|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.03.2016 Шоу-бизнес
WhatsApp хезмәте Илдар Хәкимовның номерын тыйган (ФОТО)Танылган җырчы Илдар Хәкимовның быелгы 8 марты мәшәкатьле уза. Хатыны Гүзәлгә, кызларына, якыннарына бүләкләр тапшырудан тыш техник проблемалар чишеп йөргән ул. 8 март уңаеннан Илдар WhatsApp-та аерым төркем ача. Анда үзенең таныш-белеш кызларын өсти. Барлыгы 90 кеше! "Кызлар котлау открыткасын күргәч, кайсысы төркемнән чыгып китте, кайсысы рәхмәт әйтте", - диде җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә. Тик WhatsApp кына ошатмый бу хәлне. Тиздән Илдарның телефонында мондый язу пәйда була: Хәкимов техподдержкага яза. Әмма алар, әлбәттә, мәсьәләне минутында ук хәл итми. 8 март дигән көн тәмам булды дигәндә генә Илдарның WhatsApp кушымтасы эшли башлый. Электронкага исә гафу сүзләре килеп төшә: Шулай итеп җырчы иң кирәкле көнне - Халыкара хатын-кызлар көнендә "Ватсап"сыз калган.
--- |
Иң күп укылган
|