|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.03.2016 Киңәш-табыш
Татарстанга явым-төшемнәр әйләнеп кайта (Ялларга ҺАВА ТОРЫШЫ)Иртәгә, 12 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз кар, көндез юеш кар явып узачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан күтәреләчәк. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы 3-8, аязган вакытта 11 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 3 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын көтелә. Юлларда бозлавык. Иртәгә Казанда болытлы һава. Төнлә 3-5 градус салкын, 0дән 2 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбе, 13 март көнне ресрубликада аязучан болытлы һава. Күпчелек районнарда бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан талгын. Төнлә 4-9 градус салкын булса, көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак. Юлларда урыны белән бозлавык.
14 мартка каршы төндә Татарстанда һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Аязучан болытлы һава булачак. Синоптиклар күпчелек районнарда бераз кар, төньяк-көнбатыштан исүче талгын җил фаразлый. Һава температурасы 4-9 градус, аязган вакытта 12 градуска кадәр салкын булачак.
--- |
Иң күп укылган
|