поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.03.2016 Ир белән хатын

Идеаль хатын буламы?

Мөгаен, барча хатыннарның да күңелен вакыт-вакыт шундый омтылыш биләп аладыр. Әмма адәм баласы ялкау. Аннан килеп кем өчен шулай тырышсын әле ул?.. Башкалабызда яшәүче, мөсли­мәләребез өчен “Идеаль хатын яки ашыгыч ярдәм” курслары оештыручы Гөлнара Закирова әңгә­мәбезнең башында ук нәфис затларыбыз өчен ике яңалык җит­керде.

Аңлашыла инде: берсе – начар, икенчесе – яхшы яңалык. Начарыннан башлыйк. Гаилә мөнәсәбәт­ләрендә индидер кыенлык килеп чыга икән, моңа хатыннар гаепле. Яхшысы шул: хатын-кыз берүзе генә дә мөнә­сәбәтләрне җайлый ала.


 
– Гөлнара ханым, бу фикерне кабул итүчеләр ай-һай күп булмастыр?


– Табигый, мотлак хакыйкать, раслау түгел бу. Берничек тә һәр очракка туры килми. Әгәр ир ди­гәнебез эчкече, ялкау икән, аннан ни көтәсең?! Ни кызганыч, хәзер беркайчан да эшләмәгән, килә­чәктә дә эшләргә җыенмаган, әти-әнисе җилкәсендә яшәүче, ирен­чәк, ялкау ир-егетләр катлавы бар­­лыкка килде. Бернинди җит­ди, көндәлек эшкә сәләтсез малайлар үсә. Сер түгел, егетләр белән кызларны чагыштырганда, гаилә тормышы өчен туташларыбыз иртә­рәк җитлегә. Гомеренең бер генә икән­леген, тормышының каралама түгел, ап-ак бит икән­леген аң­ла­са, ул булачак ирен бик җен­тек­ләп сайлаячак. Кызганыч, соңгы ва­кытларда гаилә тормышына өл­гереп бетмәгән, беркатлы кызлар да кү­бәя башлады. Яратам дип, берничә мәртәбә күргән ке­шегә кияүгә чыгалар да, кемгә ки­яүгә чыктым соң, дип аптырыйлар. Никах бит ул – бик җит­ди мәсьә­лә. Иреңнең гаи­ләсе белән танышырга, әтисе белән әнисенең мөгамә­ләсен күрергә, гаиләдә кем хуҗа икәнен чамаларга ки­рәк. Гадәттә егетләр әтисен кабатлый. Егетең­нең га­мәл-кыла­ныш­ларын җиз иләктән үткәрсәң дә комачауламас. Әгәр берничә мәр­тәбә алдаган, сүзендә тормаган икән, ди­мәк, ышанычлы кеше түгел, килә­чәктә дә ялганлаудан тартынып тормаячак. Әгәр тот­рык­лы эшли, эчми, өендә куна икән, димәк, ул – яхшы ир-ат. Әлеге өч шартның берсе генә үтәлмәсә дә, шактый кыенга туры киләчәк. Бу – минимум.
Гомумән, ир-ат мие башкача корылган, фикерләве гел бүтәнчә. Көчле җенес, гадәттә, әйбер, җиһаз, техника белән эш итәргә хирыс. Шәхесара мөнәсәбәтләрне бик үк чамалап бетерми. Психология неч­кәлекләрен начар белә. Хатын-кыз – тумыштан психолог, һәртөр­ле төсмерләрне, ишарә-ымнарны бик тиз тоемлап ала. Ирен яхшырак аңласын, балаларын тәрбияли алсын өчен, Аллаһы Тәгалә биргән аңа бу хасиятләрне.

– Ул чагында психологлар­ның 90 проценты – хатын-кыз­лар, 10 проценты гына ир-ат булып чыга?


– Процент нисбәтендә ничектер, белмим. Гадәттә психологлар – хатын-кызлар. Психолог ир-ат­лар­ның күпчелеге ничектер хатын-кызны хәтерләтә. Шунысы да бар: хәзер хисләрен тыя алмыйча тышка чыгара торган ир-егетләр кү­бәйде. Мин үзем мөселман гаи­ләләре, дин тотучы туташ-ханым­нар белән эшлим. Белмим, мөсел­ман булмаган гаиләләрдә хәл, бәлки, башкачадыр.
 
– Нигә мөселман гаиләләре белән генә эшлисез? Үзегез мөслимә булган өченме?

 
– Мөселманнарга Коръән бе­лән йогынты ясап була. Алар өчен Аллаһы Тәгалә, Мөхәммәд пәй­гам­бәр, хәзрәти Әминә, хәзрәти Хә­дичә – зур абруй! Мөселман булмаганнар өчен мондый абруйлы затлар юк. Аңлашыладыр: ханымнарыбыз белән интернетта аралашам. Курс үтүчеләр, лекциялә­ремне тыңлаучылар ирләреннән зарлана, төрлечә яманлый башласа, Алладан куркыгыз, көфер сүз сөйләмәгез, дип тынычландырырга тырышам. Кем кем өчен яралтылган соң: Адәм Хаува өченме, Хаува Адәм өченме? Күпләр, ир-ат минем өчен яралтылган, иркәләр­гә, назларга, кәефемне күрергә тиеш, дип исәпли. Чынбарлыкта Алла Хауваны Адәм өчен яралткан бит. Бәлкем кемгәдер бу сүзләрем ошап бетмәс. Мөселманнар моны тыныч кабул итә.

– Хатын-кызларыбыз, тигез хокук таләп итә торгач, арттырып җибәргәннәрен дә сизми калды.
 
– Дөрес әйтәсез. Чынлап та, бай­так кына хатын-кыз, ирем гаи­ләдәге бурычларын үтәми дип, үч итеп, үз бурычларын – хатын бурычларын да үтәми башлады. Янәсе, хәзер юл куйсам, муенга менеп утырачак. Минем әлеге “Идеаль хатын яки ашыгыч ярдәм” курсы лекцияләрен тыңлаганнарның кү­бесе ирен гаилә учагына кайтаруга ирешә. Ире хатынының үзгәрүен, яхшыруын күрә, өйгә кайтырга ашкынып тора, җылы карашка җы­лы­лык белән җавап бирә. Моның өчен хатын-кызга бик нык тырышырга кирәк.

– Әлеге “Идеаль хатын” курсын кайчан алып бара башладыгыз?

– Бу эшкә алынуыма бер ел да юк әле. Май аенда киңәшләремне бирә башладым. Үз тормышымда, гаиләмдә дә проблемалар булды. Шул проблемаларны чишәргә, мө­гамәләләребезне җайга салырга ниятләп, без бәхетле гаилә булырга тиеш дигән карарга килдем. Бик күп әдәбият укыдым, күп нәр­сәне анализладым. Әлхәмде­лилла, бер ел эчендә ирем белән мөнә­сә­бәтләрем яхшырды. Күз тия күр­мәсен: инде бер-бере­безне ярты сүздән аңлап яшибез. Хәзер ирем – иң якын кешем. Инде курсларга килгәндә, узган елның май аенда “Вконтакте” социаль челтәрендә: “Гаилә мөнәсә­бәтләре җәһәтендә мөслимәләргә киңәшләр бирәм” дигән игълан урнаштырдым. Шулай миңа мөрәҗәгать итә башладылар. Әүвәл атнага бер кеше...

Ике айдан соң, шушы аралашулар, сөй­ләшүләр нәтиҗәсендә, адым-адым җайга салу рәвешле үз методикам барлыкка килде. Һәр мөс­лимә белән аерым-аерым аралаша башладым. Әүвәл бушлай иде, аннан “Идеаль хатын”ны түләүлегә әйләндердем. Аңлашы­ладыр: телефон аша аралашабыз. Герма­ния­дән, Төркиядән шылтыратучылар булды (шунда яшәргә күчеп киткән ватандашларыбыз). Унбишләп кеше җыелгандыр. Алар белән ике атна дәвамында һәр көнне аралаштык. Алар зарлана, мин башларындагы “та­ракан”нарын эзлекле рәвештә, көнләп юк итеп барам. Өч кенә мөслимәнең килеп чыкмады. Бер очракта ире сөяркәсенә кит­кән, гомумән, исламнан читләшкән, эчә, казинога йөри башлаган иде. Икенче очракта үзе тырышмады, иренде. Аның белән гаҗизләнүем, гасабилануым... Өченче очракта аларның фикер сөрешләре бик нык аерыла иде. Ире югары белемле, ә ул нигездә көнкүреш мәсьә­ләләре белән генә мәшгуль, кыскасы, мәнфәгатьләре төрле. Ул мөнәсәбәтләрен җайлады, ире аңа яхшырак карый башлады. Тик кеше үз кабыгыннан чыга алмый инде. Шуңа күрә ире интернеттан үзенә икенче хатын эзләп тапкан. Һәрхәлдә ул бик тырышты, үзен шактый нык үзгәртте.

Шушылай ярты еллап эшлә­гәннән соң, мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде, өлгерә алмый башладым. Шуңа күрә “WhatSapp”та аудиоязмалар яздырып, төркемнәр туплауга керештем. Хәзер менә ноябрьдән башлап, дүрт ай эчендә ике меңләп кеше бу курсларны узды-тыңлады. Бу курста унөч көн, көнгә яртышар сәгать лекция. Һәркем тыңлап сең­дерсен өчен, шулай азлап-азлап сабак бирәм. Анда өй эшләре дә би­релә. Дөрес, бөтенесе өй эшләрен эшлим әле дип ашкынып тормый. Кайберәүләргә ошамый, үзләрен үзгәртәселәре килми. Югыйсә, калыплашкан күзал­лауларыгызны, карашларыгызны үзгәртергә, кирелегегезне җи­ңәр­гә туры киләчәк, дип кабатлап торам. Чынлап та, феминизмың белән унбиш, егерме, утыз ел яшәгәч, үзгәрү кыен. Бөтен хик­мәт – феминизмда! Бик читен булса да, дүрт-биш кенә кеше баш тартты.

Күбесе, нишләп мин боларны ун-унбиш ел элек белмә­дем икән, дип авыр сулый. Беренче, икенче көнне елап шылтыратучылар аеруча күп була. “Син кайда идең соң?!” – диләр. Менә шулай тәүбәгә килеп, илле проценты тәкъдимнәремнең барысын үти баш­лый. Яртысы, балаларым кеч­кенә, вакытым кысан, дип яки башка сәбәпләр табып, кушканнарны үтәүне кичектереп килә. Алда әйткән, шундук риза­лашканнарның 90 проценты бө­тенесен диярлек кабул итә. Вакытлыча гына түгел, гомерлеккә үзеңне үзгәртергә ки­рәк, дип мин гел кабатлап торам. Инде араларны яхшырттым дип тынычланып калырга ярамый. Мә­хәббәт ул – шундый нәрсә: теләсә кайсы көн­не китәргә, сүнәргә мөмкин. Гөл­не сугарган кебек, аны көн саен карап-багып торырга кирәк. Бә­хетле гаилә – тырыш хезмәт нә­тиҗәсе ул.

– Ир-ат та күпмедер күләмдә тырышырга тиештер, дип әйтер­гә мөмкин нәфис затлар.
 
– Әлбәттә, шулай. Ире дә җа­вапсыз калмаска тиеш. Хәер, хатыны тырышса, җавапсыз калмый ул. Алдарак әйттем ич инде. Әгәр өч шартны үтәсә: тотрыклы эшләсә, эчмәсә, өйдә кунса, бәхетле гаиләгә әзер инде ир-ат. Ни өчен мөга­мә­ләләр бозыла соң? Яңа өйләнешкән вакытта барысы да яхшы, матур була. Әмма тора-бара мөнәсәбәтләр бозыла. Чөнки алдан бер-берсе турында белешмиләр, сорашмыйлар. Ислам буенча гаилә корырга уйлаган кешең турында өченче затлардан, әйтик, күршеләреннән сораштырырга кирәк. Бөтенесен сөйләп бирәчәкләр. “Вконтакте” челтәренә кереп, аның дуслары, танышлары хакында да бик күп мәгъ­лүмат алырга мөмкин (хәзер яшь­ләрнең күбесе шунда теркәлгән).


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»