поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.03.2016 Җәмгыять

1 апрельдән шәһәр траспортында йөрү бәясе 26 сум булыр дип фаразлана

Теге, күпчелек киләчәген белсә дә калтырап көткән көн килеп җитте: Казанда 1 апрельдән транспортта йөрү өчен яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. Билет бәясе кулдан түләгәндә -2 6 сум, транспорт картасы белән - 23 сум, айлык юл йөрү билеты кулланганда 15 сум булыр дип планлаштырыла. Социаль транспорт карталары үз көчендә кала. Җиде яшькә кадәрге балаларга җәмәгать транспортында йөрү - бушлай.

Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бу хәбәрне кичә “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесендә узган матбугат конференциясендә җиткерде. Казанда бүгенгә җәмәгать транспортында кулдан түләү - 20 сум, транспорт картасы аша 18 сум.

Мәгълүм булганча, 2 март көнне Казанның пассажир автотранспорты предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгать транспортында билет бәяләрен 28 сумга күтәрүне сорап, башкала мэры Илсур Метшинга, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зариповка ачык хат белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бу хакта без яздык инде. Хат чыкканның икенче көнендә үк Илсур Метшин транспортчылар белән очрашып сөйләште. “Без бәяләрне кискен күтәрүгә бара алмыйбыз, тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгел”, - диде мэр. Әлбәттә, бәя күтәреләчәге шунда ук ачык иде.

- Башкалада җәмәгать транспорты челтәрендә  843 автобус файдаланыла. Автобуслар паркының 45 проценты яңартуны таләп итә. Тарифлар  соңгы тапкыр 2014 елда кабул ителгән иде. Шуннан бирле техникага, запас частьләргә,  ягулыкка бәяләр сизелерлек артты. Транспорт чараларын идарә итүчеләргә, кондукторларга, эшчеләргә хезмәт хаклары күтәрелмәде, - диде Айдар Абдулхаков бу карарның нәрсәгә нигезләнүен шәрехләп. - Уйлап карагыз, автобус тәгәрмәче өчен бер шин бәясе генә дә 12 мең сум. Ашамлыкларга бәя күтәрелсә, бу 100 процент халыкка кагыла. Җәмәгать транспортына бәя арту халыкның өчтән бер өлешенә генә кагылачак.

“Метроэлектротранс” предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бәяләрне күтәрмәсәк җәмәгать транспорты үләчәк дип кырт кисте.
- Казанда автобусларның, трамвайларның һәм троллейбусларның даими йөрүенә, Европа дәрәҗәсендә эшләвенә гадәтләндек. Ләкин инде бүген керемнәр запас частьләр сатып алырга да, хезмәт хакларына да җитми башлады, - диде ул.

- Узган елның сентябрендә автобуслар катнашында аварияләр саны кискен артып киткән иде. Мэр Илсур Метшин бу уңай катгый кисәтү ясады. Предприятиеләрдә уздырылган тикшерүләрдән соң 19 шофер эшеннән җибәрелде. Урта Азия республикаларыннан килеп эшләүчеләр хезмәтләренә җаваплы карыйлар, - диде Айдар Абдулхаков. Әсфән Галәвов та Урта Азия вәкилләрен бик тырышлар, дип мактады.

Казанда узган ел электр транспортыннан 67,3 миллион пассажир файдаланган, шуның 31 миллионы метрополитенга туры килә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин ярдәмендә башкалага 40 троллейбус һәм 10 гадәти трамвай сатып алу өчен акча күчерелде. Яңа техника быелның март-апрель айларында кайта башлаячак, - диде Әсфән Галәвов. - “Имәнлек” (“Дубравная”) метро станциясе төзелә. Аннан соң метро юлы Фучик урамы, Азино ягына китәчәк.

 


 


Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»