|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.03.2016 Шоу-бизнес
Мөнир Рахмаев мәҗлестә исерек кунак белән сугышуы турында аңлатма бирдеКүптән түгел Мөнир Рахмаевның бер мәҗлестә сугышуы турында язып чыктылар. Имеш, җырчыга исерек кунак бәйләнгән һәм, эш йодрыкларга барып җиткәч, Мөнир түзмичә үзе дә берне суккан. Икенче көнне, янәсе, сугыш чукмары Мөниргә шалтыратып, гафу үтенгән. - Бу хакта комментарий бирергә теләмим, чөнки журналистлар болай да булган хәлне артык күпертеп язды. Бары шуны гына әйтә алам: мин үзем конфликтлы кеше түгел, һәрнәрсәне тыныч юл белән хәл итәргә яратам. Әмма сабырлыкның да чиге була.
- Мөнир, телевизор экраннарында "Тиң ярым белән 8 мартта танышырга тиешбез, аның туган көне дә шул ук көнне булырга тиеш", – дидең уенын-чынын бергә кушып. Үзең могҗизаларга ышанасыңмы?
- Әлбәттә, ышанам. Һәркем күңеле белән генә булса да, могҗизага ышанып яшәргә тиеш.
- Әниең һәм ике апаң туган ягың Әлмәттә яши. Аларга 8 Март бәйрәме уңаеннан нинди бүләкләр әзерләдең?
- Әле мин эш буенча Мәскәүдә, кызганыч, бәйрәмдә Әлмәткә кайта алмаячакмын. Якыннарыма курьер аша яз чәчәкләре - лаләләр бүләк итәргә уйлыйм. Әлмәттәге дустым заказ буенча чәчәкләр илтү белән шөгыльләнә, чәчәкләрне тапшыру өчен аңа мөрәҗәгать иттем.
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|