләре белән берлектә 4,3 миллион сумга якын акча урлауда шикләнелүче 33 яшьлек ир-атны кулга төшергән. Тикшерү фаразлары буенча, түләү терминалларына хезмәт күрсәтү вазифасы йөкләнгән гаепләнүче 15 гыйнварда Казандагы 40 терминалдан акча урлый һәм шәһәрдән табан ялтырата. Гомуми зыян – 4 миллион 297 мең сум дип игълан ителә. Хокук сакчылары аның Зәйдә танышларында качып ятуын белә һәм кулга төшерәләр. Җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре урланган акчаның яшеренгән урынын ачыклау белән мәшгуль. Суд тарафыннан гаепләнүче 16 апрельгә кадәр сак астына алынган.
--- |
Иң күп укылган
|