|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.03.2016 Криминал
Машина караклары арасына нинди маркалар популяр?Машинам саклана торган урында калды дип тынычлап йокларга ашыкмагыз. Саклап бетермәүләре дә ихтимал. Йозакка бикләнә торган гаражга да ышаныч юк. Иң яхшысы – машинаның педаль, руль һәм тизлекне алмаштыру тартмасына махсус блокиратор кую. Машинамнан колак какмыйм дисәң, әнә шул киңәшне истән чыгармаска кирәк, ди хокук сакчылары. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының автомототранспортны куып алып китү һәм урлау очракларын ачу бүлеге җитәкчесе Рафаэль Габбазов сүзләренә караганда, түләүле машина кую урынында калдырган машиналарны урлап китүнең бернинди авырлыгы юк хәзер. “Җинаятьчеләр машина кую урынындагы күңеленә хуш килгән автомобильне сайлый да, сакчы янына килеп, иптәш егетем авырып хастаханәдә ята, шуңа машинасын килеп алырга кушты, дип ялганлый. Ни кызганыч, сакчылар да бу сүзләргә һич шөбһәсез ышана”, – ди ул. Алай гына да түгел, араларында хәтта угрыларга үз куллары белән булышучылар да булган. Мисал өчен, күптән түгел Казанның Вахитов районындагы машина кую урыныннан автомобильгә тагу җайланмасын урлаганнар. Угры, иптәшем шәһәр читендә, шуңа үзе килә алмады, дип “сакал теккән”. Сакчы исә аңа, рөхсәт бирү генә түгел, “прицеп”ны машинасына тагып ук җибәргән. “Ниндидер “дус” машинагызны урлап китмәсен дисәгез, сакчыга телефон номерыгызны калдырыгыз”, – ди Габбазов. – Угрылар пычкы ярдәмендә гараж ишекләрен дә кисә, ачкыч яратып, йозакны да ачып керә. Гараж диварын сүтеп, машина урлап киткән очраклар да булды”. Узган ел азагында гына да Бөгелмә шәһәрендәге гаражлардан дүрт машина юкка чыккан.
Ел башыннан бирле исә Татарстанда 27 машина урлаганнар. Узган елның шул чорында 21 машина чәлдерелгән. Быел караклар арасында үзебездә җитештерелгән машиналар популяр икән. Агымдагы елның ике аенда гына да республикада 12 “Лада” һәм бер “ИЖ-Ода” машинасын урлаганнар. Чит ил машиналары арасында андый язмышка дучар булучылар азрак. Ел башыннан бирле республикада 5 кыйммәтле машина гына (“Киа-Рио”, “Шевроле-Круз”, “Ниссан-Кашкай”, “Тойота-Хайлендер”, “Ауди Q5”) урланган.
Бу очракларның күбесе, гадәттәгечә, Казанда теркәлгән. Ә менә Биектау һәм Лаеш районнарында карда йөрү машиналарын урлау очраклары күп. “Бу аңлашыла да: әлеге районнарда хәлле кешеләрнең бакчалары урнашкан. Хуҗаларның күбесе кыйммәтле чанасын ишегалдында гына калдырырга ярата. Шуңа угрыларның эше икеләтә җиңеләя”, – ди бүлек җитәкчесе. Ел башыннан бирле шәһәр яны бакчаларыннан шундый җиде җайланма урлаганнар. Аларның икесе генә хуҗасына кайтарылган.
Динә ШӘКҮРОВА |
Иң күп укылган
|