поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.03.2016 Криминал

Түбәтәйле бабай табибны үтергәне өчен хөкем карарын көтә

Хәтерләсәгез, 2015 елның 11 декабрендә Чаллыда бер картның табибны атып үтерүе турында матбугат бик каты шаулап алган иде. Ниһаять, түбәтәй белән бәйле үтерү турындагы әлеге эш тикшерелеп бетеп, Чаллы судына тапшырылган. Суд якын арада бу эшне карап, карар чыгарырга тиеш. 85 яшьлек Мисбах Сәхәбетдинов табиб Андрей Железнов мине нык рәнҗетте, шуңа күрә үтердем дип бара.

Мисбах бабай сөйләгәннәрдән менә ниләр аңлашыла. Пенсионер 2008 елның июнендә циркуль пычкысында бармагын кистерә. Чаллыдагы поликлиникага теркәлгән булганлыктан, ул Тукай районының Яңа Мусабай авылыннан шунда килә. Табиб-травматолог А.Железнов аңа түбәтәен салырга куша. “Түбәтәемне йоклаганда да салганым юк”, – дип, бабай баш тарта. Салмасаң, дәваламыйм, ди табиб. Бабай жалу белән баш табиб янына керә. “Ә түбәтәеннән ярага инфекция керсә? Без гаепле булабыз бит”, – дип, Железнов баш табибны да тыңламый. Бабай да үз сүзен бирми. Нәтиҗәдә, Железнов нәрәт чакырта һәм картны врач кабинетыннан полиция алып чыгып китә.
 
Мисбах бабай бу хәлгә бик нык рәнҗи. Үзен, олы яшьтәге кешене, врач кабинетыннан полиция белән алып чыгып китүләренә кимсенә, хурлана. Вакыт узу белән, онытырмын, үпкәрән-җүем бетәр дип уйласа да, әлеге хәлне ул оныта алмый.
 
Кайчандыр слесарь-токарь булып эшләгән Мисбах бабай авылдагы сараенда үч алу коралы ясарга керешә. Тегеннән-моннан юнәткән әйберләрдән ясаган пистолетын, таянып йөри торган таягы башына кыстырып, 2014 елның маенда ул Чаллыга теге поликлиникага китә. Железнов кабинетына кергәч, бабай таяк-пистолетын табибның күкрәгенә төби. Әмма дөрес корылмаган булу сәбәпле, пистолет атмый. Табиб аны танымый да, шулай ук таяк башында пистолет барлыгын да аңышмый. “Нигә миңа таяк терисез? Бар, күземнән югалыгыз!” – дип, картны куып чыгара.
 
Бабай өенә кайткач коралының конструкциясенә үзгәрешләр кертә, аны камилләштерә, ишегалдында тактага атып, пистолетын сынап карый.
Узган елның 11 декабре иртәсендә ул кабат Чаллыга юл тота. Поликлиника ишеге төбендә Железновның эшкә килгәнен көтә. Табиб килеп җитеп, машинасыннан төшеп, ишеккә таба атлагач, Мисбах бабай аның күкрәгенә таяклы пистолет тери һәм тәтегә баса.
 
Бабай беркая да качып китми. Полиция килгәч: “Аны мин үтердем”, – дип коралын тапшыра һәм аларның машинасына кереп утыра.
Хәзер Мисбах Сәхәбетдиновка түбәтәй аркасында килеп чыккан җинаяте өчен хөкем карарын гына көтәсе калды. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.03.2016
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»