|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2016 Криминал
Татарстанда үги кызын газаплаган хатын-кызны хөкем иткәннәрТүбән Кама шәһәре суды 43 яшьлек Г.Б.га карата хөкем карары чыгарды. Ул кече яшьтәге үги кызын газаплауда гаепле дип табылды. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Суд процессы барышында шунысы ачыкланган: былтыр август-сентябрьдә хатын-кыз 9 яшьлек үги кызын даими рәвештә кыйнаган һәм аңа карата көч кулланган. Г.Б. үзенә яла ягулары турында әйтеп, гаебен танымаган.
Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 4 ел сынау вакыты белән 4 елга, шартлы рәвештә, ирегеннән мәхрүм итте.
--- |
Иң күп укылган
|