поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.03.2016 Җәмгыять

Кул эшләрендә күңел җылысы

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Европа илләрендә дә табигый материалдан ясалган көндәлек куллану әйберләре, кием-салым бик кыйммәт тора. Соңгы вакытларда безнең төбәктә дә кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр күбәеп китте. Арада яшьләр дә, олылар да байтак.

Уйлап карасаң, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну көннән-көн арта бара.

Камышлы авылында яшәүче Рәхбәрия Минетдин кызы Юнысова кул эшләре белән күптән мавыга. Кайчандыр бу эш аңа тормыш алып барырга да ярдәм иткән. Рәхбәрия апа белән аның җылы, якты өендә сөйләшеп утырабыз. Кая күз салсаң да, аның иҗат җимешенә төртеләсең. Искиткеч матур бизәкләр төшерелгән паласлар, чиккән сөлгеләр, бәйләгән оекбашлар, тәпечмәкләр. Һәр әйбердә останың күз нуры, кул җылысы, күңел матурлыгы сак¬лана. Рәхбәрия апаның тормышы озын һәм авыр булса да, шундый ук бизәкле һәм матур.
- Мин шушы төбәктә, матур табигатьле, уңган халыклы Дәүләткол авылында туганмын. Камышлыда 1911 елда зур янгын чыгып, бик күп кешенең йорт-җире янып көл була. Бер төркем зыян күрүчеләр Камышлыдан читтәге уйсулыкта читәннән өйләр салып яши башлыйлар. Тора-бара  анда агач өйләр дә калкып чыга. Шуларның берсе - безнеке булган, - дип искә ала Рәхбәрия апа.

Мәдрәсә тәмамлаган укымышлы, уңган, моңлы әнисе Гыйззинурның гомере кыска була. …Хатыны вафат булгач, Минетдин абый яшь хатын алып кайта. Рәхбәрия, җитеп килә торган кыз, вербовка белән Куйбышевка китеп бара. Җиде ел заводта эшләп, ул шәһәр тормышына күнә. Ләкин туган авылында аны Мохтар исемле егет көтә. Ике яшь йөрәк кушылып, матур гына тормыш корып җибәрәләр. Бер-бер артлы балалары Фәрит белән Фәридә дөньяга килә. Балалары үсә төшкәч, ана сабыйларын кайнанасына калдырып, Камышлы промкомбинатының тегү цехына урнашып эшли башлый.

Шулай үз җаена яшәп ятканда, гаилә башлыгы авырып китә һәм гаилә тормышын алып бара алмый. Хатын, кайнанасы белән киңәшә дә, кабат шәһәргә барып, эшкә урнаша. Бер елдан соң аңа фатир бирәләр һәм хатын балаларын үз янына ала.

Ул елларда ялгыз бала үстергән хатыннарның ни күргәннәрен сөйләп бетерерлек түгел инде. Алар үскән саен бер хезмәт хакы гына җитми башлый. Рәхбәрия апа балаларына кием-салым, оекбаш-бияләй, шарф-башлыклар бәйли. Ул заманнарда йон да юк иде бит әле. Ул базарга чыгып, йон эзләп йөргәндә бер бабайның матур гына паласлар, чиккән әйберләр сатып торуын күрә. Хатын бу әйберләрне ничек эшләве турында сораша. Бабай: “Кил, өйрәтермен”, - дип адресын бирә.  Рәхбәрия шушы адрес буенча барып караса, әби белән бабай икәүләшеп чигеп утыралар, Әйберләренең матурлыгыннан күзләр камаша. Алардан берничә дәрес алганнан соң, Рәхбәрия дә остарып китә.
Палас рәсемнәрен ул үзе ясап, эштән бушаган арада да, төнлә дә чигә, ә ял көннәрендә базарда сата. Шулай тормышы җайланып китә, балалары үсеп үз тормышлары белән яши башлый. Гөрләтеп туйлар үткәрәләр. Ә үзе заводта эшләвен дәвам итә, шуннан лаеклы ялга да чыга.

1995 елда ул ире йортына кайта. Бу вакытта кайнанасы да, ире дә вафат булган була инде. Үз авылында, үз өе белән яшәгән хатынның тәрәзәсенә кайгы-хәсрәт кага - улы Фәрит тә бакыйлыкка күчә. Шул вакытта ана моңлы итеп Коръән сүрәләре укырга өйрәнә, ә кулларыннан һаман инәсе төшми. Шулай дога һәм эш белән баласын югалту хәсрәте бераз басыла.

Соңрак ул мәчеткә дә йөри башлый, гарәпчә укырга да өйрәнә. Тора-бара аны Коръән табыннарына чакырып, укуын соралалар. Картайган көнендә бәхет елмайган кебек тә булып ала - үзе кебек үк тол Мөхәммәт хәзрәт белән никах укытып, бергә яши башлыйлар. Тик аның да гомере кыска булып, ул да бакыйлыкка күчә.

- Аллаһыга шөкер, изге гамәлләр кылырга, намаз укырга көчем җитә әле. Ил өстендә абруем да бар, авылдашларымны дин тотарга өйрәтәм. Балаларымнан, бигрәк тә киявем Равилдән игелек күреп яшим. Мең шөкер.

Ә кул эшләренә килгәндә, “аңа вакыт җитми” дип әйтүчеләр күп. Әмма үзеңә илһам, юаныч, канәгатьлек бирә торган кул эшенә вакыт табып була, - дип сөйләгәндә дә аның инәсе тик тормады, берсеннән-берсе матуррак чәчәкләр чикте дә чикте.

Әйе, Рәхбәрия апаның кул эшләрен кешегә күрсәтергә оят түгел. Мин аны югары дәрәҗәле профессионал, дип атар идем. Шуңа да өлкә, район күргәзмәләрендә алар гел алгы планда. Киләчәктә дә аңа кешеләрне куандырып яшәү өчен исәнлек, иҗади уңышлар телисе килә.

Автор фотосурәте.
 


Фәния КӘРИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 08.03.2016
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»