поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.03.2016 Җәмгыять

Батыр сөякләре җир куенына салынды

1942 елның сентябрендә Смоленск өлкәсен фашистлардан азат иткәндә һәлак булган Мостафа Хәбибуллинның эзтабарлар тапкан сөякләрен авылдашлары 6 мартта Кызыл Октябрь районы Пашат авылы мәчете алдында каршы алдылар. Биредә өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, авыл имамы һәм шулай ук батыр сугышчының бертуган оныкчыгы Марат хәзрәт Салахетдинов, Кызыл Октябрь районы җитәкчеләре Халит Сөләйманов белән Рафаэль Ильясов һәм Пашат авылы башлыгы Наил Атауллин да бар иде.

Авыл балалары каһарманга һәм Ватан сугышында башларын куйган барча ил батырларына багышлап шигырьләр сөйләделәр. Марат хәзрәт үзенең якын кардәшенең сөякләрен табып туган авылына китергән Михаил Поляков җитәкчелегендәге “Обелиск” эзләнү отряды исеменә олы рәхмәтләрен белдерде, Гаяз хәзрәт Ватаныбызны фашистлардан азат иткәндә җанын һәм тәнен кызганмаган батырыбызны җылы сүзләр белән искә алып дога кылды. Михаил Поляков, үз чиратында, Мостафа Хәбибуллинның сөякләренә һәм әйберләренә ничек итеп юлыгулары турында сөйләп үтте. 
 
- Без Смоленск өлкәсендәге Шатиевода эзләнү эшләре алып бара идек. Кинәт бер чокырга карашыбыз төште һәм казырга тотындык. Иң беренче булып кызылармеец каскасы чыкты, аннары сөякләре һәм сугышчының кесәсендә йөргән пәкесе белән медальонын таптык. Шушы медальонны экспертизага биргәч, экспертлар аның эчендәге язманы укып, сугышчының исем-фамилиясен һәм кайдан булуын белделәр. Без аның сөякләрен һәм әйберләрен туган нигезенә тапшыруны олы бурычыбыз дип санадык, - диде Михаил Михайлович һәм мәрхүмнең кесә пәкесен, медальонын, алмыйча калган медален һәм табылган документларын якыннарына тапшырды. Ә пуля эзләре калган каскасын җирле мәчеткә, яшь буынны сугышта башларын куйган батырларыбыз үрнәгендә тәрбияләү өчен бирде.
 
- Бу сугышчыбыз бит өч гасырга бәйле шәхес, чөнки ул 19 гасырда туган, 20 гасырда һәлак булган, ә менә 21 гасырда туган авылына китереп җирләнде. Безнең өчен башларын куйган шундый ил батырларын онытмаска тиешбез, - диде районның җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов.
 
Пашат авылы башлыгы Наил Атауллин җыелган халык алдында башта үзе сүз тотты, аннары бармак белән генә санарлык калган ветераннар арасыннан Абдулваһап ага Арифуллинны чакырды. Хөрмәтле авыл карты яу кырында илебез тынычлыгы хакында ятып калганнарның урыннары җәннәттә булыр, диде. 
 
Җиде дистәдән артык еллар билгесез булып яткан сугыш каһарманы сөякләрен туган нигезенә китереп җиргә кую сәбәпле, Гаяз хәзрәт белән бергәләп берничә дистә кеше җеназа намазына басты. Ислам дине таләп иткәнчә, сугышчыбызның сөякләрен ләхет алып, кәфен белән ябып җирләгәч, Маратхәзрәт Коръән укыды, Гаяз хәзрәт мәрхүм Мостафа Хәбибулла улының рухына багышлап дога кылды һәм аны соңгы юлга озатырга килүчеләргә рәхмәтләр белдерде. Шуннан соң ерактан килгән кунакларны җирле мәчеттә әзерләнгән кайнар аш табынына чакырдылар.

Ришат РАМАЗАНОВ
Туган як
№ --- | 14.03.2016
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»