поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.03.2016 Милләт

Җыр һәм сәясәт

Май аенда “Евровидение”дә җырланачак җырларга, андагы репертуарга безнең парламента­рий­ларның катнашы булырга тиешме? Әллә инде илдә халык ялчылары хәл итәсе, шөгыльләнәсе проблемалар калмадымы? Үзенә Джамала псевдонимы алган кырым татар канлы украин җырчысы Сусанна Җамалдиновага, ул башкарачак “1944” дип аталган җырга чәчрәп каршы чыгуны ничегрәк аңларга?

Сәясәтнең сәнгатькә борын тыгуы безне берничә дистә елга артка ташлап, киредән совет чорына кайтара кебек. Болай дип әйтергә нигез – Дәүләт Ду­масының мәгълүмати сәясәт буенча комитет рәисе Вадим Деньгин дигән кеше­нең: “Оештыручылар Җамалди­нованы ул җыр белән әлеге конкурста катнаштырырга тиеш түгел!” – дип белдерүе.

Балачагы Кырымда, Алушта янында узган, әтисе кырым татары булган кыз башкарачак җырның исеме безгә тугандаш халыкны үз җирләреннән куган, депортацияләгән ел белән аталса да, язуларынча, җыр сүзләрендә аз гына да сәясәт, шул исәптән ике ел элек Россиягә кушылган Кырым турында бер кәлимә сүз дә юк. Анда, мәгълүмат чараларына ышанганда, бары кешелеклелек һәм беркемнең дә язмышы көчләү юлы белән хәл ителергә тиеш түгеллеге бәян ителә. Тик күрәбез, ярымутрауны кушканнан бирле әлеге халыкның язмышына, аның иҗтимагый оешмалары, мәгъ­лүмат чаралары, аерым затларына без­нең махсус хезмәтләр генә түгел, сәя­сәтчеләр дә битарафлык күрсәтми. Бәлки шовинизм рупоры, “милләт юк икән – проблема да юк” ише шигарь­ләрдән дә тартынмаган партия – ЛДПР әгъзасы Деньгинга күпсанлы конкурслар лауреаты, әтисе телен камил белгән җырчының җыр кушымтасын кырым татар телендә башкарачагы ошамыйдыр? Әллә инде депутатның ул белдерүе Сталин депортациясен (җырның исеме бездәге астыртын һәм ачыктан-ачык сталинистларга үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер), ул вәхшәт вакытында юкка чыгарылган меңләгән корбан­нарның палачларын акларга тырышумы? Тик алай булырга, югары хакимият­нең тармагы саналган Думада андый сүзләр яңгырарга ялгыш та тиеш түгел бит. Хәтерем ялгышмаса, депортацияне РФ хакимияте, шул исәптән Президент үзе дә рәсми рәвештә гаепләп чыкты. Әллә соң бу гамәл бездәге патрио­тизмның гарипләнеп, шундый шөкәтсез формаларга керүеме? Аңламассың да.

Украинада да бәлки “Евровиде­ние”­дәге әлеге чыгыш аша дөнья җәмәгать­челегенә янә бер кат күршеләренең үткәндәге “яхшылыгы” хакында, читлә­теп булса да алар югалткан ярымутрау турында искә төшерергә тырышучылар юк түгелдер. Ләкин җырны корал итәргә тырышу бу очракка кагылмый кебек. Аның ике арада барган мәгълүмат сугышына катнашы да, миңа калса, юк һәм була да алмый. Җыр ул – Африкада да җыр. Ут күршеләребез – украиннар җыр­ны кемгәдер ошый яки ошамый дип сайларга бурычлы түгел. Шулай ди­мәктән, сайлап алу конкурсында җиңгән популяр җырчының талантын, финалда залны күмгән озакка сузылган алкышларны да истән чыгармаска кирәктер.

“Евровидение”не оешты­ручылар­ның җырга дәгъвалары булмас, җырчы сәхнәгә чыгар дигән ышаныч зур, әл­бәттә. Тик башкалар белән бергә жюрида утырачак Россия хөкемдар­ла­рының Җамалдиновага балл бирүен генә беркем дә гарантияләми. Ул гына да түгел, бәйгегә телевизион бойкот булмаган ихтималда да әлеге җырны Россиягә тран­сляцияләмәсләр дигән шик кала.

...Бүген Кырымда яшәүче кардәш­ләребез язмышын төрлечә бәяләргә мөмкин. Хәтсез еллар эшләп килгән популяр ATR телеканалы, башка мәгъ­лүмат чаралары ябылу, элекке милли лидерларның эмиграциягә ки­тәргә мәҗбүр булуы, аларга алмашка башка кыйблалы кешеләр килү әлеге ха­лыкның бәхетен түгәрәк итә дип әйтеп була микән? Азчылык милләт­ләрнең илдәге урынын билгеләүче даирәләр кырым татар халкы белән дә эшне тиз тотты дияргә мөмкин. Сез бит болай да җәбер-золымнарны башкалардан күб­рәк күр­гән халык, хөрлеккә, үсешкә, милли яңа­рышка, билгелә­нешкә ныг­рак лаек, диючеләр булмады. Шуның өстенә, күрәбез, кырым татар кызы башкарачак җыр исемендә Сталин депортациясен искә төшерү дә кай­берәүләрнең эчен бик поштыра. Әлеге хәл илнең сталинизмнан, “халыклар атасы” мирасыннан тулысынча чыгып җитә алмавын янә бер кат дәлилләп, яңа кыерсыту-кимсе­түләргә юл ачмыймы дигән сорау да урынсыз түгел. Шунлыктанмы, тугандаш халык­ның бер өлеше вәзгыятькә җайлашып, ярым­утрау хакимияте белән уртак тел табып көн күрсә, икенче өлеше көрәш байрагын төргән халәттә дә аны сүтәр, күтәрер көннәр киләчәгенә өмет итеп яши.


Наил ШӘРИФУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.03.2016
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»