поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.03.2016 Хатлар

III төркем инвалидлыктан II төркем инвалидлыкка күчеп буламы?

Бөгелмә районы Татар Димескәе авылында III төркем инвалид – 45 яшьлек Илдус Әлмиев яши. Ялгызы гына гомер итә, буыннары сызлый, ул ярдәмгә мохтаҗ. Аның ярдәм итәр кешесе юк. Илдусны ничек тә II төркем инвалидлыкка күчереп булмасмы икән.
Фәридә Мөхтәрова, Казан.

Татарстан буенча баш медик-социаль экспертиза бюросының Бөгелмәдәге филиалы җитәкчесе Илдус Мәҗитов аңлатуынча, мөрәҗәгать иткән кешенең шул вакыттагы сәламәтлегенә бәйле рәвештә карар чыгарыла һәм авыруга теге яки бу группа билгеләнә. Тора-бара кешенең хәле яхшырырга, начарланырга мөмкин. Группаны үзгәртү өчен, авыру кабат тикшерү узарга тиеш. Башта участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Махсус юллама нигезендә, авыруның сәламәтлеген кабат тикшерәләр. Әгәр авыру йөри алмый, авыр хәлдә икән, хастаханә аны транспорт чарасы белән тәэмин итә ала, табибларның өйгә килү мөмкинлекләре дә бар.

Илдус абыйның сәламәтлеге ни хәлдә икәнен белү өчен, Татар Димескәе авылы фельдшерлык пункты мөдире Гөлзирә Солтановага да шалтыраттык.
– Бу кешенең теркәлү урыны безнең авылда түгел. Ул Бөгелмәдән вакытлыча торырга гына кайтты. Аны сирәк күрәм. Авылда ике кыз туганы бар, алар аңа булышып торалар, кибеттән азык-төлек алып кайталар. Илдус Әлмиевнең безнең фельдшерлык пунктына мөрәҗәгать иткәне юк, медицина ярдәме кирәк булса, әлбәттә, һәрчак әзербез, – диде Гөлзирә апа.

Илдус Әлмиевнең үзе белән дә сөйләшә алдык. II төркем инвалидлыкка чыгу өчен нинди анализлар тапшырасын, кая барасын да белә булып чыкты ул. Хастаханәгә барып ятарга мөмкинлегем генә юк, ди.

– Ялгызым хастаханә юлын ничек таптыйм... Хатыным, балам да бар иде дә – аерылыштык, менә, ярдәм итәрдәй иптәш булса иде ул! Хәер, авырый торган кеше янына килүче булмас шул. Болай өй тирәсендә йөрим мин, 2002 елда нык агуланган идем, шуннан соң ашказаным авырта башлады, даруларны да эчә алмыйм. Пенсиям күп түгел, алты мең тирәсе, аның да бер меңнән артыгын алиментка түлим. Кыскасы, очны очка ялгап барам. Миңа шалтыратканыгыз өчен рәхмәт инде сезгә, – диде Илдус абый.


---
Шәһри Казан
№ --- | 04.03.2016
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»