|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.03.2016 Җәмгыять
Күпне күргән, күпне кичергән...
Кләүле районы башлыгы урынбасары Людмила Анатольевна Пуринзова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Ольга Михайловна Гафиятуллина хезмәт ветеранын зур юбилее белән котлап, аңа Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның телеграммасын һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар. Шулай ук җылы тәбрикләү сүзләре Кләүле районы башлыгы Иван Николаевич Соловьевның хатында да язылган иде. Үзләренең котлауларын Кләүле станциясе мәчете имамы Инҗир хәзрәт Сөләйманов һәм мәхәллә рәисе Ринат Әкрәм улы Габидуллин да җиткерделәр һәм юбилярга Коръән китабы бүләк иттеләр. Камышлы районы җитәкчелеге исеменнән юбилярны халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наилә Таһир кызы Габидуллина тәбрикләде. Без, Самара өлкә татарларының яраткан “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре дә, басманың беренче оештырылган көненнән башлап актив хәбәрчесе булган Әфидә апабызны олуг юбилее белән котламыйча булдыра алмадык. Бүген “Бердәмлек” газетасында эшләүче апалы - энеле Зәйнәп һәм Рәфгать Әһлиулиннар аның укучылары да идек бит әле. Әнә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе булган Рөстәм Мингалим дә (кызганыч ки, мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын) Әфидә апаның күпсанлы укучыларының берсе иде. Мин хатыным Фатыйма ханым белән “Бердәмлек” редакциясе исеменнән Әфидә апабызга Рөстәм Мингалимнең дүрттомлык сайланма әсәрләрен, шулай ук каһарман якташыбыз, танылган татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышланган истәлекләр китабын бүләк иттек, юбилярның иңнәренә Оренбург осталары бәйләгән ак төстәге мамык шәлне дә салдык. Әфидә апабыз ничектер яшәреп киткәндәй булды кебек. Сугыш елларында әтисе Хөснулла ага фронтка киткәч, яшүсмер кыз колхоз басуларында эшли, аны өлкән апалар белән бергә дошманга каршы окоплар казырга да җибәрәләр. Әфидә апа белән Заһид абый Каюмовлар безнең Дәүләткол авылында җидееллык мәктәп ачылгач, өч кенә чакрым ераклыктагы күрше Йолдыз авылыннан күчеп кил¬гәннәр, берсе биология дәресләрен укытты, икенчесе шәп математик иде. Алар бик тиз үсеп җитеп, кайсы кая таралып бетәләр һәм Әфидә апа белән Заһид абый икәүдән-икәү генә утырып калалар. Дәүләтколда 1957 елда җидееллык мәктәп ябылып, алар пенсиягә чыккач та, әле озак еллар башлангыч сыйныф балаларын укыттылар. Берникадәр вакыттан соң язмыш аларны баштан Камышлыга, аннан күрше Кләүле районы үзәгенә китереп урнаштыра. Ачы язмыш бу көчле шәхесне сынавын һаман әле дәвам итә. Картая башлагач, төрле авырулар да ешрак газаплый аны. Шулай да ул барсын да бер Аллаһыга тапшырып, гел яшәргә омтыла, биш намазының берсен дә калдырмыйча укып барырга тырыша, әле хәзер дә сирәк кенә булса да шигырьләр, төрле темаларга мәкаләләр язып, яраткан “Бердәмлек” газетасына юллый. Үзенең бер шигырендә: Ничек кенә булмасын Әфидә апа һәрвакыт кешеләргә тартыла. Яхшы күңеллеләре (ә алар аның әйтүенчә, дөньяда күбрәк), нинди милләттән булуларына карамастан, татарлармы, мордвалармы, руслармы – барсы да аңа ярдәмгә киләләр. Сез гел дөрес яшәдегез, Әфидә апа, күпләрнең кадерле укытучысы... Нинди генә авырлыклар, кайгылар кичерсәгез дә, алга таба да бирешмәгез. 90 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|