|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.03.2016 Җәмгыять
Акчаны алганда гына рәхәт, кайтарып бирер вакыт җиткәч, бурыч баш бәласенә әверелергә мөмкинАкчаны алганда гына рәхәт. Ә менә кайтарып бирер вакыт җиткәч, бурыч баш бәласенә әверелергә мөмкин. Тиз генә баеп китәргә теләп, билгесез оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр белән дә шул ук хәл. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы Марина Патяшина акчага дип кесәгә кул сузганчы укырга киңәш итте. “Республика Татарстан” газетасы редакциясендә Кулланучыларның хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе вәкилләре катнашында турыдан-туры элемтә узды. Бер сәгать дәвамында белгечләр барлыгы 18 сорауга җавап бирергә өлгерде. Укучылардан килеп ирешкән кайбер мөрәҗәгатьләр бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган иде. Баксаң, күпме генә сөйләп торсалар да, бер үк тырмага басабыз икән.
Бүген коллектор хезмәте гадәти күренешкә әйләнде. Ярдәм сорап, Марина Патяшинага шалтыратучылар арасында да акча җыючылардан котылырга теләүчеләр шактый иде. Ә банкларга бурычны кайтарып бирергә ярдәм итүчеләрнең эш ысуллары төрле. Берәүләр көнгә берничә тапкыр шалтырату белән генә чикләнсә, икенчеләр өйгә килеп, ишек төбендә төрле язулар калдырып китәргә дә тарсынып тормый. Халыкның күбесе банкка әҗәте булуы хакында тәүге тапкыр ишетә. Җитәкче мондый очракта вакытны озакка сузмыйча, банкка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм матбугат чаралары өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе дә ярдәмгә килә алачак. Банкка бурыч булу-булмауны ачыклаганнан соң, судка мөрәҗәгать итәргә дә мөмкин. Димәк, сезнең исем-фамилиягез, телефон номеры, адрес турындагы шәхси мәгълүматны чит кешеләргә таратканнар.
Эштә кыскартылуга эләгү сәбәпле, банкка әҗәтемне кайтара алмыйм, дип зар елаучыларга да тик утырырга ярамый. “Банкка йөгерегез, – диде Марина Патяшина. – Иртәме-соңмы бурычны барыбер кайтарырга туры киләчәк. Әлеге хәлдән чыгу юлын эзләп табарга кирәк. Вакытны сузудан файда юк”. Банкка кредитны кайтарып бирергә ярдәм итүче оешмалар “тозагы”на эләгүдән саграк булырга кирәклеген дә искәртте ул. Болар – фәкать алдакчылар гына. Әҗәтне түләргә булышучылар бер тиенлек тә файда китермәячәк, ә менә бурыч күләме тагын да артырга мөмкин.
Ә алданмас өчен нишләргә? Татарстанда яшәүчеләрне әнә шул сорау борчый. “Ярык тагарак янында утырып калмас өчен кайсы банктан кредит алсаң яхшырак?” – дип сорады шалтыратучыларның берсе. Белгечләр әйтүенчә, Россиянең Үзәк Банк сайтында бурычка акча биреп торучы барлык оешмалар һәм банкларның исемлеге бар. Эшне әнә шул мәгълүматны өйрәнүдән башларга кирәк. “Банк тәкъдим иткән килешү, аның шартлары белән җентекләп танышыгыз, – диде җитәкче. – Килешүне өйгә алып кайтып укысагыз яхшырак. Әлеге документ аңлаешлы телдә язылган булырга тиеш. Ниндидер сорауларыгыз калса, банк хезмәткәрләренә кабат мөрәҗәгать итүдән кыенсынып тормагыз. Интернетта әлеге банк турындагы фикерләрне карап чыгу да комачау итмәячәк. Бары тик шуннан соң гына кредит рәсмиләштерү турында карар кабул итәргә ярый”. Кесәдәге акчасын банкка салып куярга теләүчеләргә дә шул ук киңәш. Җыйган маягыз “янып” китмәсен дисәгез, банкка барганчы ук, әлеге оешма турында барлык мәгълүматны өйрәнергә туры киләчәк. Иртәгәге көнгә ышаныч юк. Шуңа күрәме, быел кайсы банкларга ябылу кыркынычы яный дигән сорауга Марина Патяшина да җавап бирә алмады.
Барысы да үзебездән тора. Халыкның финанслар юнәлешендә аң-белеме түбән, ди белгечләр. Хәер, үз хокукларыбызны тиешенчә яклый да белмибез. Юкса хәл ителмәс булып тоелган сораулар арасында гап-гади нәрсәләр дә бар. “Ипотека килешүен рәсмиләштергән вакытта тормышны иминиятләштерергә тәкъдим иттеләр. Ризалаштык. Күптән түгел банкка бурычларны түләп бетердек. “Страховка” акчасын файдаланмаганга күрә, банк хезмәткәреннән әлеге сумманы кире кайтарып бирүләрен сорадым. Тик миңа “юк” дип җавап бирделәр. Акчаны алмыйча банктан чыгып киттем”, – дип сөйләде бер шалтыратучы. Җитәкче сүзләренә караганда, бу очракта банк хезмәткәре гаепле. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон нигезендә сез теләсә кайсы вакытта тормышны иминиятләштерү килешүеннән баш тарта аласыз, – диде ул. – Бу очракта “страховка”га киткән чыгымнарны кайтарып бирергә тиешләр. Телдән җавап алу белән генә чикләнмичә, язмача гариза тапшырырга кирәк”.
Ә менә чит ил сайтыннан кием-салымга заказ биреп, товардан да, акчадан да колак кагучыларга ничек ярдәм итәргә икәнен тәгаен белмиләр. Дөрес, Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре әлеге мәсьәләне өйрәнергә сүз бирде. Баксаң, Марина Патяшинаның да мондый сайтта “авызы пешкән” икән. “Интернеттан заказ биргән өс киеменең үлчәме кечкенә булып чыкты. Ул әле дә шкафта эленеп тора. Миңа ярамый, башка бирер кешем юк. Ирем исә форсат чыккан саен, бу хакта искә төшереп, төрттереп тора. Башка интернеттан бернәрсә дә алганым юк”, – диде ул.
Эльвира ВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|