|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2016 Шоу-бизнес
Казанга "Модный приговор" эксперты килде (ФОТО)6 март көнне Казанның бөтен мода корбаннары Корстон банкетлар залында җыелгандыр, мөгаен. Меңнән артык хатын-кыз якшәмбе кичен Александр Васильевның "Восток һәм мода" семинарында уздыруга өстенлек биргән. Беренче каналда эфирга чыга торган "Модный приговор" тапшыруын алып баручысының Казанга бу беренче килүе түгел. 2014 елның нояберендә узган семинарында алма төшәрлек тә урын булмаган дип сөйлиләр. Бу юлы да йөрергә урын юк иде. Калабызның дизайнерлары, җырчылары, берсеннән-берсе матур киенгән туташлар басып алган иде фойены. Оештыручыларның осталыгына аерым тукталып үтәргә кирәк - ашау-эчү, дегустация, калын-калын мода журналлары, косметолог һәм визажист тарафыннан бушлай бизәндерү - бар да бар иде монда. Ниндидер мизгелдә үземне чит ил фильмында кебек хис иттем. Этеш-төртешкә карамастан, мондагы һава үзенчәлекле, зәвыклы һәм шуңа күрә кызыксындыргыч иде. Семинар үзе өч сәгатькә сузылды. Маэстро Көнчыгыштан безгә һәм гомумән дөньяга таралган мода юнәлешләре турында сөйләде. Васильевны тыңлау кызык дигән фикергә килдем. Чөнки кием-салым, аяк киеменнән тыш, ул тарихныңмөһим даталарын атамыйча калмады. Модага гына түгел, архитектура һәм интерьерга да еш тукталды. Йөрткән исеменә карамастан, Маэстро бик гади һәм ачык кеше. Тамашачыларын көлдерде, ахырдан һәр теләгән кунак белән фотога төште. Калабызның танылган исемнәре арасыннан бу мәҗлестә "Миллениум" радиосында "ТакНадоШоу" тапшыруын алып баручы Лиля Оранжевая, "Эфир" каналында һава торышы дикторы Анастасия бар иде. Мәҗлес конферансьесы "Карнавал" бәйрәм оештыручы компаниясенең җитәкчесе Айдар Садыйков булды. Әлеге семинарның генераль спонсоры "Клиника СЛ" медицина үзәге. Мондый кичәләр безнең шәһәр өчен чагыштырмача яңа күренеш. Үзенчәлекле характерда, мода өлкәсендә белем арттыру өчен генә түгел, яңа "тусовка" формалашуга этәргеч булып тора. Милли байлыкка карата файдасы күп булмаса да, бизнес оештыру өчен яңа һәм уңайлы юнәлеш. Чөнки бернигә дә карамастан, хатын-кыз үзенең тышкы кыяфәтенә вакыт һәм финанслар тапкан һәм табачак.
Лариса ВОЛКОВА |
Иң күп укылган
|