поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2016 Шоу-бизнес

Альфред Якшимбетов: "Салаватның характеры авыр диләр. Минеке дә җиңелләрдән түгел"

Кышкы озын кичләрдә Габит абыйлар йортында бала-чага концерт куя. Сәке сәхнә ролен үти. Пәрдә корып куялар. Кызлар җырлый, ә кечкенә Альфред ике ягына китап тотып, гармун уйнаган кебек көй чыгарып тора, кемдер бии. Еш кына үз-үзләренә менә шундый гаилә бәйрәме оештыра алар.

Ә Габит абый белән Шәмсия апа кызлары һәм улларының чыгышларын карап хозурланып утыра... Балачактан баянчы булырга хыялланган Альфред Якшимбетов Башкортстанның Әлшәй районы Иске Акколай авылында биш балалы ишле гаиләдә узган балачагын әле дә яратып искә ала. Балачак, яшьлек еллары да артта калган, Салават Фәтхетдинов белән иңне-иңгә куеп иҗат итә торгач, инде 55 яшь тә тулып куйган икән.
 
– “Альфред абый” дип әйтәм инде... Альфред абый, узган юбилеегыз белән сезне!
 
– “Җаный” дисәң дә ярый. Рәхмәт!
 
– Татарда кайсы баянчыларны виртуоз дип саныйсыз?
 
– Алар Татарстанда да, Башкортстанда да бар. Әмма берсен дә аерып әйтәсем, үпкәләтәсем килми.
 
– Сез композитор да бит әле...
 
– Композитор дисәң, зур яңгырый. Композиторлар опералар, арияләр иҗат итә. Ә үземне җырлар авторы дип әйтер идем. Җыр иҗат итү өчен иң мөһиме – тынычлык, кешенең комачауламавы. Янымнан песи үтеп китсә дә фикерем югалырга мөмкин. Җыр язганда өйдә аерым бүлмәдә утырам. Ятим бала турындагы шигырьгә көй иҗат итәсең икән, ул баланың күз яшен, күңел сыкрануларын тоярга кирәк. Һәр җырны язганда образга керәм, борчылам, шунда яшим. Аннан соң ул җырны кем җырлаячагын уйлыйм. 

– Хәзерге заманда җырчылар җыр­лары аша җәмгыятьне тәрбияли аламы?
 
– Әлбәттә! Безнең төп эш шул бит инде. Русларга “русская водка”, “русская селедка” дип җырлау да килешә. Ә бездә алай ярамый. 

– Салават белән эшләү бик үк җиңел түгел диләр...
 
– Аның белән 1981 елдан бирле бергә без. Армиядән хезмәт итеп кайткач та бергә эшли башладык. Татарстанга килгәнче Башкортстанда концертлар куйдык. Бер генә җырчы белән эшләсәң, аның бөтен гадәтләрен белеп бетерәсең икән ул. Мин Салават Зәкиевичның күз карашыннан ук нәрсә әйтергә теләвен аңлыйм. Әйе, характеры авыр диләр. Минеке дә җиңелләрдән түгел. Әмма барыбер уртак тел табып иҗат итәбез, яшибез.
 
– Наилә ханым кем булып эшли?
 
– Минем хатын булып (көлә). Хореограф иде ул. Әмма мин гастрольләрдән кайтып кермәгәнгә, гел өйдә булды, балаларны тәрбияләде. 15-20шәр көнгә гастрольләргә чыгып китә идем бит. Шундый темп­та эшләвемә каршы килмәде. Килешеп яшәдек. Улыбыз белән кызыбызны тәрбияләп үстерүдә роле зур булды. Балаларның үскәнен күрмәдем дә диярлек. Хәзер оныкларны карыйбыз инде.
 
– Балаларыгызга нинди әти идегез?
 
– Бераз кырыс та булганмындыр. Улым Салават башлангыч сыйныфта укыганда бер хәл булды. Сезгә сөйләсәм, үпкәләмәстер инде. Ул вакытта Чаллыда яши идек. Гастрольләрдән кайткан чагым. Салаватның көндәлеген карыйм дип, үзеннән сорап алдым. Ачып карасам, көндәлеге рәтләп тутырылмаган! Ачуым килде. Чәпәп җибәрдем берне. Көндәлеген икегә ертып бәрдем. “Кибеткә барып, яңа көндәлек алып кайт. Сиңа өч көн вакыт! Ярты елдагы укыган фәннәреңне язып, укытучыларыңнан барлык билгеләреңне куйдырт. Бөтенесе тутырылган булсын!” – дидем. Орышкан өчен йөрәгем сыкрады инде. Үзем жәллим, үзем тәртипкә өйрәтергә телим. Шуннан соң Салават өч көн эчендә бөтен билгеләрен куйдыртып кайтты. 
 
– Балаларыгыз иҗат юлыннан китмәдеме?
 
– Көчләп булмый бит. Үзләренең эшләрен бик матур башкаралар. Салават ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында бүлек җитәкчесе булып эшли. Киленебез Алсу белән Камилә исемле оныгыбызны үстерәләр. Кызыбыз Альбина кооператив институтын тәмамлады. Әлегә декрет ялында утыра. Киявебез Вадим белән Элина исемле оныгыбызны тәрбиялиләр. Бүген бөтен гаиләбез белән бергә яшибез: фатир зур, Аллага шөкер. 
 
– Туган нигезегез исәнме?
 
– Исән. Иске Акколай авылында төп нигездә әнием Шәмсия яши. Әтием Габит 68 яшендә вафат булды. Бертуган ике энем – Азамат белән Миңнасыйп та вакытсыз арабыздан китеп бардылар. Апам Мөнәвәрә белән сеңлем Альфира Башкортстанның Дәүләкән районында яши.
 
– Пешерергә яратасызмы?
 
– Шашлык кыздырырга яратам. Төрле иттән ясыйм. Иң әүвәл итнең ярыларын алып ташлыйм. Аннары, пылау пешерергә яратам. Борычлап, кайнар аш ашарга яратам. Әгәр шулай булмаса, минем тамак туймый. Әллә нинди ачы тәмләткечләр салып бетерергә мөмкинмен.
 
– Үзегезгә ниләр телисез?
 
– Күңелдә илһам бетмәсен. Бөтен әйбергә начар яктан гына карарга кирәк түгел. Тормышның матурлыгын күрә белсәң, аның  җыры да килеп чыга. 
 
 

 


Эльза ГАЗИЗОВА
Акчарлак
№ --- | 10.03.2016
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»