|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.07.2009 Фаҗига
БОРЧАККА БАРАБЫЗ, ДИДЕЛӘРНурлат районының Чишмә авылында яшәүче Нәсимә һәм Рәис Кыямовларның өч баласы да суга батып үлгәнен ишеткәч, ни уйларга да белмәдем. Олы уллары Рамил 7 яшендә су корбаны була. Инде килеп 13 ел узгач, 14 июльдә төштән соң кызлары Рамилә (15 яшь) белән төпчекләре Ришат (10 яшьтә) та шул рәвешле якты дөньядан китеп бара. Шулай ук авылдашлары, игезәк малайларның берсе 10 яшьлек Газиз Галиуллин да алар белән бата. “БОРЧАК АШАРГА БАРАМ, ДИДЕ”
Бүген ике гаиләне бер нәрсә – уртак кайгы берләштерә. Балаларны җирләргә килгән халык башта Кыямовлар, аннан Галиуллиннар йортында мәрхүмнәр белән хушлаша. Хәзер авыл зиратындагы өч кабер берничә көн элек булган вакыйганы искәртеп тора.
– Улым үлгән көнне төпчегем Газим белән Казанда сырхауханәдә идем, – дип сөйләде Газизнең әнисе Наилә. Йортлары авыл башында булганлыктан, иң элек аларга тукталдым. – “Ике игезәкнең берсе суга батып үлгән” дип, ирем Гали шалтыраткач, тәнемә салкын су сипкәндәй булды. Кайсысы бәлагә тарыганын башта Гали дә белмәгән. Кичке сәгать уннар тирәсендә өйгә кайттым, улыбыз моргта иде.
– Оныгым Газиз иртәнге сәгать сигездә өйдән чыгып китте, – дип кайгы килгән көнне искә алды Халисә апа. – Рамилә, Ришатка ияреп борчак, җиләк ашарга барам, дигәч, озак йөрмә, дип кисәттем. Төшке ашка кайтмагач, күңелгә шом керде. Урамга чыгып эзләдем, тапмадым. Соңыннан улым Әнвәр аны су төбеннән алып чыкты.
– Йортыбыз юл буенда урнашкач, улларыбызны трассадан үтүче машина бәрмәсен дип гел курыктык. Ә Газизнең үлеме судан булды, – дип авыр сулап әйтте Гали. – Ул беркайчан су коенмады. Чөнки якын-тирәдә елга юк. Алар баткан җир авылдан дүрт чакрым ераклыкта. Ни рәвешле суга кергәннәре билгесез, Газизнең өстендә киемнәре дә шул килеш. Кесәсендә җиләк бар иде.
Галигә 34 яшь, УТТда машинист булып эшли. Наилә өйдә балалар карау белән мәшгуль. 1998 елның 22 октябре аларның кавышкан көне.
– Кияүгә чыкканда миңа 18 яшь иде, – дип дәвам итте Наилә. – Төгәл тугыз айдан 12 июльдә улларыбыз туды. Гадел 3 кг 10 грамм, 54 см, Газиз 2 кг 950 грамм, 53 см иде. Бер-берсенә бик охшаганнар. Үзара тату булдылар. Бөтен эштә булыштылар. Идәнгә кадәр юдылар. Мәктәптә дә яхшы укыдылар.
Наилә улларының фотолары тупланган альбомны кулыма китереп тоттырды. Ике тамчы су шикелле бер-берсенә охшаган бәләкәчләрне күреп сокландым, яшьли гомере өзелгән Газизгә карап күңелдә кызгану хисе уянды. Каршымда басып торган Гаделнең дә күзләре фотога төбәлде. Туганын сагынуын сиздермәс өчен булса кирәк, 4 яшьлек энесе Газимне алып, икенче бүлмәгә чыгып китте. Суга баткан көнне ул да игезәгенә ияргән. Тик еракка китсәм, әби орыша дип, кире борылган. Гомере бетмәгән инде, ди әти-әнисе.
“ЯШӘҮНЕҢ КЫЗЫГЫ БЕТТЕ”
Күрше урамда гына Нәсимә апа белән Рәис абый яши. Йөрәк парәләре турында сөйләргә каршы килмәделәр.
– Иртәнге сәгать тугызда Ришат уянды, – дип хатирәләрне яңартты әни кеше. – “Апа, тор, борчакка барабыз”, – дип, Рамиләне уятты. “Әни, өч чатка чәчемне үр әле”, – диде кызым. Газиз килгәч, иртәнге уннар тирәсендә өйдән чыгып киттеләр. Озак вакыт кайтмагач, әллә адаштылар микән дип уйладым. Шуннан кичке сәгать 5 нчеләрдә эзләргә чыктык.
Шулкадәр акыллы булдылар. Бер-берсе өчен өзелеп тордылар. Икесе дә намаз укыды. Киләчәктә Рамилә дини белем алам дип хыялланды.
Рамилә су белән бәйле төшләр күргәләгән. Имеш, энесе суга батып үлгән.
– Без ул төшне яхшыга юрадык. Гомере бетәсен сизенгәндәй, соңгы вакытта гел елады, эче пошудан зарланды.
Иртәгә җидесен укытабыз. Яшәүнең кызыгы бетте. Өч баламның берсе дә юк бит, – дип елап җибәрде Нәсимә апа. 13 ел элек балык тотарга киткән җирдән олы уллары Рамил җан бирә.
– Балаларны су коенырга алып барганым булды, ләкин үзләре беркайчан рөхсәтсез йөрмәде. Рамиләнең йокы бүлмәсенә ремонт ясый башлаган идек. Тәрәзә алыштырдык. Бергә обой алырбыз, дидек, – дип әйтте әти кеше.
Кайгылы чакларында янәшәдә булган, ярдәм иткән өчен ике гаилә дә авыл халкына, туганнарына, дусларына рәхмәт белдерде.
Авыл җирлеге башлыгы Әнәс Рәхмәтуллин белән су буен барып карадык. Тирәнлеге 2 метр икән.
– “Суга керү тыела” дип берничә тапкыр язып элдем, алып ташлыйлар, – диде ул. – Күптән түгел олы кешеләр коенганны күреп, яннарына барып шелтә белдердем. Үзләре исерек, каршы әйтәләр, яныйлар. Әлеге урында көтү йөри, сыерлар төшеп шуннан су эчә. Алга таба нишләргә дә белгән юк, баш каткан.
Районның МЧС хезмәтендә дә Әнәс әфәнденең сүзен исбатладылар.
– Гомумән, безнең райондагы елгаларда коенырга ярамый, – дип искәрттеләр. – Чөнки болындагы барлык ашлама калдыклары суга агып төшә. Кешеләр авырырга мөмкин.
Районыбызда өч баланың суга батып үлүе гадәттән тыш хәл булып санала. Хәзер тагын өстәмә киңәшмәләр үткәреп, халыкны сак булырга чакырачакбыз.
Эльмира СӘЛАХОВА |
Иң күп укылган
|